16+

Әби патша “төзеткән” мәчет

Башкаланың Мәрҗани мәчете совет чорында да ябылмаган гыйбадәтханә буларак билгеле.

Әби патша “төзеткән” мәчет

Башкаланың Мәрҗани мәчете совет чорында да ябылмаган гыйбадәтханә буларак билгеле.

1766 елда Екатерина II Идел буйлап сәяхәт иткәндә Казанга да керә. Татарлар аңардан мәчет салдыруга рөхсәт сорый. Петербургка әйләнеп кайткач, Казанның Иске Татар бистәсендә ул таш мәчет төзергә рөхсәт бирелүе турында Указ чыгара.

XVIII гасыр башында барлык мәчетләр дә агачтан эшләнгән була. Екатерина II идарә иткән вакытта гына татарларга таштан мәчәтләр төзергә рөхсәт ителә.

Мәрҗани мәчете 1771 елларда сафка баса. Мәчетнең эчке биналары гөмбәзле түшәм белән капланган. Икенче кат гөмбәзләре алтын йөгертелгән үсемлекләр орнаменты һәм әвәләп ясау сәнгате үрнәкләре белән бизәлгән. Манара эчендәге бормалы баскыч өске яруска алып бара, шуннан түгәрәк балконга чыгарга мөмкин. Мәрҗани мәчете ХVIII–ХIХ гасыр дәвамындагы татар-мөселман архитектурасының иң гүзәл истәлекләренең берсе. Замана өчен алдынгы архитектура стильләрен һәм формаларын файдалану нәтиҗәсендә Мәрҗани мәчете Казан һәм Россия архитектурасында күренекле урын ала.

Мәчет төзелешен башлап җибәрүчеләрнең берсе һәм аның беренче имамы танылган дин эшлеклесе Әбүбәкер бин Ибраһим булган. Аның үлеменнән соң мәчетнең икенче имамы итеп күренекле дин галиме Ибраһим Хуҗаш сайлана. Тарихи чыганакларда Ибраһим хәзрәт бик тәкъвалы һәм ихласлы булган дип әйтелә. 1825-1848 елларда беренче таш мәчетендә имам вазифаларын Мостафа Хафиз һәм Сәгыйть Хәмидов башкарган.

Баштарак мәчетне «Беренче Җәмигъ мәчете», «Иске таш мәчет», «Юныс мәчете» дип йөрткәннәр. Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сөйләгәнчә, 1850–1889 елларда мәчеттә имам-хатыйб булып күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани эшли. Мәчетнең хәзерге атамасы аның исеме белән бәйле. Шиһабетдн Мәрҗани бик оста вәгазьче була. Аңардан соң имам булып улы Борһанетдин, соңрак Таһир Ильяси тора.

Сугыш вакытында мәчет кием-салыпм, ризыклар җыю пункты да була. Шунда ук вак һөнәрчеләр цехы – «ИРЕК» дигән инвалидлар артеле дә урнаша. Анда җилем, лак. Буяу, олифлар җитештерелә. 1956 елда алар мәчеттән чыгарыла.
Мәчетнең советлар вакытында ябылмавының бер сәбәбе – аның Әби-патшаның шәхсән үз указы белән төзелүе һәм казандагы иң беренче таш мәчет булуы. Мансур хәзрәт Җәләлетдинов фикеренчә, тагын бер сәбәбе – мәхәллә мөәзиннәренең соңгы вәкиле Мостафа Сабитов мәчеткә тимәгез, аның өчен өемне алыгыз, дигән.

Мансур хәзрәт үзе мәчеткә армия сафларыннан кайткач килә. Совет чорында мәчет имамы булган Габделхәбир хәзрәт Яруллин бергә эшләргә туры килгән аңа. Габделхәбир хәзрәт 1967 елдан алып 1994 елга кадәр беренче имам-хатыйб вазифасын үти. Шул чорда, 1970-1990 елларда, мәчеттә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин да имам була.

– Мин мәчеткә 1984 елда килдем. Ике хәзрәт тә бик ихтирамлы кешеләр иде. Бер-берләрен хөрмәт итеп эшләделәр, мин – беренче, син икенче имам дип бәхәсләшмәделәр. Халык та икесен бертигез күрде. Мин алардан бик күп гыйлем, мәгълүмат алып калдым. Габделхәбир хәзрәтнең оныгы Наил белән бергә Бохарада укып кайттык. Наил “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә озак еллар ректор да булып торды. Шул рәвешле Габделхәбир хәзрәт безгә тормышка юллама бирде. Әхмәдзәки хәзрәт вәгазьләр сөйләү остасы булды, бик матур һәм тәэсирле итеп сөйли иде. Атеизм чоры булгач, артистлар, табиблар, билгеле кешеләр, интеллигенция вәкилләре мәчеткә килергә шикләнәләр, курка иделәр. Габделхәбир хәзрәтне телефон аша гына өйләренә мәҗлескә чакырганнарын хәтерлим. Корбан ашларын да, Коръән мәҗлесләрен, Мәүлид бәйрәмнәрен дә хәзрәтне чакырып билгеләп үтәләр иде. Мәчет ачылганнан бирле бер тапкыр да ябылмаган, җомга намазларына олы яшьтәге әби-бабайлар күпләп килеп йөрделәр, мәчет тулы була иде. Алар бик ихлас, Аллаһка ихластан ышанган чиста күңелле кешеләр иде. Яшьрәкләр соңрак, дин иреге бирелгәч кенә килә башлады, – дип искә ала Мансур хәзрәт.

Советлар чорында Мәрҗани мәчетенә чит илдән, Мәскәүдән килгән рәсми кунаклар да еш булган. Аларны мәчет белән мөселман гыйбадәтханәсе буларак таныштырганнар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading