16+

Алабугада татар телендә тәрбия бирүче “Ихсан” мәктәбе ачылды

Бүген, изге Мөхәррәм аеның 14-нче көнендә (2-нче сентябрьдә), Алабуга шәһәрендә күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды: биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында “Ихсан” (Әхлаклылык) урта гомуми белем бирү мәктәбе” хосусый белем бирү учреждениесе ачылды.

Бүген, изге Мөхәррәм аеның 14-нче көнендә (2-нче сентябрьдә), Алабуга шәһәрендә күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды: биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында “Ихсан” (Әхлаклылык) урта гомуми белем бирү мәктәбе” хосусый белем бирү учреждениесе ачылды.

Йөз балага исәпләнгән мәктәпне ачу куанычын уртаклашырга дип тантанага күпләгән кунаклар, район хакимияте һәм мәгариф бүлеге җитәкчелеге, күрше-тирә районнарның имам-мөхтәсибләре, иганәчеләр, төзүчеләр килде. Мисал өчен, чарада Алабуга районы хакимияте башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин булды.

Үзенең сәламләү чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гыйлем алуның әһәмиятен ассызыклап, нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Ул гамәлсез гыйлемне җимешсез агач белән чагыштырды. Аннары ул барлык фәннәрнең тәүхид турында сөйләвен ассызыклап узды. 

Әлеге белем бирү учреждениесен гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте. Ул Алабуга мөхтәсибәте тырышлыгы белән ачылган һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензиягә ия. Ике катлы мәктәп Алабуга шәһәрендә “Танайка - 2” микрорайонында урнашкан. Аның проекты 2016 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы һәм имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов башлангычы белән тормышка ашырыла башлый.

Бина иганәчеләрнең матди ярдәме белән өч ел эчендә сафка басты, соңгы бер елда заманча ремонт ясалды һәм барлык уку кирәк-яраклары, җиһазлар, компьютер техникасы сатып алынды. Кирпечтән төзелгән бинаның мәйданы 850 квадрат метрны тәшкил итә һәм ул 100 укучыга исәпләнгән. Бүгенге көндә мәктәптә җылыту системасы көйләнгән һәм бина шәһәрнең үзәкләшкән җылы һәм салкын су линиясенә, канализациягә тоташтырылган, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча җавап бирерлек итеп әзерләнгән.

2020-2021-нче уку елында “Ихсан” мәктәбе I-IV сыйныфларга 15 бала кабул итте. Киләсе уку елына исә V-IX классларга да укучылар кабул итү планлаштырыла. Мәктәпнең өстенлекләренә килгәндә, биредә белем алучылар, мәктәп фәннәрен үзләштерүдән тыш, өстәмә белем бирү һәм сыйныфтантыш эш кысаларында әдәп-әхлак дәресләрен дә алачак. Дини әхлак һәм тәртип кагыйдәләренә өйрәтү мәктәп янәшәсендә урнашкан “Шатлык” мәчетендә узачак. Шулай итеп, “Ихсан” мәктәбе укучыларда кечкенәдән әдәп-әхлак сыйфатларын үстерүне кайгыртачак. Төп максат – әхлак кагыйдәләренә өйрәтү, әдәпле балалар тәрбияләп чыгару. Әдәп-әхлак дәресләрен бирү татар телендә халык педагогикасын кулланып, дүшәмбедән шимбәгә кадәр бер сәгать күләмендә алып барылачак. Моннан тыш, “Ихсан” мәктәбе полилингваль юнәлештә эшләячәк, биредә укучылар татар, рус, инглиз, гарәп телләрен үзләштерәчәк.

Мәктәпнең өстенлекле якларына шулай ук көненә өч тапкыр хәләл туклану, полилингваль юнәлешләр куллану, укытуда интерактив методлар файдалану, мәктәп территориясенең тәүлек буе күзәтчелектә булуы, мәктәп эчендә өйдәге кебек барлык мөмкинлекләр тудырылу, озынайтылган көн режимы һәм дәрестән тыш чаралар үткәрелү керә. Мәктәптә спорт бүлмәсе, ашханә бар. Урамдагы спорт мәйданчыгы ачылышка әзерләнә, анда волейбол, мини-футбол, баскетбол уйнарга, гимнастика белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылачак. Мәктәпкә укучыларны кабул итү ел дәвамында алып барылачак, төп өстенлек Алабуга шәһәре һәм районына бирелә.

Нәзарәтнең милли мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәсе Алабуганың “Ихсан” мәктәбе белән генә чикләнми. Бүгенге көндә Балтач районы Бөрбаш авылында “Ярдәм” малайлар пансионаты, Әлмәттә “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Нур” мәктәбе эшли.

Фото: dumrt.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading