16+

"Бер-берегез артыннан шпион булып, әләкләп йөрмәгез..."

Мөэминнең теле йөрәге артыннан йөрергә тиеш. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә, башта аның турында йөрәге белән уйласын, аннан соң гына әйтсен. Ә монафыйкның теле йөрәге алдыннан йөри. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә, аны теле белән әйтә, ә йөрәге белән аның турында уйламый...

"Бер-берегез артыннан шпион булып, әләкләп йөрмәгез..."

Мөэминнең теле йөрәге артыннан йөрергә тиеш. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә, башта аның турында йөрәге белән уйласын, аннан соң гына әйтсен. Ә монафыйкның теле йөрәге алдыннан йөри. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә, аны теле белән әйтә, ә йөрәге белән аның турында уйламый...

Тел безнең зур байлыгыбыз да, дошманыбыз да. Адәм баласы иртә белән торгач, бөтен әгъзалар да телне орышып, аңа: «Безнең өчен Аллаһның газабыннан саклан! Дөреслектә, без сиңа бәйле. Әгәр дә син туры юлдан барсаң, без дә туры юлдан барабыз, әгәр дә син туры юлдан чыксаң, без дә туры юлдан чыгабыз», – дип әйтәләр ди. Телебезне тыя белмәү, аерым алганда сүз йөртү аркасында, без чынлап та тәмуглы булырга мөмкинбез.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) ике мөселман кешесе яткан кабер яныннан барганда, алар икесе дә газаплана, әмма сакланып булмаслык гөнаһлар өчен түгел, берсе нәҗесеннән пакъланмаганга, икенчесе – сүз йөрткәнгә, ди. Галимнәр сүзләренчә дә, кабер газабының иң зур сәбәпләренең берсе дә сүз йөртү. Сүз йөртүче кеше башта кабердә газаплана, ә аннан соң җәһәннәмдә газап күрә. Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез, сүз йөртүче кеше җәннәткә кермәс, ди (тиешле газабын алмыйча җәннәткә кермәс). Сүз йөртү ул бик хәтәр әйбер, чөнки кешеләр арасын боза. Кеше моны күп сөйләргә яратудан да әйтергә яки кемнедер рәнҗетәм дип уйламаска да мөмкин, әмма ничек кенә булмасын, ул шайтанның кешеләр арасын бозуда бер коралы булып тора. Ә менә кеше арасын килештерү зур савап. Пәйгамбәребез, талашкан кешеләрне килештерү төне буе нәфел намазы уку, көне буе нәфел уразасы тотуга тиң, ди.

Хәзер социаль челтәрләрдә яшерен рәвештә кешене видеога яки диктофонга яздырып алган мәгълүматны күп куя башладылар. Мәктәп укучылары укытучыларын видеога төшерә дә интернетка элә яки ватсапта йөри. Моны берьюлы берничә мең кеше карый дигән сүз. Бу да бозыклык. Кеше төрле хәлдә, төрле кәефтә булырга мөмкин. Ул - адәм баласы, бер төрле генә була да алмый. Кемнәндер көлеп, гаебен күрсәтергә яки дәрәҗәсен бетерергә теләп видеолар төшерергә ярамый.

Пәйгамбәребез, бер-берегез артыннан шпион булып, әләкләп йөрмәгез, диде. Кайбер оешмаларда хезмәттәшләренең сүзен җитәкчегә җиткереп баручылар була. Аның аркасында җитәкче кемнедер эштән куарга, хезмәт хакын кисеп калырга бик мөмкин. Бу да бит бер-береңә зыян китерү. Шуңа да ул хаксыз очракларда динебездә тыелган гамәл. Җитәкче кешеләрнең камералар куеп, кул астындагыларны гел тикшереп тору очраклары да бар. Бу да хупланмый. Әйтүемчә, кеше төрле халәттә булырга мөмкин. Бөтен кешенең бөтен нәрсәсен белеп бетерү гомумән кирәкле әйбер түгел. Бөтен нәрсәне Аллаһы Тәгалә генә белә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисендә әйтелгәнчә: “Мөселман шундый булырга тиеш: аның кулыннан да, теленнән дә, мөселманнар һәм башка кешеләр имин булырга тиеш”. Мөэминнең теле йөрәге артыннан йөрергә тиеш. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә, башта аның турында йөрәге белән уйласын, аннан соң гына әйтсен. Ә монафыйкның теле йөрәге алдыннан йөри. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә, аны теле белән әйтә, ә йөрәге белән аның турында уйламый. Пәйгамбәребез (с.г.с.) монафыйк кешенең галәмәте өчәү диде: сөйләсә – ялганлый; вәгъдә итсә – үтәми; әманәт тапшырылса, аңа хыянәт кыла. Мөселман һәр сүзен уйлап әйтергә тиеш, аны әйтүдән файда юк икән, дәшми торуың хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә барчабызны да тел афәтеннән сакласын иде.

Равил хәзрәт Бикбаев

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дореслекне кеше бары тик узе генэ белэ. Дорестэн дэ, ниндидер мэхлуклар узлэренен кимчелеклэрен курмичэ, кеше турында нахак сузлэр сойлэп йореп,узлэренэ карата кешедэ нэфрэт уята

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорестэн дэ кайбер мэхлуклар узлэренен кимчелеклэрен курмичэ, бер наепсез

      Мөһим

      loading