16+

Баланы ничә яшькәчә имезергә кирәк?

Баланы имезергә кирәкме? Галимнәр тарафыннан бу мәсьәләдә каршылык юк. Бала ана сөтен имәргә тиеш!

Баланы ничә яшькәчә имезергә кирәк?

Баланы имезергә кирәкме? Галимнәр тарафыннан бу мәсьәләдә каршылык юк. Бала ана сөтен имәргә тиеш!

Ә имезү вакыты күпме булырга тиеш?
Сүз дә юк, төрле хәлләр була һәм хатын-кыз билгеле бер сәбәпләр аркасында имезүне туктатырга мәҗбүр булуы бар. Тик без динебез буенча күкрәк сөтен имезү вакыты Коръәндә төгәл күрсәтелгән:
«[Бала] Тудырган хатыннар балаларын тулы ике ел имезергә тиеш ...» («Әл-Бәкара / Сыер», 2:233).
Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: 
«Бала өчен аның әнисенең сөтеннән дә яхшырак әйбер юк», – дип әйткән. («Тәсфиру рухиль-бәйан», № 6/281).
("Дин вә мәгыйшәт")

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading