16+

«Авыр сүз әйтер алдыннан бик нык уйла син: кадак мисалын беркайчан да онытма!»

Начар холыклы бер егеткә әтисе бер капчык кадак бирә һәм: «Әй улым, ачуың килеп яки кем белән булса да ачуланышканда, бакча диварына бер кадак кагып куй», - дип әйтә.

«Авыр сүз әйтер алдыннан бик нык уйла син: кадак мисалын беркайчан да онытма!»

Начар холыклы бер егеткә әтисе бер капчык кадак бирә һәм: «Әй улым, ачуың килеп яки кем белән булса да ачуланышканда, бакча диварына бер кадак кагып куй», - дип әйтә.

Улы беренче көнне үк 37 кадак кага, әмма көннән-көн кадакларның саны күпкә кими бара, ягъни егет әкренләп ачуын басарга өйрәнә, чөнки ул, кадаклау­га караганда, ачу хисләрен тыеп калуның җиңелрәк икәнен аңлый башлый. Шулай итеп, егет ачуын тыярга өйрәнә һәм кадаклаудан бөтенләй арына. Әтисе янына барып, шушы яңалыкны хәбәр итә. Атасы аңа:

- Әй улым, хәзер инде, киресенчә, ачу­ың килгәндә барып, каккан кадакларыңны берәмләп кире суырып ал, - дип әйтә.
Күпмедер вакыт үткәч, әтисенә егет:
- Син кушканнарны эшләдем. Диварда бер кадак та калмады, барысын да суырып алдым, - дип әйтә.
Атасы, аны дивар янына алып барып:

- Улым, син, әлбәттә, сүземне үтәдең, ләкин диварда күпме тишек калганын кү­рәсеңме? Нәрсә генә эшләтсәң дә, алар баштагы халәтенә кайтмаячак инде. Әгәр син сабыр итә алмыйча берәрсе белән ачуланышып, аңа авыр сүзләр әйтәсең икән, бу гамәл аның йөрәгенә шул кадаклар кебек тәэсир итәчәк. Соңыннан күпме генә гафу үтенсәң дә (кадакларны кире суырып алган кебек), әйткән сүзләрең өчен гафу үтенсәң дә, күңелендә ­яралары барыбер калачак. Авыр сүз белән берәрсенең күңелен яралау кайвакыт кул белән яра ясауга караганда да катырак була. Шуңа күрә, әй улым, якыннарың, туганнарың, дусларың һәм, гомумән, кешеләр белән аралашканда, авыр сүз әйтер ­алдыннан бик нык уйла син. Кадак мисалын беркайчан да онытма, - дип әйтә.

Аллаһы Раббыбыз барчабызга бары тик файдалы, кирәкле сүзләр сөйләргә, ачу килгәндә ачуны йотарга һәм сабыр булырга насыйп итсә иде.



Фото: islam.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading