16+

Азнакайда зиратта үскән агачларны кисеп, мәчет сала башлаганнар

Татар авыллары башка милләтләрнекеннән нәрсә белән аерылып тора? Билгеле инде, манарасы болытларга сузылган, очына ай куелган мәчетләре белән. Ләкин бер гасыр гомер кичерсә дә, азан яңгырамаган, мәчетсез авыллар да сирәк кенә очраштыргалый әле Татарстаныбызда.

Азнакайда зиратта үскән агачларны кисеп, мәчет сала башлаганнар

Татар авыллары башка милләтләрнекеннән нәрсә белән аерылып тора? Билгеле инде, манарасы болытларга сузылган, очына ай куелган мәчетләре белән. Ләкин бер гасыр гомер кичерсә дә, азан яңгырамаган, мәчетсез авыллар да сирәк кенә очраштыргалый әле Татарстаныбызда.

Азнакай районы Кызыл Сукачы авылы шундыйлардан. Азан-дога ул бит авылны, аның кешеләрен бәла-казадан, кайгы-хәсрәттән саклап, күңелләрен тынычландырып тора. Шуңадыр инде, бик күп авылларның ул-кызлары туган авылларында яңа мәчетләрне үзләре салдыра һәм бик күп савап ала.

Кызыл Сукачы авылы халкы да күптән инде мәчетле булырга хыялланып яши. Ләкин ул бит ансат кына түгел, бу заманда шактый чыгымлы эш. Шулай да Аллаһ үз йортын салырга бер юлын күрсәткән аларга. Йөзьяшәр авылның зираты урман кебек, кереп йөри алмаслык булган. Колач җитмәслек наратлар үскән анда. Дин белгечләре белән авылдашлар озак киңәшкәннән соң, аларны кисәргә уйлашканнар. Ә инде балавыз кебек нарат бүрәнәләрне күргәч, алардан мәчет салырга карар кылганнар. Берьюлы ике файда: зират та чистарып, иркен сулыш алып кала, мәчет тә салына.

Бу авыл ирем Сириннең һәм аның әтисенең туган авылы. Бик еш булмаса да, без анда кайтып йөрибез. Бер кайтканда авыл башындагы зиратның урман кебек утырган наратларының калмавына, койма белән тотылып алынуына игътибар иттек. Бераз баргач, яңа бура да күргәч, берәрсе яңа йор җиткерергә җыена дип уйлап куйдык. Аның яңа мәчет буласын белгәч, бик сөендек. Димәк, тиздән Кызыл Сукачы (аның элеккеге исеме матуррак, җырлып тора, шагыйрәнә иде – Чатра. Чатыр таудан ерак булмаганга шулай кушкан булганнардыр инде. Ә Кызыл Сукачы анысы элек булган колхоз исеме) урамнарында да илаһи моң – азан яңгыраячак.

Авыл зур түгел. Табигатьнең матур урынына утырган, кайчандыр гөрләп торган авылның күп кенә ир-атлары сугыш кырында ятып калган, нәселләре киселгән. Бүген авыл уртасында алар истәлегенә һәйкәл куелган. Тиздән рухларына яңа мәчеттә дога да кылыныр. Моның өчен авылдашлар бик тырыша.
 Мәчет төзү уе әтисен соңгы юлга озатканда Ранас Шәрапов күңелендә яралган. Бу аның туган җире, кендек каны да шунда тамган. Яшь чакаларында төрле җирләрдә эшләсә дә, 2006 елда ук инде туган нигезе белән янәшәдә генә яңа йорт җиткергән. Хәзер анда оныклар рәхәтләнеп балачакларын үткәрә. Ранасның авылда мәчет салу уен авылдашларның бик күбесе хуплап ала. Алар бу матур хәбәрне күптән көтеп торган шикелле, төрлесе төрлечә ярдәм дә итә башлый. Кем төш күргән, кайсы нәзер әйткән. Пенсияләрен җыеп бирүчеләр дә шактый. Ил төкерсә – күл була, дигәннең хаклыгын бу авылда күрдек.
Менә шуннан соң Аллаһ ярдәме белән мәчетебез буласына тәмам ышандык. Чаллыга барып мәдрәсәдә укып та кайттым, – ди, авылның мулласы Нәфис Шиһапов. Ләкин мин мулла дип көтеп, кул кушырып утырмый ул. Без күргәндә дә төзү эшләре башкаручылар янында иде.

Бу гасыр буе үскән наратлар бик бәрәкәтле булган. Бурага да, ярдыргач, тактага да җиткән. Түбәсен ябарга калайны бер авылдашлары Әгъдәс Зәкиевнең кияве бирәм дигән. Мөдәррис Кәлимуллин, Риф Гарифуллин, Илшат Галимов буш вакытлары булган саен мәчет төзелешенә килеп, булышалар. Хәзер барысы да җәйне көтә. Август айларында мәчетне ачарга да уйлап торалар. Исән булсак, без дә кайтырбыз Аллаһ боерса. Туган авылда мәчет көн саен ачылып тормый бит ул!

Тарих китапларында язылганча, Кызыл Сукачы күрше Әлкәй авылында бик көчле янгын булганнан соң, 1921 елда оешкан. Йорт-җирсез калган әлкәйлеләр яңа урынга күчеп, беренче кышларын җирне казып ясалган землянкаларда уздырганнар. Быел авылның зур юбилее һәм яңа аңа зур бүләк булачак.
Ләкин аңарчы мәчетне салып бетерәсе бар әле. Такта эшләрен башкарыр инде алар үзләре. Куллары алтын, балта тотмаган түгел. Ә менә манараны ничек ясау турында баш ваталар. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтендә менә шундый яңа мәчетләргә манара ясап бирә торган берәр оешма юкмы икән дип белешергә дә куштылар. Билгеле инде, бушка түгел, акчасы әзерләп куелган. Алай-болай җитмәсә, юмарт авылдашлары бар. Менә шул үтенечкә җавап бирүче булса, бик рәхмәтле булыр идек дип озатып калды алар безне.

Азнакай районы.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язылган язма! Йолдыз апа!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин мэчетлэргэ каршы тугел, эмма артык акчалары булган кешеләр акчаларын юл тозугэ тотсалар яхшырак булыр иде. Кеше азая бара хаман мэчет салалар, булганына йоруче юк.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Э Элкэй авылынын зияратындагы агачларны кем кисэ,хэм аларны Кая куялар?

        • аватар Без имени

          0

          0

          В Алькеево на кладбище деревья вырубают,техникой заезжают,по магилам,ничего святого нет,куда мечеть смотрит,неужели такое кашунство позволено.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Элкэй авылындагы зияратнын агачларын кисугэ кем жавап бирэ,авыл советы нэрсэ карый,дин эхеллэре ник кызыксынмыйлар,администрация белэме бу хакта?БИК куп сораулар жавапсыз.

            Мөһим

            loading