16+

Ни өчен зур сынаулар күргән кеше турында Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсе дип әйтәләр?

Авырлыкны ничек савап итәргә була? “Сәлах” мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән шул хакта сөйләштек.

Ни өчен зур сынаулар күргән кеше турында Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсе дип әйтәләр?

Авырлыкны ничек савап итәргә була? “Сәлах” мәчете имам хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән шул хакта сөйләштек.

– Пәйгамбәребез вакытында яшәгән сәхабәләр Аллаһның сынауларын көтеп кенә торганнар. Бик озак вакыт борчу-кайгылары булмаса, Аллаһ безне онытты, дип борчыла башлаганнар. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә бер хәдисендә, хакыйкатьтә иң зур сынау ул Аллаһның яраткан бәндәләренә, Пәйгамбәрләргә һәм аның әүлияларына, дип әйткән. Әгәр дә Аллаһ Тәгалә бер кавемне ярата икән, Ул аларга сынау җибәрә. Кем шуңа риза булып кабул итсә, Аллаһ та аннан разый була. Ризасызлык күрсәткән кешегә Аллаһның ачуы төшә. Иманы нык булган бәндәсенә сынауның да авыррагын бирә. Иманы зәгыйфь булганына сынавы да шул дәрәҗәдә генә була.  

– Яраткан кешеңә киресенчә җиңеллек телисең түгелме соң?
Әти кеше баласын гел башыннан сыйпап кына үстерми, вакытында ачуланып та куя. Бу аның баласын яратмавыннан түгел, тәрбияле булып үссен дип тырышуы. Студент та институтта дәресләргә йөреп, имтиханнарны уңышлы тапшырса гына дипломга ия була. Ул да укуда авырлык күрә. Соңыннан шуның әҗеренә дә ирешә. Раббыбызның иң зур әҗере дә бик күп сынаулар аша үткән кешегә була. Шул авырлыклар белән дәрәҗәсен күтәрә, аның иманын ныгыта. Бернинди авырлык күрмәсә, кеше аза башлый. Аллаһ Тәгалә исә аның ялгышуын, хаталар кылуын теләми.

– Аллаһы Тәгалә тагын нинди кешеләрне ярата?
– Иң беренче чиратта иманлы, Раббысыннан куркып, гөнаһлы эшләрдән тыелган бәндәләрне. Аның сине яратуның иң зур галәмәте – иман. Иманны яраткан бәндәләренең күңеленә сала. Ә дөнья нигъмәтен яратканына да, яратмаганына да бирә. Матди байлык сине Алаһның ярату билгесе түгел.

– Коръәндә “Аллаһ каршында сезнең иң хөрмәтлегез – тәкъва булучыгыз” диелә. Монда сүз кемнәр турында бара?
– Тәкъвалык ул – Аллаһтан курку, Коръән белән гамәл кылу, азга гына да риза булып яшәү һәм кыямәт көненә, үлемгә әзер булу. “Духан” сүрәсендә тәкъвалыкка ирешкән кешеләргә җәннәт вәгъдә итә. “Дөреслектә тәкъва кешеләр имин урында, җәннәт бакчаларында һәм чишмәләрдә булачак”, – ди
.  

– Аллаһ хакына гафу итәм, Аның хакына гына кичерәм, дип сөйлиләр. Бу да тәкъвалык билгесеме?
Кыямәт көнендә җиде төрле кеше Аллаһы Тәгалә күләгәсендә калыр. Шуның берсе – Аллаһ ризалыгы өчен бер-берсен сөйгән, шуның өчен генә күрешкән һәм аерылган ике кеше. Әгәр дә кеше Аллаһы Тәгаләне ярата икән, ул бөтен гамәлләрен Аның ризалыгын өмет итеп эшли. Аллаһның сине яратуның тагын бер галәмәте – әйләнә-тирәңдәге кешеләр сине ярата башлый. Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең бер хәдисендә әйтелгәнчә: “Аллаһ Тәгалә берәр колны ярата икән, Ул Җәбраил галәйһиссәламне чакыра һәм, син дә аны ярат, ди. Аннары күк әһелләренә, Аллаһ бу кешене ярата, сез дә аны яратагыз, ди. Шул сүзләр белән җир әһелләренә дә мөрәҗәгать итәр”. Раббыбыз юмарт һәм күркәм әхлаклы кешеләрне дә сөя.

– Хәзерге сынаулар кыямәт көненә калган авырлыклардан күпкә яхшырак икән...
– Мөселман кешесенә энә генә кадалса да, аның гөнаһлары кичерелер, ди. Һәр сынау кыямәт көненә җиңеллек китерә. Кыямәт көнендәге авырлыкларны күргәч, адәм балалары дөньяда вакытта күбрәк күргән булсак иде, дип әйтер ди. Яраткан кешесенә Аллаһы Тәгалә сынаулар биреп, ул ахирәткә чиста булып барачак. Имансыз бәндәләр шушы дөньяның бөтен рәхәтен күреп, күрәсе авырлыклары ахирәткә күчә, аларга иң каты җәза шул булачак.

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading