“Сез – динне, гаилә кыйммәтләрен, милли гореф-гадәтләрне саклаучылар, яшь буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйныйсыз».
“Рәшидә абыстай Исхакый сөйләгән иде. Биш кызыма да баш кодалар килгәч, иң беренче намаздамы дип сорый идем. Ә хәзер машинасы бармы диләр. Ундүрт ел дәвамында кайнана белән яшәргә теләк белдергән бер-ике кызны гына күрдем...”
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, тәҗибәле яучы Наилә Җиһаншина “Абыстайлар дөньясы: үткәне һәм бүгенгесе” түгәрәк өстәленә җыелучыларга бу сүзләрне юкка гына әйтмәде. “Сез – динне, гаилә кыйммәтләрен, милли гореф-гадәтләрне саклаучылар, яшь буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйныйсыз. Мәчет-мәдрәсәләрдә шул хакта да вәгазъләсәгез иде” дип мөрәҗәгать итте ул абыстайларга.
Түгәрәк өстәлдә катнашкан Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов та, абыстайларның ислам динен таратудагы ролен билгеләп, балаларны тәрбияләвегез ул – үзе бер дәгъват, ак яулыкларыгыз шулай ук дәгъват, дип ассызыклап үтте.
Чарада динебезне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән мәшһүр мөслимәләр Маһруй Үтәмешевны, беренче хатын-кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы Мөхлисә Бубины, татар мөгаллимәсе Маһруй Мозаффарияне, хәйрияче, Казанда татар кызлары өчен үз акчасына дөньяви мәктәп Фатиха Аитованы һәм башкаларны искә алдылар. Зур авырлыклар күреп тә, сынау артыннан сынауларны узып та, алар рухларын төшермәгәннәр, милләт һәм дин өчен көрәшкәннәр.
– Заманасы авыр дип зарланабыз. Әйе, авырлыклар бар. Үткән гасырда яшәгән абыстайларга да ансат булмаган. Бүген без аларның эшчәнлекләре турында ишеттек. Шул мәшһүр абыстайлардан үрнәк алып, аларның эшләрен дәвам итик, тагын да актив булып, рухланып эшлик, – диде Наилә Җиһаншина.
Рәшидә абыстай Исхакыйның кызы Исламия Ибраһимованың чыгышы да бик үтемле булды.
– Әни 12 яшендә төш күргән. Имештер, кояшлы, әмма яңгыр явып торган көнне ул сарык көтүе көтә икән. Әнисе аның бу төшен, ислам динен куәтләүче булырсың, дип юраган. Кечкенәдән үк без намазда, аның өчен иң мөһиме дә безнең намаз укуыбыз иде. Әни кибеттә сатучы булып эшләде. Коръәне дә гел үзе янында булды. Төшке ялга туктагач, Коръән укый иде. Бервакыт намаз укырга дип башка бүлмәгә кереп киткәч, берәү аның акчасын урлап китә. Шунда әни рәнҗемичә, каргамыйча, шул кеше өчен, Раббым, бу кешене туры юлга күндер, дип дога кылды. Үзе еш кына, их, вертолетка утырып, рупордан намаз укыгыз, Аллаһка ышаныгыз дип кычкырыр идем, дия иде. Нәрсә генә эшләсә дә, барысын да Аллаһ ризалыгы өчен эшләде ул, – дип сөйләде әнисе турында Исламия ханым.
Шөкер, татар халкында гына булган абыстайлар институты бүген дә уңышлы эшли. “Гадел” мәчете абыстае Фәния Җәләлиева үзенең туган авылында мәчет салдырган кеше. Җәен балалар өчен лагерьлар оештыра.
– Мәдрәсәдә эшли торган алыштыргысыз мөгаллимнәребез бар. Татарча да, русча да укыталар. Кич белән килеп укыт дисәң, кичен дә, иртән чакырсаң, иртән дә килеп җитәләр, – ди ул.
Чарада шулай ук Нагорный һәм Каравай бистәләрендә хезмәт итүче абыстайларның эшчәнлеге дә билгеләп үтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Акччасы табылганмы?
0
0