16+

Һәвәскәр гармунчылар «Гармунтуй»га җыела

2023, 2024 нче елларга йомгак ясап, «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшыруының «Гармунтуй” дип исемләнгән йомгаклау гала-концертын үткәрергә ниятлиләр.

2023, 2024 нче елларга йомгак ясап, «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшыруының «Гармунтуй” дип исемләнгән йомгаклау гала-концертын үткәрергә ниятлиләр.

16 нчы декабрь көнне “Татарстан” телеканалында күрсәтелгән “Уйнагыз, гармуннар!” телевизион тапшыруының “Гармунтуй” дип исемләнгән йомгаклау гала-концерты узачак. Казан дәүләт мәдәният институтының актлар залында республиканың иң талантлы һәвәскәр гармунчылары җыелачак. 

"Уйнагыз, гармуннар!" телевизион тапшырулар циклы 2023 нче елның июнь аеннан гамәлгә куела. Аның максаты гармун моңын, аның тавышын телевизор экраннары аша яңгырату, онытылып барган көйләрне кабат искә төшерү, ә иң мөһиме үзешчән гармунчылар белән таныштыру. Гармун буыннан-буынга кадерләп-саклап тапшырылып килә торган халкыбызның төп музыка коралы. Татарстанның кайсы гына район-авылларына барсак та, татар йортының бизәге ул гармун.

Ел ярым вакыт аралыгында иң халыкчан тапшыруның иҗат төркеме Татарстан Республикасының 11 районында булып өлгергән. Актаныш, Саба, Сарман, Апас, Мөслим, Нурлат, Кукмара, Питрәч, Баулы, Түбән Кама, Арча районнары, Мәскәү һәм Екатеринбург шәһәрләре, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләре, Пермь краенда яшәүче үзешчән татар гармунчылары белән таныштырган. 

-    “Уйнагыз, гармуннар”ның менә инде икенче сезоны тәмам. Беренче сезонны башлаганда, “Әйдәгез, 4 тапшыруны эшләп карыйк” дип башладык. Нәтиҗәдә, тапшырулар бермә-бер күбрәк төшерелде. Бик күп кайтавазлар,  “Безгә дә кайтыгыз, безне дә күрсәтегез” дигән мөрәҗәгатьләр килә башлады. Халык тапшыруны яратып карый. Геройлар эчкерсезлеге, гадилеге белән үзләренә җәлеп итәләр дип уйлыйм. Интернетта да тапшыру күпләп караулар җыя, - дип сөйләде  «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов.

“Уйнагыз гармуннар” моңарчы татар телевидениесендә булмаган, татар журналистлары аяк басмаган җирләргә барып, эксклюзив кадрлар булдырды. Мисал өчен, тапшыруның иҗат төркеме Свердлау өлкәсендәге Березовский шәһәрендә урнашкан алтын чыгару шахтасына барып, анда эшләүче үзешчән гармунчылар белән дә танышып кайтты. Барлыгы 66 тапшыру эфирга чыккан, үз талантларын яшереп яткан 324 үзешчән гармунчы телеэкраннар аша танылган.

2023, 2024 нче елларга йомгак ясап, "Уйнагыз, гармуннар!" телевизион тапшыруының "Гармунтуй” дип исемләнгән йомгаклау гала-концертын оештырырга булганнар. Чарада республикабызнын ижади гаилә ансамбльләрен, гармуннар коллекциясен җыючы үзешчән гармунчыларны, яшь гармунчылар чыгышларын күреп булачак. Шулай ук махсус күргәзмә дә оештырылачак.

Бәйрәм чарасы 15.00дә башлана. Тамашага керү ирекле.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading