16+

«Без бердәм булырга тиеш»

«Соңгы вакытта ислам динен пычратырга теләүчеләр күбәйде. Без исә, бердәм булып, аларга каршы торырга тиешбез». Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» VI Бөтенроссия форумының пленар утырышында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге уңайдан ил җитәкчелеге махсус стратегик төркем булдырган. Аңа егерме сигез...

«Без бердәм булырга тиеш»

«Соңгы вакытта ислам динен пычратырга теләүчеләр күбәйде. Без исә, бердәм булып, аларга каршы торырга тиешбез». Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» VI Бөтенроссия форумының пленар утырышында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге уңайдан ил җитәкчелеге махсус стратегик төркем булдырган. Аңа егерме сигез...

«Соңгы вакытта ислам динен пычратырга теләүчеләр күбәйде. Без исә, бердәм булып, аларга каршы торырга тиешбез». Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» VI Бөтенроссия форумының пленар утырышында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге уңайдан ил җитәкчелеге махсус стратегик төркем булдырган. Аңа егерме сигез ил вәкиле кергән, төркем белән җитәкчелек итү исә Рөстәм Миңнехановка йөкләнгән.
- Бердәм булып, дөрес фикерләр кабул иткәндә генә бу юнәлештә нәтиҗәле эшли алачакбыз. Форумда күтәрелгән фикерләрне «Россия - ислам дөньясы» стратегик төркеменең эшчәнлегендә файдаланырбыз, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов форум делегатларына.
Чарага Россиянең 63 төбәгеннән 950 дин әһеле килгән иде. Алар форумда үзләрен борчыган проблемалар, аларны хәл итү юллары турында сөйләште.
Син Кыш бабайдан яхшырак
Бүгенге көндә дин әһелләрен борчыган иң зур проблемаларның берсе - яшь­ләргә дини тәрбия бирү. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге проблемадан чыгу юлын үз мәхәлләләре эшчәнлеге мисалында күр­сәтте.
- Күп кенә имамнар безне балалар бакчаларына, мәктәпләргә чакырмыйлар дип зарлана. Без аның хәйләсен таптык. Бәйрәм җитсә, балаларга дип махсус күчтәнәчләр тутырган пакетларыбызны күтәреп, балалар бакчасына чыгып китәбез. Яңа елда да, Ураза гаетендә дә, Корбан бәйрәмендә дә барабыз. Максатыбыз күчтәнәч бирү генә түгел, әлбәттә, балаларда дингә карата ихтирам тәрбияләү. Бер барганымда кечкенә генә сабый миңа: «Син Кыш бабайдан яхшырак, ул елга бер генә килә, ә син өч тапкыр киләсең», - диде. Чакырмау түгел, кайчан киләсез, дип кенә торалар. Пакетыңны биргәндә, үгет-нәсыйхәтен дә җиткерәбез. Мәктәпләрдә әхлак дәресләре алып барабыз. Ризаэддин Фәхретдин, динсез тәрбия - тәрбиясезлек, дигән. Без балаларыбызны дин белән тәрбияләргә тиеш. Ач кеше нинди ризык күрә, шуңа ташлана. Шуның кебек, дини тәрбия алмаган яшьләребез дә, мәктәпләрне тәмамлаганнан соң, төрле секталарга барып керә, - дип сөйләде Җәлил хәзрәт.
Ничек җирлибез?
Дин әһелләрен борчыган тагын бер мәсьәлә - ул да булса, дини йолаларны дөрес башкару. Россия ислам институты кафедрасы мөдире Абдулла Әдеһәмов сүзләренчә, дини йолаларны белмәү аркасында мәчет кешеләренең көлкегә калу очраклары да күп.
- Татарстандагы бер авылда берәү вафат булган. Аны җирләргә дип зиратка алып барган берничә кеше арасында күмү тәртибенә кагылышлы бәхәс куба. Берсе, бер хәдистә менә болай сөйләнә, дисә, икенчесе, юк, башка хәдистә менә болай диелгән, дип үзара бәхәсләшкән арада теге мескен күмелми интегеп ята. Аптырагач, гомере буе авылдашларын җирләү эшләрен башкарып йөргән бер бабайны чакырырга туры килә боларга. Тагын бер бәхәс тудырган мәсьәлә - мәрхүмнәрнең өчесен, җидесен, кырыгын уздыру гадәте. Әби-бабаларыбыз моны гасырлар буе башкарып килгән. Әлеге гореф-гадәт динне, милләтне саклауда мөһим роль уйнаган. Кайсыбер районнарда исә моны инкарь итүчеләр дә табылган. Милләттәшләребезнең бер өлеше моны дингә зыян сала торган бидгать дип атый. Алар шушы гореф-гадәткә сугыш игълан итеп, без аны үзебездә бетердек дип, горурланып йөриләр. Намаз укып тәсбих әйтеп бетергәч, түгәрәккә тезелеп бер-берсенә сәлам бирү гадәте бар, аның нигезендә Пәйгамбәребез сөннәте ятса да, моны бөтенесе дә кабул итми. Шул сәбәпле бер район җитәкчесе, үзен дин белгеченә санап, бу гадәтне тыя башлаган. Кайбер авылларда намаз укымаган кешегә җеназа укымыйбыз дип сөйләп йөрүчеләр дә табыла. Бер мөселманның икенчесен, имансызлыкта гаепләп, аны кяфер дип атавыннан да куркыныч нәрсә юк. Боларга охшаш мисалларны әле тагын бик күп китерергә булыр иде.
Мондый зур чарада югарыда санап кителгән мисаллар бик вак кебек, әмма алар бит безнең арада төрле бәхәс-аңлашылмаучанлык тудыра. Шушы мәсьәләләр аркасында берәүләр икенчеләрен ваххабчылыкта гаепли. Димәк, безгә тиз арада бу проблемаларны чишү юлларын табарга кирәк, - дип сөйләде үзенең чыгышында Абдулла Әдеһәмов.
Әлеге мәсьәлә күпмедер дә­рәҗәдә инде хәл ителгән дияргә дә була. 2013 елда Россия ислам институтында имамнар өчен махсус дингә өндәү һәм имам вазифалары дигән дәреслекләр әзерләп бастырылган. Мөфти тәкъдиме белән, шуның нигезендә, голәмәләр шурасы имамнар өчен нигезләмә төзегән. Республика районнарындагы бөтен мәхәлләләр дә шул нигезләмәгә таянып эшли. Абдула Әдеһәмов сүзләренчә, әлеге нигезләмәне Татарстаннан читә яшәүче милләттәшләребез кулланса да яхшы булыр иде.
Яшь имам кирәкме, картымы?
Россиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла хәзрәт Аширов мәчетләргә яшь имамнарны кертергә кирәк дип саный.
- Туксан яшьлек мәчет картларының, сәдакадан мәхрүм калудан куркып, үз урыннарын яшьләргә бирәселәре килми, - дип зарланса, Пенза өлкәсе имам-ахуны Ислам Давыдов гаепнең яшьләрнең үзләрендә дә барлыгын әйтә.
- Аларның мәчеткә үзләренең киләселәре килми бит. Кайда яшәрмен, нинди акчага көн күрермен, диләр. Аллаһның ризалыгы өчен эшләргә кирәклеген аң­лыйсылары килми. Мәчетне күрсәтәм, мәхәллә халкы белән таныштырам да киләсеңме дип сорыйм. Хатынымнан кайтып сорыйм әле, җавабын бирермен, ди. Икенче хатын алырга ниятләгән имамнардан, хатыныңнан рөхсәт алдыңмы, дип сорыйм. Анысы мәҗбүри түгел, дип җаваплыйлар. Мәчеткә эшкә килергә хатын рөхсәте кирәк, икенче хатынга өйләнергә кирәкми булып чыга. Яшь имамнарның хатыннары белән бозылышып ятуларын күргәч, авыл халкы, элекке имамның белеме тирән булмаса да, үрнәк, тәртипле кеше иде, кирәкме соң безгә яшь имам, диләр. Имамнар тәрбияләү мәсьәләсенә дә зур игътибар бирергә кирәк, - ди Ислам хәзрәт Давыдов.
Имам кеше татарчаны яхшы белсен
Имамнар дин мәсьәләләрен генә түгел, милли проблемаларны чишүдә дә катнашырга тиеш. Уфаның «Ихлас» мәчете имам хатибы Мөхәммәт Галләмов шундый фикердә тора.
- Ә аның өчен имамнарның татар телен камил белүе зарур. Телне генә түгел, мәдәниятне дә, тарихны да, гореф-гадәтләрне дә яхшы белсеннәр, - ди ул.
Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов та үзенең чыгышында шулай дип белдерде.
- Телне белмичә, халыкка хезмәт итеп булмый. Кызганыч, күп кенә яшь имамнар ана телен белми. Дини уку йортларында шуңа зур игътибар бирелсә иде. Милли традицияләрне үстермәсәк, милли үзаң югалачак. Безгә традицион татар имамнарын популярлаштырырга кирәк, - ди мөфти.
Хөрмәт итсәләр, ярдәм дә булачак
Кайбер төбәкләрдән килгән имамнар үз җирлекләрендә мәчет җитмәүдән, яңаларын төзүдә администрациядән ярдәм булмавыннан зарлана. Новосибирск өлкәсеннән килгән Якуп хәзрәт Вахитов, ярдәмне беркемнән дә көтеп утырырга кирәкми, үзеңә тырышырга кирәк, дип саный.
- Үз проблемаларыбызны үзебез хәл итәргә тиешбез. Администрация җитәкчелеге белән сөйләшә белергә кирәк. Ә аның өчен алар сине хөрмәт итәргә тиеш. Хөрмәткә исә үзеңнең эшеңне, булдыклылыгыңны күрсәтеп ирешеп була. Безнең җитәкчеләр рус кешеләре, шулай булса да, мәчет төзелешенә ярдәм итеп торалар, безнең һәр чарага теләп киләләр. Мөселманнар үзләрен тәртипле тотса, башкаларга зарар китермәсә, киресенчә, файдаларын гына күрсәләр, алар белән хезмәттәшлек кенә итәчәкләр. Өстәгеләр сиңа үзләре кулларын сузачак. Ә татарларны Себердә хөрмәт итәләр, безне башка халыкларга үрнәк итеп күрсәтәләр. Зират авыл үзидарәсе балансында торса да, без аңа койманы үз акчабызга утырттык. Савабын алып калыйм дип, акчаны мәхәллә халкы теләп бирә. Ә җитәкчелек бит боларны күреп тора. Менә татарлар ничек яши, эшли, диләр. Мескенләнүдән, теләнүдән туктарга кирәк. Үзебезне эш-гамәлләребез белән күрсәтик, - ди Якуп Вахитов.
Татарстан мөфтие Камил хәз­рәт Сәмигуллин да форум делегатларына шундый ук фикерен җиткерде - биредә сөйләнгәннәр сүздә генә калмасын, аларны гамәлләребез белән ныгытыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading