16+

Ә сезнең “Шөкер дәфтәре”гез бармы?

07 марта 2025, 10:45
2288
1
20
Уку өчен 4 минут

Көн саен рәхмәт әйтерлек сәбәпләр табыла, дәфтәрем тула торды.

Ә сезнең “Шөкер дәфтәре”гез бармы?

Көн саен рәхмәт әйтерлек сәбәпләр табыла, дәфтәрем тула торды.

Бигрәк зарланырга остарып китте инде адәм баласы. Иртән торып күзен ачса, “Тегесе юк,  монысы начар” – гел нидер җитми. Сугыш авырлыкларын күргән, балачаклары шул дәһшәтле чорга туры килгән өлкәннәр, югыйсә бүгенге тормышыбызны, яшәү шартларын җәннәткә тиңлиләр.”Өй җылы, ут якты, тамак тук, өс бөтен” диләр. Әйе, бер яманны күрмичә, яхшының кадерен белмисең, ди безнең акыллы халык. Алар авырлыкларны күп күргәч, ачлы-туклы яшәп, исән калгач, бүгенгедән бик разый. Шөкер итеп, Аллаһка рәхмәт әйтеп яшиләр. “Зарланырга авыз ачма, зар-зарны чакыра. Бәхетең булмас...” – дип кисәтәләр иде безне әби-бабай. Аллаһның биргәнененә Шөкер итеп яшәргә кирәк, шөкер итә белсәң, Аллаһ тагын бирә, дип тә өстиләр иде. Казан дәүләт университетына укырга кергәч, гарәп телен өйрәнә башлагач, шөкернең рәхмәт икәнен белдем. Ләкин барыбер бу гарәп телендәге рәхмәт сүзен ул чакта җитәрлек әйттем дия алмыйм. Ә бит әйтәсе булган, әйтергә кирәк булган. 

Моны мин быел башкалабызның Тукай урамында урнашкан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга кергәч, анда Гөлшат остаз укыта торган Ислам әдәбе-әхлагы фәнен өйрәнә башлагач, төшендем. Мөгаллимәбез безгә “Шөкер дәфтәре” башларга киңәш итте. Юк киңәш кенә итеп калмады, мәҗбүри итеп куйды. Зачетта сорыйм диде. Мин дә башладым бу дәфтәрне. Беренче битенә “1 ноябрь 2024 ел” дип язып куйдым. Һәм 21 көн буе, бер көнне дә калдырмыйча дәфтәремне кулыма алып, шөкерләремне тездем. Алар шактый икән бит. Без кайберләре “шулай булырга тиеш, башкача була алмый” дип, тәмам күнегеп беткәнбез һәм рәхмәт (шөкер) әйтергә кирәклеген дә аңламыйбыз бугай.

 Дин йокыны үлеп терелү, ди. Димәк, иртән күзең ачып якты көнне күрүе, аягына басуыннан башлап, адәм баласы һәр минуты, һәр сулышы өчен Бөек яралтучысына рәхмәт әйтеп яшәргә тиеш. 

Бу дәфтәрнең тагын бер әһәмияте бар. Көндәлек бит ул, битләрен ачсаң, хәтерне яңарта, булып узган вакыйгалар күз алдына тезелеп килеп баса. 

Менә 3 ноябрь көнендәге язмам. “Узган ел әниемнең бакыйлыкка күчкәненә 20 ел буды. Ләкин безгә изге җирләр Мәккә-Мәдинәне күрү, Өмрә кылу насыйп булды ул чакта. Әнием һәм башка әрвахларыбызның рухына догаларны Кара таш янында кылдык. Кабул гына булсын! Кайткач, Коръән укытырбыз, кунакларны зәм-зәм суы белән дә сыйларбыз, дип күп итеп алып кайттык. Менә ул көн дә җитте. Иртәнге намаздан ук бик яхшы күршем Әлфия керде. Бергәләп корбан итеннән шулпа куеп җибәрдек. Аш акрын гына кайнап-пешеп торган арада күңелемне рәхәт уйлар биләде. Шундый нигъмәтләр биргән Аллаһы Тәгаләгә бетмәс рәхмәтләрем. Өстәлләребез хәләл ризыклардан сыгылып тора. Кунакларыбыз да килде. Хәтта ераклардан да. Хыялыбыз чынга ашты, изге суны дусларга-туганнарга авыз иттерә алдык. Аллаһ үзе кабул итсен укыткан Коръәнебезне, биргән сәдакаларыбызны. “

Менә шулай көн саен рәхмәт әйтерлек сәбәпләр табыла, дәфтәрем тула торды. Яңа догаларны ятларга хәтер биргән өчен дә, юлымда очраган яхшы кешеләр өчен дә (алар янына быел шәкерттәшләрем дә өстәлде), хәләл кафе-ашханәләре почмак саен булган Татарстан башкаласы Казанда яшәткән өчен дә шөкер әйтеп туялмадым. Һәм ул шөкерләр 21 көнгә бүлгәч тә әле күңелемдә бик күп калдылар. Төптән уйласаң, чынлап та, шулай бит. Аллаһы Тәгалә кушмаса, боларның, бу нигъмәтләрнең берсе дә булмас иде. Ә нигъмәтләр, аларны алган өчен әдәпле кеше рәхмәт әйтергә тиеш. Бер рәхмәтнең мең бәладән коткарганын да кечкенәдән колакларга киртләп, җаннарга сеңдереп үстерделәр. Шуңа да яхшылыкны куркып эшләмибез, киресенчә, ихластан, күңел булырлык итеп кылабыз. Яхшылык эшләргә, тирә-юньдәгеләрне сөендереп елмайтырга мөмкинлек биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә дә онытмыйбыз. 

21 көн буе тутырдым мин “Шөкер дәфтәре”мне. Һәм бер кызык кына нәтиҗә дә ясадым. Шөкер белән башланып, рәхмәт белән тәмамланган бу көннәрем бик әйбәт, борчу-мәшәкатьсез, сөенечләр белән тулып кына узды, уңышлар да ерак йөрмәде. Иң мөһиме – зарлану уема да кереп карамады. Көзге шыксыз көннәр булсалар да, ничектер җылы игелекле булып хәтердә калдылар. Хәзер халык яшәешенә бик нык үтеп кергән психологлар да мондый дәфтәрләр булдырырга киңәш итәләр икән бит. Бөтен яхшы нәрсәләреңне язып барсаң, алар арта диләр. Моның шулай икәненә безнең төркемдәге шәкертләр инандылар, мөгаллимәбезгә моның өчен чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

 Ә сезнең “Шөкер дәфтәре”гез бармы? Башлап карагыз әле, аннары тагын сөйләшербез. 

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәерле көн. Әле узган атнада гына сезне искә алып сөйләшеп утырган идек кызлар белән. Шул хәтле затлы очрашу булды, шигырләрегезне рәхәтләнем укыйбыз дип. Бик зур рәхмәт сезгә. Сездән шул хәтле уңай энергетика килә, язмаларыгызда да шул чагылыш таба

    Мөһим

    loading