16+

Ата-ана рөхсәтеннән башка өйләнү шәригатьтә ничек бәяләнә?

Укучыларыбызның сорауларына «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

Ата-ана рөхсәтеннән башка өйләнү шәригатьтә ничек бәяләнә?

Укучыларыбызның сорауларына «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

- Ата-ана үз малын кыз балага - бер өлеш, ир балага ике өлеш итеп васыять итеп калдырырга тиеш дип ишеттем. Бу дөресме?
- Әйе, шәригать хөкеме буенча шулай тиешле, чөнки ир бала - өйләнәсе, хатынын тәэмин итәсе кеше. Ә кыз бала кияүгә чыга да аны ире тәэмин итә. Кайвакыт, мин бу баламны артыграк яратам яисә бу балам мохтаҗрак, дип, бар мөлкәтен бер генә балага калдыручылар да бар. Дин буенча, өчтән бере генә шулай языла ала, калган мөлкәт балалар арасында бүленә. Ә инде татарның гореф-гадәте буенча йортны төпчек балага калдырасыз икән, утырып сөйләшеп, калган балаларның ризалыгын алып, моны үзегез исән чакта хәл итеп бетерергә кирәк.
- Ислам шәригате крематорийга ничек карый?
- Әгәр дә берәр мөселман гаиләсендә үлем-китем булса, динебез буенча соңгы юлга юып, кәфенләп, дөрес итеп озату аның балалары, туганнары, якыннары өстенә төшә. Соңгы елларда, зур шәһәрләрдә җирләү бик кыйммәт дигән сылтау белән, крематорий ачу мәсьәләсен күтәрә башладылар. Ислам динендә мәетне җирләмичә яндыру - гөнаһ. Зур шәһәрләрдә мәетне җирләү шарты тормый. Матди мөмкинлек булмаса, ераграк алып барып, авыл зиратларында җирләргә мөмкин.
- Ата-ана рөхсәтеннән башка өйләнү шәригатьтә ничек бәяләнә?
- Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында әти-әниләр, вәлиләр ризалыгыннан башка никах укылса, безнең хәнәфи мәзһәбендә бу никах зина булып саналмый. Ләкин хупланмый, ата-ананы, гореф-гадәтләрне санга сукмау булып бәяләнә. Бәхетле, тәртипле гаилә корыйк дисәгез, башта ата-аналарыгызның фатихасын алыгыз.
«Мөселманнар»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading