16+

Бүген - Бәраәт кичәсе

Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә - Бәраәт кичәседер. Ул быел 10 майдан 11енә каршы төндә үтә. Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган.

Бүген - Бәраәт кичәсе

Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә - Бәраәт кичәседер. Ул быел 10 майдан 11енә каршы төндә үтә. Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган.

Бу кичәдә Аллаһ Тәгалә бәндәләренең гөнаһларын ярлыкар. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.)нең: "Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр үзара талашучылар, мөселманнарны кимсетүчеләр, туганлык җепләрен кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхүшлектә үткәрүчеләр", - дигән хәдисе бар. Шуңа да бу көнне үзара ызгышкан кешеләр бер-берләреннән гафу сорасын иде. Бәраәт кичәсендә зикерләр әйтү, вәгазҗләр тыңлау, Коръән уку күркәм гамәл санала.

Халык арасында Бәраәт кичәсендә төнлә чишмә суын алып кайтып, шуның белән коенырга, теләкләр теләп эчәргә кирәк дигән сүз дә йөри. Моңа аңлатма бирүен сорап, без "Өмет" мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка мөрәҗәгать иттек. Бу әбиләрдән калган бер хорафат кына, бәлки, ялган бер риваятьтер, дип әйтү белән генә чикләнде ул.
Сүз уңаеннан: бүген Казанның "Галиев" мәчетендә ахшам намазыннан соң Бәраәт кичәсе уңаеннан чара үткәрелә. Кичә дәвамында вәгазьләр, мөнәҗәтләр һәм касыйдәләр яңгыраячак, зикерләр әйтеләчәк.


Фото: info-islam.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading