16+

“Бәхетле бала” хәйрия акциясендә катнашасың киләме?

Нурлат мөхтәсибәтендә яңа туган балалары булган гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән “Бәхетле бала” хәйрия акциясе старт алды. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Шулай итеп, бүген, Шәүвәл аеның 4-нче көнендә (27-нче майда), бала тудыру йортыннан чыкканда Әмир һәм Сәид Җәгъфәр исемле баланың әти-әниләренә тантаналы төстә кием-салым җыелмалары – яңа туган сабыйга кием комплекты һәм 2-3 яшькә кадәрге балалар киеме бүләк ителде. Якын арада яңа туган балалары булган гаиләләргә 50 бүләк җыелмасы тапшыру ниятләнә.

Акция 2020 елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр дә сезнең бу изге эштә катнашасыгыз килсә, сез акчаларыгызны күчерү өчен әлеге сылтама аша кереп карагыз.

Фото һәм чыганак: http://dumrt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading