Башкалабызның Азино бистәсенә теләр-теләмәс кенә күченгән идек. Шәһәр җитәкчелегенең игътибары нәтиҗәсендә инфраструктураның көннән-көн камилләшә баруы үзенекен итте, гаиләбез белән яраттык без бу микрорайонны. Ә минем өчен, җаны авылда яшәгән кешегә, йортыбызның нәкъ менә Олы Кылык бистәсе белән чиктәш булуы кадерле.
Иртәнге тынлыкта таң әтәчләре кычкыруын, шуңа кушылып, мәчет манарасыннан йомшак мәкам белән әйтелгән азан тавышын ишетү - бары безнең районда яшәүчеләрнең генә байлыгы. Улым Төркиядә укып, ялга кайткан чорда гына йокы бүлмәләрен алыша идек. Хәзер аңлыйм, меңләгән мәчетле Стамбулын юксынуын шушы азан тавышы белән баскандыр ул.
Әлеге мәчетне күрәсе килү вакытлы матбугатта ачылыш тантанасыннан бирелгән язманы укыгач ук туган иде. Һәм без бер кичне озын-озын Теләче, Саба, Мамадыш урамнары аша үтеп, Олы Кылык бистәсенең Яшел алан урамында урнашкан «Фәрхад» мәчетен тамаша кылдык.
...Шушы мәчетне салдырган Резедә һәм Фоат Гәрәевләр белән якыннан танышу да насыйп булды. Мамадыш төбәгенең Яңа Комазан авылында туып-үскән бертуган Гәрәевләр шушы урамга килеп төпләнгәннәр дә, иң беренче эш итеп, мәчет салдырырга керешкәннәр. Күңелләрендәге нинди теләк, хисләр бу эшкә этәргәндер, әйтә алмыйм, иллә бик тыйнак табигатьле Фоат абый моны тиешле гамәл дип кенә бәяли. Ә хәзер күпме кеше, шушы игелекнең рәхәтен күреп, мәчеткә йөри. Ә Гәрәевләр, фани дөньяда мөэмин-мөселманнарның рәхмәтен ишетеп, гомер кичерә. 2009 елда ачылган мәчет артык зур булмаса да, намазга килгән машиналарның саны, имам артыннан намазга оеп утыручыларның күп булуы җанга рәхәтлек бирә. Ә бәйрәм намазларына җыелган халык урамга хәтле җәелә.
9нчы сыйныфтан ук башына яулыгын ябып намазга баскан кызым: «Әни, тәравихка үзебезнең мәчеткә йөрибез», - дип әйтеп куйды. Шулай эшләдек тә. Яныбызда дөньяны балкытып торган күптән түгел ачылган «Гаилә» мәчете булса да, кызым әйткән шушы «Фәрхад» мәчетенә киттек.
Мәчет имамы Илдар хәзрәтнең рамазан аенда укыган вәгазьләре сагындырган, тәравихка җыелучылар аны йотлыгып тыңлый. Илдар хәзрәт һәр дүрт рәкәгать тәравих намазын укыганнан соң, ял итү максатыннан, Коръән тәфсиренә аңлатма бирә, хәдисләрне аңлатып үтә. Тыныч кына, дөрес дикция белән, һәр сүзнең тәмен белеп сөйләүче хәзрәткә сокландым мин һәм үземә ачыш ясадым. Мәчетебезнең күңелгә якын булуы Илдар хәзрәтнең вәгазьләре, тормыштагы һәр вакыйганы Коръәнгә нигезләнеп, үтә саллы итеп аңлата белүендә икән бит. Коръән аятенең чираттагы сүрәсенә аңлатма биргәннән соң, ул аны шунда ук урысчага тәрҗемә итә. Чөнки мәчетебезгә чеп-чи урыслар һәм татарча әйтелешләренең мәгънәләрен аңлап бетермәүчеләр дә йөри икән.
Казанда мәдрәсә тәмамлаганнан соң, Туниста «Зәйтүнә» дини югары уку йортында белем эстәгән Мамадыш егете Илдар хәзрәт Ситдыйков мәхәллә кешеләрен рухи яктан да тәрбияли. Сүз уңаеннан, «Фәрхад» мәчетен салдырган Гәрәевләр нәселеннән ул. Мәчеткә килүчеләргә уңай шартлар тудырып гыйлем эстәүче, хуҗалык эшләрен дә бертигез алып баручы хәзрәтебездән уңдык без. Олы агайларның хәзрәтнең сүзләрен өлге итеп сөйләве, бирелгән сорауларга үтемле итеп җавап бирүе дә Илдар хәзрәтнең югары әзерлекле дин әһеле икәнен раслый.
Беркөнне шундый хәлгә тап булдым: чираттагы намазда имам ике рәкәгать урынына ялгыш өчне укыды. Берәү дә тавышланмады, имам артыннан укуын дәвам итте (ахырдан үзара сөйләшү булса да, ризасызлык белдерүче булмады). Икенче көнне тәравихтан соң, хәзрәт: «Җәмәгать, кичә мин ялгыштым, бу хакта уйландым, сез каршы килмәсәгез, нәфел намазының ике рәкәгать каза намазын укып, кичә укылганга кушсак», - дип, җәмәгатькә мөрәҗәгать итте. Гади генә, таләп итми генә әйтелгән җөмләне күңелгә салып куйдым. Менә кайда икән ул галилек!.. Һәр җитәкче урында эшләүче үз ялгышын таный белсә... Бер карасаң, вак кына әйбер, ә мәгънәсе!
Намаз тәмам. Халык теләр-теләмәс кенә тарала. Мәчеттәге тәртипне тагын бер кат күздән кичереп, утны-суны барлап йөргән яшүсмер малайга игътибар иттем. Ишек төбенә чыккач та, әтисенең (хәзрәтнең) кулын җитәкләп алган Ибраһим да үз янына күпме дуслар җыйган бит! Күңелгә рәхәт булып китте. Балачактан күңеленә иман орлыклары салынган буын үсеп килә. Иншалла, динебезнең киләчәге өметле.
Аллаһы тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен дә, күңелләребез белән бары тик Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә насыйп булсын иде. Мин, үз чиратымда, газета укучыларны үзебенең «Фәрхад» мәчетенә Илдар хәзрәт вәгазьләрен тыңларга, бергәләп тәравих намазы укырга чакырып калам. Килегез әле, күрегез безнең мәчетне!
Комментарийлар