16+

«Аллаһыдан хәерлесен көтәм»

Үзен белә-белгәннән бирле машина алам, милиционер булам дип хыяллана Фаягөл. Тик 14 яшенә җиткәч, моның буш хыял икәнлеген танырга мәҗбүр була, чөнки нәкъ шул вакытта буеның 1 метр да 20 см дан да ары үсмәячәгенә төшенә кыз. Үртәлгән, үрсәләнгән чаклары аз булмагандыр. Тик язмыштан узмыш юк, Аллаһы Тәгалә авырлыкларны, авыруларны...

Үзен белә-белгәннән бирле машина алам, милиционер булам дип хыяллана Фаягөл. Тик 14 яшенә җиткәч, моның буш хыял икәнлеген танырга мәҗбүр була, чөнки нәкъ шул вакытта буеның 1 метр да 20 см дан да ары үсмәячәгенә төшенә кыз. Үртәлгән, үрсәләнгән чаклары аз булмагандыр. Тик язмыштан узмыш юк, Аллаһы Тәгалә авырлыкларны, авыруларны...


«Миннән дә аяныч язмышлы кешеләр бар бит: кемдер тома сукыр, кемдер берни ишетми, йә булмаса гомере буе урын өстендә ята... Аллаһка шөкер, теләгән җиремә барам, җитмәгән җирем юк, рәхмәт яугыры, минем өчен җаннарын бирергә әзер торучы әти-әнием, туганнарым, никадәр дусларым бар - кемдер шуннан да мәхрүм бит...» - ди 22 яшьлек Фаягөл Кеметова, үзенең мөмкинлекләрен барлап. Эх, бер максатсыз эленке-салынкы, ник туганына үкенеп, буй күрсәтеп, корыны бушка аударып йөрүче «модель»ләргә дә ишеттерәсе иде аның сүзләрен...
- Фаягөл, синең сәхнә йолдызлары белән фотога төшәргә яратуыңны, «компания кешесе» булуыңны, үткән ел Мөселман яшьләре фестивалендә катнашуыңны, синең өчен өзелеп торган бертуган ике апаң булуын беләм. Россия Ислам университетының IV курс студенты бит инде син быел. Йә, каникулларың ничек үтте?
- РИУга укырга кергәннән бирле, каникулларда үзебезнең авылда мәчеттә балалар укытам. Быел да 20 көнгә якын шунда булдым, балалар бик теләп йөриләр. Анда гарәп әлифбасын өйрәнәбез, намаз укыйбыз, әдәп-әхлак турында сөйләшәбез, ял сәгатьләрендә төрле уеннар уйныйбыз. Җәй җитә башлауга, миннән: «Апа, кайчан жәйге лагерь була?» - дип сорый башлыйлар. Университетта уку үзенә бер булса, укыту тагын килеп бер мәктәп. Монда балаларның психологиясен, аларның дөньяга карашларын өйрәнәм.
- Ә шәхсән үзең дингә ничек килдең?
- Минем әти ягыннан әби-бабам бик динле-иманлы кешеләр. Башлап догалар өйрәтүчеләр дә алар булды. Әбиемнең вафатына - 3 ел. Бабам, Аллага шөкер, исән-сау. Авылга кайтсам, беренче булып аның хәлен белешергә барам.
Мәктәптә укыганда күрше авылдан Әлфия исемле бик динле укытучы килгән иде. Беркөнне авылда, балаларны мәчеткә укырга чакырып, белдерү элделәр. Кызлар белән сөйләштек тә бардык. Бераз йөрермен дә туктармын дип уйладым. Тора-бара ничектер теләк тә бетте кебек, әнигә, мәчеттә башка укытмыйлар, дидем. «Йөр инде, йөр. Синнән без дә өйрәнер идек», - дип, әнинең бертуган апасы бик өндәде. Бу инде моннан 10 ел элек булган хәл. Әлфия апа безне дәрестән соң укытты. Мин аны бик яраттым, шундый җанга ягымлы, тыныч, аңлаучан, тырыш, пөхтә иде ул. Ике ел укыгач, укытучыбыз, мин кияүгә чыгам, Ульяновск шәһәренә китәм, диде. Ул вакытта нәрсә кичергәнемне үзем генә беләм. Шундый авыр булды. Өйгә кайттым да үкси-үкси еладым. Аңардан соң да бик күп укытучылар укытты. Соңгысы Рафыйк абый - күрше Татар Согыты авылыннан иде. Аны да бик хөрмәт иттек. Кулыннан килмәгән эше юк, бик ярдәмчел кеше. Аннан соң мин РИУга кердем.
- Кечкенә булгач, мәктәптә бик кыерсытмыйлар идеме соң?
- Үртәүчеләр табыла. Мине һәрвакыт сыйныфтагы егетләр яклый иде. Ә хәзер исем китми андый нәрсәгә. Шулай да шәһәр кешеләре авылныкыннан бик аерыла. Миңа шәһәрдә ошый. Монда минем буйга да, бәйләгән яулыкка да карамыйлар. Ә безнең Чуашстанга кайтсаң, буйдан алып яулыкка кадәр тикшерәләр, кайсы бармак төртеп сөйли әле.
- Ачуың киләдер инде...
- Мин бу дөньяга, гомумән, ачу сакламыйм, ә нигә сакларга соң? Минем буем башкаларныкы кебек үк булса, тормышым да бөтенләй башкача булачак иде. Беренчедән, диндә булмас идем, бусы хак. Кыска итәк киеп, егетләр белән клубларда йөргән булыр идем.
- Шулай да, Фаягөл, кулыңда тылсымлы таяк булса, нинди могҗиза көтәр идең икән?
- Ни әйтергә дә белмим. Буемны үзгәртергә теләмисеңме дип сорасагыз, мин, юк, дип җавап бирәм... Бердәнбер җитешмәгән җирем ул - минем беркатлылыгым. Бөтен кешегә ышанам. Ә чынга ашмас хыялларны яратмыйм. Хыялланасың, хыялланасың да көннәрдән бер көнне аңлыйсың: ул беркайчан да булмаячак. Буем төп-төгәл 120 см. Инде кайчаннан бирле артмый да, кимеми дә. Сырхауханәләрдә дә күп ятарга туры килде. Мәскәүгә дә барып җиттем, үзебезнең Чабаксарга да йөри идем. Операция ясарга теләделәр, бик кыйммәт. Дөресен әйткәндә, үзем каршы булдым. Курыктым. Ә тормышта минем зур хыялым - психолог булу. Правага укып, машинада йөрисем килә. Юлымда ышанычлы дусларым күп булуын телим! Аллаһы Тәгаләдән хәерлесен көтәм: яхшы эшкә урнашырга, яраткан кеше белән гаилә корырга...
- Ә дуслашып йөргән егетең бармы соң?
- Булды, озын буйлы егет иде. Ул инде укуын тәмамлап, үзләренә кайтып китте, смслар алышкалыйбыз. Әнисе: «Безгә андый буйлы кыз кирәк түгел», - дигән. Ул шуны миңа смс аша язып җибәрде. Аларны да аңлыйм. Әмма һәркемнең үз фикере булырга, яраткан кешесен якларга тиеш. Мин аны мәҗбүр итмәдем бит аралашыйк дип... Бик авыр булды, хәтерем калды... Миңа дигән насыйбы булыр әле... Хыялымда - тырыш-уңган, мине беркемнән дә кыерсыттырмый торган татар-мөселман егете. Миңа аның байлыгы да, машинасы да кирәкми, ул нәрсәләр бары бер көнлек...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading