16+

«Амин» дип эшне бозды

Дини бәйрәмнәрдә, наданлыгыбыз аркасында, ел саен нинди дә булса бер кызык хәл килеп чыга, бәлкем, кызык дип аталырга да тиеш түгелдер, еларлык хатадыр ул. Бездә бит шулай, хакимият үзгәрсә, элеккеге җитәкченең кул астындагылар да «җылы кәнәфиләреннән шуа», өстәвенә законнар да үзгәрә. Мөфти Госман Исхакый вакытында «Амин» дигән саен сәдака алып...

Дини бәйрәмнәрдә, наданлыгыбыз аркасында, ел саен нинди дә булса бер кызык хәл килеп чыга, бәлкем, кызык дип аталырга да тиеш түгелдер, еларлык хатадыр ул. Бездә бит шулай, хакимият үзгәрсә, элеккеге җитәкченең кул астындагылар да «җылы кәнәфиләреннән шуа», өстәвенә законнар да үзгәрә. Мөфти Госман Исхакый вакытында «Амин» дигән саен сәдака алып...

Дини бәйрәмнәрдә, наданлыгыбыз аркасында, ел саен нинди дә булса бер кызык хәл килеп чыга, бәлкем, кызык дип аталырга да тиеш түгелдер, еларлык хатадыр ул.
Бездә бит шулай, хакимият үзгәрсә, элеккеге җитәкченең кул астындагылар да «җылы кәнәфиләреннән шуа», өстәвенә законнар да үзгәрә. Мөфти Госман Исхакый вакытында «Амин» дигән саен сәдака алып утыручы күп кенә «хәзрәтләр» эшсез калды әнә, Илдус Фәйзов килгәч, дин кануннары да үзгәрде кебек. Шуларның берсе: элек мәчеттә «Әлхәм...»не укыгач, бөтен халык «Амин» дип әйтә иде, хәзер алай ярамый, дөрес түгел икән. Моны хәзерге мөфти «Кол Шәриф» мәчетендәге бер җомга вәгазе вакытында әйткән иде.
Законнар үзгәргән саен, халык арасында берәр «чп» хәл чыгып тора. Быел мәчеттә Ураза гаете намазын укыган вакытта мулланың артына ике таза бәдәнле авыл агае басты. Хәзрәт калганнарга берничек тә күренми. Инде нишләргә, елга бер-ике тапкыр мәчеткә керүче ирләр хәрәкәтләрне шулар артыннан кабатладылар. Менә берзаман мулланы каплап торган ике ир-атның берсе, утырып кына каласы урында, ялгыш кыямга басты, шуннан башланды инде... Авылдашларның бер өлеше хәрәкәтләрне мулла кушканча, калганнары теге буталган агайга ияреп кабатлый. Ярый әле мулла үзе халыкка арты белән басып укый, безгә борылып караса, сүз әйтми чыдамас иде.
Корбан гаетендә бу хәл кабатланмады. Әмма тагы да «күңеллерәге» килеп чыкты. «Әлхәм...» укыгач, тынлык урнашты, берәү дә «Амин» дими. Әллә халык яңа «шәригать законнары»н белә, әллә мулла «ул-бу килеп чыкмасын тагын» дип, «Амин»ны эчтән генә әйтте.
Юк, бу Гает намазының да дөрес кенә үтәсе юк икән. Янымда басып торган энем, әле күптән түгел генә армиядән кайтты ул, узган елгы гаетләрне искә төшереп булса кирәк, бөтен мәчеттә берүзе, көр тавышы белән, «Амин» дип сузып җибәрде. Шуннан соң нәрсә көтәсең инде, калганнар да «уптым илаһи» аның артыннан кабатлады: «Амин»... Шулай итеп, бу Корбан бәйрәмендә укыган догалар да кабул булгандыр.
Хәзер мәчеткә кергәч, шул хәлләр искә төшә дә елмаясы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading