16+
#Спорт 08 апреля 2025, 21:12 Уку өчен 3 минут
4737
0
1

Хәзер тагын да сакланырга инде, яки Раниска ике ай көрәшмәскә...

08 апреля 2025, 21:12
4737
0
1
Уку өчен 3 минут

Илнур Хәйбуллин белән сөйләшкәндә, бер уңайдан Ранис Гыйләҗетдинов, Чаллы командасының Данил Галиев турнирына әзерлеге турында да сораштык.

Хәзер тагын да сакланырга инде, яки Раниска ике ай көрәшмәскә...

Илнур Хәйбуллин белән сөйләшкәндә, бер уңайдан Ранис Гыйләҗетдинов, Чаллы командасының Данил Галиев турнирына әзерлеге турында да сораштык.

Илнур Хәйбуллин белән әңгәмәнең беренче өлеше монда

— Сездә шөгыльләнүче Ранис Гыйләҗетдиновка да операция булды бит. Кызганыч, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә оештырылган турнирда быел катнаша алмады. Аның хәлләре ничек? Бу атнада Түбән Камада узачак Данил Галиев турнирында Ранисны күрәчәкбезме?
— Ранис борынына операция ясатты. Бер як белән генә сулый иде ул, шуңа көрәшкәндә дә азрак уңайсызрак иде аңа. Мәскәүдә бер клиникада операция тәкъдим иттеләр. Тизрәк булыр, дип уйладык. Барлык турнирларда да катнашырга теләгән идек. Билбау көрәше буенча федерация акча күчергәнче, монда шактый чират җыелды. Беренче чиратта махсус хәрби операциядә яраланган егетләребезне дәвалыйлар. Шуңа Ранис Муса Җәлил турнирында көрәшә алмады. Операциядән соң да, ике ай көрәшмәскә, диделәр. Әле киләсе атнага гына ике ай була. Табиблар нәрсә дияр тагын. Данил Галиев турнирын калдырырга булдык. Сәламәтлек мөһим. Россия чемпионатында, Алла боерса, Ранис составта булыр. Аның белән әкрен генә тренировкалар үткәрәбез. Хәзер борыны яхшы сулый, Аллага шөкер. Бу хәл шәхсән үземә дә яхшы таныш, баштан үтте. Борынга бишләгән операция ясаткан идем. Раниска да барысын аңлаттым. 

— Үзегез Мәскәүдән Данил Галиев турнирына кайтып өлгерә алмассыз инде. Команда тулысынча әзерме?
— Данил Галиев турнирына хәтле кайтырга өлгермим. Реанимациядән бүген генә чыктым. Иртәгә беренче тапкыр утыртып карыйлар. Хастаханәгә китәр алдыннан тренировкаларны ныклап уздырдык. Гаризаларны, документларны тутырып, барысын әзерләп калдырдым. Егетләр әйбәт формада, состав яхшы. Бу көннәрдә авырлык куалар, телефон аша аларга биремнәрне бирәм. Айдар Нәҗмиев һәм Ленар Садыйков белән гел элемтәдә торабыз. Бәлки, команда буенча ниндидер сюрпризлар да булыр. Әлегә бөтен серләрне әйтмик, Данил Галиев турнирында күрербез. Әйбәт чыгышка өметләнәбез, Аллаһы Тәгалә ниятләсә, җиңәргә дип барабыз инде. Иң мөһиме, җәрәхәтләрсез уза күрсен. Данил Галиев турниры үтеп, бер көн ял итүгә, җиде-сигез көрәшчем билбау көрәше буенча Россия чемпионатына китәчәк. Аннан кайтып берничә көннән татарча көрәш буенча Россия чемпионатына чыгыш ясарга барасы. Бар да яхшы булса, анысына үзем дә барырга ниятлим. Хәзер тагын да сакланырга инде. Профессиональ спорт шулай инде ул. Миңа шулай язылган, димәк. Әле моннан кайткач та айдан артык таяклар белән йөрергә туры киләчәк. Мәскәүгә кабат реабилитациягә барырга булачак. Табибларның, биредәге хезмәткәрләрнең мөнәсәбәте бик ошады. Барысына да чын күңелдән зур рәхмәтемне белдерәм! Шулай ук рухый һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен, үзебезнең Чаллы көрәш федерациясе җитәкчелегенә, егетләргә зур рәхмәт! Бик күпләр хәлемне сорап яза. Ул хәтле көтмәгән дә идем. Күңелем булды. Алла боерса, көрәш мәйданнарында күрешүләр насыйп булсын.

- Илнур, исән-сау, сау-сәламәт булып чыгыгыз да, больницаларга бүтән эләкмәгез инде. Татар көрәшенә сез бик кирәк!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading