16+

Арага чөй какмагыз!

Үз хәлеңне аңлар өчен читләрнеке белән чагыштыр, дип юкка гына әйтмиләрдер. Күптән түгел интернеттан Кытайда мәчет төзетү аркасында килеп чыккан ыгы-зыгылар турында укыдым. Анда йөзләп уйгыр мөселманнары, Нинся-Хуэй автоном районында тәртипсезлекләр оештырып, полиция белән бәрелешә. Кытай хакимиятенең яңа төзелгән мәчетне канунсыз дип табып, җимерергә дигән карар чыгаруына каршы протест була...

Арага чөй какмагыз!

Үз хәлеңне аңлар өчен читләрнеке белән чагыштыр, дип юкка гына әйтмиләрдер. Күптән түгел интернеттан Кытайда мәчет төзетү аркасында килеп чыккан ыгы-зыгылар турында укыдым. Анда йөзләп уйгыр мөселманнары, Нинся-Хуэй автоном районында тәртипсезлекләр оештырып, полиция белән бәрелешә. Кытай хакимиятенең яңа төзелгән мәчетне канунсыз дип табып, җимерергә дигән карар чыгаруына каршы протест була...

Уйгырлар үз илләрендәге хакимият сәясәтеннән канәгатьсезлекләрен даими белдереп килә. Былтыргы җәйдә дә Кытайның Синьцзян-Уйгыр автоном районында тәртипсезлекләр булган иде. «Хакимият ясалма рәвештә уйгырларны ассимиляцияләргә тели, җирле халыкны дини инанулары буенча да кысрыклыйлар», - дип зарлана төрки туганнарыбыз.
Безнең илдәге мөселманнарга, аерым алганда Чечня, Башкортстан, Татарстан кебек милли республикаларга килгәндә, «За русских» дип акыручы шовинист төркемнәрдән кала, һәммәсе дә Россия хакимиятенең сәясәте белән, асылда, канәгать сыман. Сайлауларда бу өлкәләрдән «Бердәм Россия» партиясе файдасына җыелган тавыш саны, миңа калса, моны аермачык күрсәтте. Ә ахырдан дәвам иткән митинглар исә рус халкы үзе Россиянең бердәмлегенә куркыныч тудырганлыгын ассызыклады. Чөнки Казанда башлыча руслар оештырган бу митингларда татар милләтчеләре катнашмады. Ә шулай да...
Шулай да ни өчендер татарлар һәм кавказ халыкларының (кайбер рус шовинистлары белән чагыштырганда) хакимияткә карата хәерһахлы булуларына карамастан, кемнәрдер бу ике милләтне үзара чәкештерергә тели сыман. Кытайда мәчет җимерүгә каршы күтәрелгән уйгырлар турында укыгач, ирексездән җанны әрнетеп, үзебездәге вазгыять, Мәскәүдәге җәмигъ мәчете тирәсендәге вакыйгалар искә төшә.
Берничә ел элек әлеге мәчеттә, кавказ халыкларының теләкләрен истә тотып, җомга вәгазьләрен татар телендә алып бару туктатылды, имамнар тулаем русчага күчеп бетте. Ә былтыр сентябрь аенда башкала үзәгендә татарлар тарафыннан төзелгән җәмигъ мәчете, Россиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин фәрманы нигезендә, «искергән» дигән сылтау белән җимертелде, аның урынына 5 мең мөселманны сыйдыра алырлык (элеккегесеннән 6 тапкырга күбрәк), ярты миллиард долларга төшәчәк яңа мәчетне кавказлылар финанслаячак дигән хәбәр дә таралды. 1904 елда татар эшмәкәре һәм меценаты Салих Ерзин акчасына салынып, милләтебез өчен горурлык булып торган тарихи һәйкәлне җимертүгә юл куелуын күңел әле дә кабул итә алмый. Бу мәчетне төзекләндерергә генә тиешләр иде ләбаса. Тик яңа зур мәчет салабыз дигән булып, киңәшеп-нитеп тормыйча гына, искесен бөтенләй җимереп ыргыттылар. Ахырдан Мөфтиләр шурасы бу гамәлен мөселманнарның куркынычсызлыгын кайгыртып эшләдек дип акланды. Янәсе, 10 сентябрь төнендә көчле яңгыр «искергән» бинаның көнбатыш диварын ишкән, аның бер өлеше - залга, икенче өлеше урам якка ауган. Бу хәл булгандырмы, юкмы, икенче көнне иртүк сары бульдозер килеп, мәчетне бөтенләй ишеп бетергән иде инде.
Хәзер Выползов тыкрыгында салынып яткан яңа мәчет комплексының төзелешен тәмамлау вакытын 2013 ел азагына күчергәннәр. «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итүенчә, мэр Сергей Собянин бу турыда тиешле Указ чыгарган. Хакимият төзеләчәк комплексның 25,5 мең квадрат метрлы мәйданын 31,2 мең квадрат метрга кадәр арттырырга да рөхсәт биргән. Рус массакүләм мәгълүмат чаралары әйтмешли, «супермәчет» комплексына зур һәм кече гыйбадәт заллары, шулай ук Диния нәзарәте бинасы керәчәк. Яңа мәчет комплексының төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче Россия мөселманнарының Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Гыйззәтуллин әйтүенчә, яңа мәчет искесенең элементларын кабатлаячак. Иске мәчетнең күп кирпечләре саклап калынган һәм төзелештә алар да кулланылачак, тик 75 метрлы ике манара мөселман мәдәниятенең инде үзгәртелгән традицияләре буенча салына.
Бер караганда, «былтыр кысты» дип, быел кычкырып утырмаска да була, алга таба Мәскәү мөселманнары яңгыр, кар явып торган көннәрдә машиналар хәрәкәтен туктатып, урамда басып торасы урынга, рәхәтләнеп, җайлы, җылы мәчеткә кереп, намаз укый алачак. Тәһарәтне дә иркенләп яңартырга мөмкин. Бинаны мөмкинлекләре чикләнгән мөселманнар өчен дә җайлы итәргә телиләр. Иминлек саклау мәсьәләсе дә иң югары дәрәҗәдә була, дип ышандыралар. Тик нинди генә зиннәтле һәм уңайлы булмасын, кызганыч ки, ул инде безнең тарихи ядкәребез була алмый. Ә анда татарча вәгазьләр ишетеләчәге тагын да шикле.
Хәер, бүген татарларның мәркәзе булган Казан мәчетләренең дә теләсә кайсында һәр җомга саен татарча вәгазь ишетермен димә. Мәчеткә җыелучылар арасында, яхшылап күз салсак, бездә дә, асылда, Кавказ халыклары вәкилләре шактый. Мәчетләрнең үз милләтебез өчен хезмәт итүен теләсәк, һичшиксез, без мәчетләргә йөрергә, үзебезнең барлыгыбызны күрсәтергә тиеш. Шулай итмәсәк, күңелгә ятмаса да, русча вәгазь тыңлап, манкорт татарлар һәм башка милләт вәкилләре көен көйләүдән ары китә алмаячакбыз. Ә Кавказ халыклары белән дошманлашу безнең файдага түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading