16+

«Абзый, без тәһарәтне дөрес алабызмы икән?»

Пәйгамбәребез: «Бер иманлы бәндә - икенче иманлы бәндәнең көзгесе», - дип әйткән. Әлеге хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең көзге белән мисал китерүе тирән мәгънәгә ия.

«Абзый, без тәһарәтне дөрес алабызмы икән?»

Пәйгамбәребез: «Бер иманлы бәндә - икенче иманлы бәндәнең көзгесе», - дип әйткән. Әлеге хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең көзге белән мисал китерүе тирән мәгънәгә ия.

Әйе, көзгенең вазифасы - күрсәтү, үзендә чагылдыру. Асылда көзге кешенең матур яклары белән бергә, кимчелекләрен дә күрсәтә. Һәм көзгенең кимчелекләребезне күрсәтүе матур якларыбызны күрсәтүгә караганда күпкә яхшырак һәм файдалырак, чөнки кимчелекне күргән вакытта гына аңардан котылып һәм арынып була. Шуңа күрә иманлы кешеләр, чын мәгънәсендә, бер-берләренә көзге кебек булырга тиеш. Әмма әлеге сүзне дә дөрес аңларга кирәк. Бер-береңнең кимчелеген күреп, аны бөтен дөньяга таратып йөрү, күргән кимчелекне кешенең битенә бәреп әйтү, аны кешеләр каршында әйтеп, кимчелеккә ия булган кешене мәсхәрә итү, түбәнсетү матур күренеш түгел. Һәм дөреслектә шәригать кешенең кимчелеген йөзенә бәреп әйтүне тыйган. Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең оныклары Хәсән белән Хөсәен бер карт кешенең дөрес итеп тәһарәт алмавын күрәләр һәм аның янына килеп: «Абзый, без тәһарәтне дөрес алабызмы икән? Без тәһарәт алыйк, ә син карап тор. Без ялгышсак, дөреслә», - дип әйтәләр. Ул, аларның тәһарәт алуын карап торып: «Сез тәһарәтне дөрес аласыз. Ялгышлык миндә икән», - дип, үзнең тәһарәтендәге хатасын дөресләгән иде. Менә шушы мисалда кешене кимсетмичә дөресләү, чын мәгънәсендә, бер-береңә көзге булу мәгънәсен үз эченә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading