16+

Бәхетле һәм тигез гомер итегез

Күптән түгел генә танышыбыз Лилия Кәримова үзенең сөйгән егете Шамил Сәлаховка кияүгә чыкты. Сәлаховлар гаиләсенең мәчет кебек зур йортына күптән көтелгән кадерле килен булып төште ул.

Бәхетле һәм тигез гомер итегез

Күптән түгел генә танышыбыз Лилия Кәримова үзенең сөйгән егете Шамил Сәлаховка кияүгә чыкты. Сәлаховлар гаиләсенең мәчет кебек зур йортына күптән көтелгән кадерле килен булып төште ул.

Бәхет кояшы балкып торган бу өйдә хәзер тормышның барлык шатлык-куанычлары уртак шатлыкка әйләнде.
Шамил белән Лилиянең туе үзенчәлекле булды: никах һәм туй мәҗлесе исерткеч эчемлекләрсез генә үтте. Шуңа да ул гомер буе онытылмаслык күңелле мизгелләр булып калды. Никахлашу һәм язылышу тантанасы Казанның бер хәләл ресторанында үткәрелде.
...Менә, җиңел-җиңел атлап, залга никах укучы япь-яшь мулла килеп керде. Ул башкалабызның «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин икән. Аның никах укуын һәркем бик зур игътибар белән тыңлады. Никах укыганнан соң, хәзрәт яңа тормышка аяк баскан яшьләргә багышланган вәгазен, үгет-нәсыйхәтен сөйләде. Аның төрле мисаллар, гыйбрәтләр белән исбатланган һәр җөмләсе яшьләргә дә, олыларга да яхшы сабак булды. Аннары сүз ЗАГС хезмәткәренә бирелде. Ул яшь парга сораулар бирү юлы белән аларның гаилә төзергә әзерлекләрен тикшерде. Шамил белән Лилиянең җаваплары ачык һәм кыска иде: алар гаилә төзүнең җаваплылыгы турында ныклап уйлаганнар, чын күңелдән ирле-хатынлы булырга, киләчәктә туачак балаларын илебезгә, халкыбызга файдалы, намуслы кешеләр итеп тәрбияләргә әзер.
Менә матур музыка уйнап җибәрде. Алтмыш кунакның күбесе яшьләр булганлыктан, җыр-бию, шаян сүзләр, шигырьләр, төрле уеннар белән дәвам иткән бу вакыт аеруча кызыклы, күңелле булды. Мәҗлеснең әлеге өлешендә кунаклар, кияү белән кәләшнең әти-әниләре, туганнары, дуслары - һәрберсе үзләренең котлау сүзләрен әйттеләр, бүләкләрен тапшырдылар. Икенче көнне аек туй мәҗлесе Лилия килен булып төшкән Сәлаховлар йортында дәвам итте. Өченче көнгә исә бәйрәмебез Лилия туып үскән Апас районы Сатмыш авылында Кәримовлар яшәгән йортка кайтты.
Әйе, ике яшь йөрәк үзара бик тә яратышып өйләнешә, бәхетле, нык һәм дус гаилә кора. Бу гаиләнең матур киләчәгенә чын күңелдән ышанып, яшьләрнең алдагы тормышында Аллаһы Тәгалә аларга һәрвакыт ярдәм итсен, Татарстанда һәм татарлар яшәгән һәркайда да мондый күңелле аек туйлар дәвам итсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading