16+

Аксубай районында капиталь ремонттан соң мәчет ачылган

Бүген Татарстанның Аксубай районында Яңа Демкино авылында капиталь ремонттан соң мәчет ачылды, дип хәбәр итә "Сельская новь".  

Аксубай районында капиталь ремонттан соң мәчет ачылган

Бүген Татарстанның Аксубай районында Яңа Демкино авылында капиталь ремонттан соң мәчет ачылды, дип хәбәр итә "Сельская новь".  

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов һәм Шамил Яһудин, район имамнары катнашкан. 
"Дивар" Казан төзелеш компаниясе, архитектор Алмаз Саматов, Дәүләт Советы депутаты, "Агроинвест" ИК генераль директоры Рәис Сөләйманов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров ярдәме белән, мәчеткә капиталь ремонт ясалган. Мәчет ачу авыл халкы өчен зур вакыйга булган. Сүз уңаеннан, биредә беренче муллалар булып Кузюровлар нәселе вәкилләре торган.Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading