Байлыкка кызыкмаган кеше юктыр. Кемгәдер ул җиңел бирелә, кемдер тырышып-тырмашып та ирешә алмый.
Аның кайсы хәерле? Байлык белән кеше ничек сынала? Сорауларыбызга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә.
– Хәзрәт, мөселман кешесе байлыкка омтылырга тиешме?
– Аллаһ каршында гыйбадәткә омтылырга тиеш ул, ә байлык -гыйбадәтнең бер төре. Пәйгамбәребез салләллаһ галәйһи вә сәлләмнең сәхабәләре арасында байлары да булган. Алар намаз да укыганнар, ураза да тотканнар, байлыкларыннан сәдака да биргәннәр, зәкят тә чыгарганнар. Байлыклары диннән читләштермәгән, киресенчә, шуның белән җәннәтне кәсеп иткәннәр.
- Шулай да халык арасында дини кеше бай булырга тиеш түгел дигән фикер каян килеп чыккан икән?
- Байлык бәхет китерәме дигән сорауга күпләр әйе дияргә кыенсына. Әмма кешене фәкыйрьлек бәхетле итә дип тә әйтеп булмый. Һәрберебезнең, шул исәптән дини кешенең дә матди яктан иркен яшисе килә. Әлбәттә, сәхабәләр арасында да дөнья зиннәтләреннән ваз кичеп яшәүчеләр булган. Әйтик, Пәйгамбәребезнең туганы Гали радыяллаһу ганһенең нибары бер сарык тиресе генә булган. Йоклаганда йонлы ягын җәйгән, ашаганда икенче ягын кулланган. Пәйгамбәребез үзе дә тыйнак яшәгән, кырыгар көн өендә учак янмаган, ягъни ризык пешмәгән, су һәм җимеш белән генә торган. Аның бер хәдисендә әйтелгәнчә, “Иртә белән торгач ашарыңа бар икән, син бу көннең патшасы”. Без исә хәзер бик иркен яшибез. Булганына канәгать булып, Аллаһка шөкер итәргә онытмыйк. Ә байлыкка килгәндә, Аллаһ сине шуның белән сынаячагын да истән чыгармаска кирәк.
- Пәйгамбәрләр дә байлык белән сыналганмы?
- Алар арасында да байлары да, фәкыйрьләр дә булган. Бу хакта Коръәндә дә әйтелә. Аллаһы Тәгалә Сөләйман пәйгамбәргә бик зур патшалык, байлык һәм көчле гаскәр бирә. Аның гаскәрендә кешеләр генә түгел, хайваннар, кошлар, җеннәр дә була. Ул хәтта җилне дә үзенә буйсындыра алган. Җил аны теләгән җиренә күз ачып йомганчы алып бара торган була. Аның шулай ук кошлар белән сөйләшүе билгеле. Бүгенге көндә технологияләр ничек кенә алга китсә дә, без ул чордагыларына берничек тә ирешә алмаячакбыз. Сөләйман галәйһиссәләмдә булган байлык шулай ук беркемдә булмаячак. Шуңа да карамастан, бу мөлкәт аны боза алмаган, ягъни иманы зәгыйфьләнмәгән. Бервакыт үзенең атларының уйнаклавына хозурланып утырып, кояш баеганын да сизмичә, икенде намазын калдыра. Шул сәбәпле, гыйбадәтемә зыян килде дип, атларын ничек кенә яратса да, алардан баш тарта. Бу кыйссадан без шуны аңларга тиешбез: байлыгың гыйбадәтеңә зыян китерергә тиеш түгел.
- Җиңел генә акча эшләү өчен лоторея уенында катнашырга ярыймы?
- Лоторея уены – харам. Әлбәттә, адәм баласына тиз генә баеп китү теләге хас нәрсә. Әмма мөселман кешесе башта уйларга тиеш: монда аның өчен хәерлелек бармы? Аллаһы Тәгалә аны кемгәдер бирә, кемгәдер юк. Кемгә нәрсә хәерле икәнен дә Ул Үзе белә. Моның мисалы – Коръәндәге Карун кыйссасы. Ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына килеп, минем өчен Аллаһтан байлык сорап дога кыл әле, ди. Аллаһ Илчесе, синең өчен ул хәерле түгел, дип, аны ике тапкыр кире бора. Әмма соңыннан алай да дога кыла һәм Карун бик нык баеп китә. Кешеләр дә бу байлыкны күреп кызыгалар. Без дә шулай бай булсак иде, диләр. Көннәрдән бер көнне җир убылып, Карун җир астына төшеп китә. Шуннан соң кешеләр, ярый әле без бай түгел, диләр.
- Хәзер бит инде акчаны инвестицияләү дигән нәрсә бар. Диндә акчаны нәрсәгә тоту тыела?
- Харам һәм шикле әйберләргә тотарга ярамый. Акчаң бу дөньяда да, ахирәттә дә файда китерүен теләсәң, хәләл сәүдәгә генә кертергә кирәк.
- Сәдака бирү – иманлылык билгесе диләр. Шулай да күпләр сәдаканы бай кешеләр бирергә тиеш дип уйлый.
- Әйе, андый сүзләрне ишеткән бар. Әмма авыру кешегә яки янгында зыян күрүчегә ярдәм кирәк дигән хәбәрне күрәсең икән, аңа сөенергә генә кирәк. Аның кайгысына түгел, ә Аллаһы Тәгалә сиңа сәдака бирү мөмкинлеген биргән өчен. Сәдака ул ахирәт өчен инвестиция. Мөмкинлегебез бар икән, үзебездән өлеш чыгарсак, ул безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә сөенеч булачак. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер вакыт, Гайшә радыяллаһу ганһә кайтып кергәч, бүген нәрсә эшләдегез дип кызыксына. Гайшә радыяллаһу ганһә, бер сарык чалдык та, мохтаҗларга өләштек, ди. Ә үзегезгә калдырдыгызмы дип сорагач, бер боты калды, ди. Шуннан Пәйгамбәребез, бер ботыннан кала бөтенесе сезнеке, ди. Ягъни Аллаһы Тәгалә юлында сарыф иткән һәрбер тиенебез ике дөньяда да бәхет китерәчәк. Алай гына да түгел, балаларыбыз, оныкларыбызга да бәрәкәт булып кайта. Сәдака безне күп кенә бәла-казалардан, афәтләрдән, кайгылардан саклый, малыбызны пакьлый. Башкаларга ярдәм иткәч, күңелләребез дә йомшара. Пәйгамбәребезнең хәдисендә: “Бирүче кул алучыга караганда яхшырак”, – ди. Биргән сәдакабыз калган малыбызны да арттыра, кими дип һич шикләнергә кирәкми.
- Сәдакадан тыш зәкят та бар бит әле. Аны кемнәр бирергә тиеш?
- Зәкят түләү өчен нисаб алтын буенча исәпләнә, аның минималь күләме 85 грамм алтынга тиң. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте аны ел саен исәпләп билгели. Балигъ булган, үз акылындагы мөселманның бурычларын һәм кирәкле чыгымнарын чигергәннән соң 85 грамм алтыны яки шул бәядә акчасы, яки сәүдә өчен шул бәядәге һәм кыйммәтрәк товары бар икән, аның нисаб өчен хисап елы башлана. Бер ел узгач, кешенең акчасы шул ук күләмдә калса, ягъни нисабка тиң булса яки артып китсә, ул бу суммадан кырыктан бер өлеш күләмендә зәкят түли. Зәкят түләүчеләр исәбенә күп итеп мал асраучылар да керә, әгәр дә нисаблары чыкса. Зәкят ул шулай ук гыйбадәт. Пәйгамбәребез заманында ярлы сәхабәләр аның янына килеп, безнең дә зәкят бирәсе килә, бу мәсьәләдә байлар безне уза бит, дигәч, ул аларга, һәр намаздан соң утыз өчәр тапкыр сөбханаллаһ, әлхәмделилләһ, Аллаһу әкбәр дип зекер әйтегез, байларны куып тотарсыз, ди. Байлар моны ишетеп, зәкят бирүдән тыш, зекер әйтә башлыйлар. Аннары сәхабәләр тагын килеп, байлар кабат безне уздыра дигәч, Расүлебез, Аллаһ белүче, ди. Һәр тырышлыгыбыз бу дөньяда да, ахирәттә дә югалмаячак.
- Диндә сәүдә итү рөхсәт ителәме?
- Сәүдә бәрәкәт китерә. Әмма ул гадел булырга тиеш. Билгеле бер товар синдә генә булудан файдаланып, аны югары бәядән сату дөрес түгел. Сатып алучы ул бәядән риза булырга тиеш.
- Ә акча җыю хараммы?
- Ниндидер максат белән, әйтик, машина яки фатир алу өчен акча җыю тыелмый. Әмма шул ук вакытта гаиләңдәгеләр мохтаҗлык кичерергә тиеш түгел. Хатын, балалар хакын онытмаска кирәк. Ир-атка гаиләсен кайгырту бурычы куелган. Иң хәерле сәдака да гаиләсенә сарыф иткән сәдака.
Комментарийлар