16+

Бер кат кәфенгә төрү – фарыз. Өч кат кәфенгә төрү – сөннәт...

Кәфенлекне алдан хәстәрләү кирәкме? Мәетне ничә кат кәфенгә төрергә кирәк? Укучыларның сорауларына «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.

Кәфенлекне алдан хәстәрләү кирәкме? Мәетне ничә кат кәфенгә төрергә кирәк? Укучыларның сорауларына «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.

– Кайберәүләр кәфенлекне алдан алып куярга курка, ул үлемне чакырып тора, диләр.
– Бу – уйлап чыгарылган ырым-шырым. Киресенчә, кәфенлекне алдан әзерләп кую хәерлерәк тә әле. Ул синең өчен генә түгел, башка бер үлеп киткән кешегә кирәк булырга мөмкин. Кеше үлемнән куркырга түгел, аңа һәрчак әзер булырга тиеш. Кәфенлектән шикләнергә кирәкми, адәм баласы, теге дөньяга киткәнче, нинди изге гамәлләр эшләдем, дөрес яшимме, дип уйланса иде.

– Кәфенлек дигәннән, бик сирәк кенә булса да, мине күлмәгемнән яки костюм-чалбардан җирләгез, дип васыять әйтеп калдыручылар да бар. Бу гамәл диндә хупланамы?
– Мөселман кешесен Пәйгамбәребез кимендә бер кат кәфенгә төрергә куша, бу – фарыз. Өч кат кәфенгә төрү – сөннәт. Кәфеннән тыш, күлмәк кидерү Ислам динендә дөрес гамәл түгел.

– Васыятьне үтәргә кирәк бит, ул синең өстеңдә әманәт булып тора.
– Аның үз шартлары бар. Ул дингә каршы килә торган гамәлләргә бәйле булырга тиеш түгел. Каршы килсә, бу васыятьне үтәргә кирәкми. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, әгәр дә кеше гаделсез рәвештә, шулай ук Ислам диненә туры килми торган васыять калдырса, аны үтәмәгән өчен гөнаһ язылмый, ди («Бәкара» сүрәсе, 182нче аять).

– Хәзрәт, җырчыларны соңгы юлга озатканда, гадәттә, кул чабып калалар. Моңа ислам дине ничек карый?
– Бу – дин буенча рөхсәт ителгән гамәл түгел. Мәетне бу рәвешле озатып калмыйлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    АЛЛАҺ Тәгаләгә һәм Кыйәмәт көненә Иман китергән мөселманнарны бервакыттада кул чабып озатмыйлар.

    Мөһим

    loading