16+

“Борнай” мәчете – ташландык җирдә үсеп чыккан таш чәчәк

Казанда 1595-1842 еллар аралыгында колачлы 12 янгын чыккан.

“Борнай” мәчете –  ташландык җирдә үсеп чыккан таш чәчәк

Казанда 1595-1842 еллар аралыгында колачлы 12 янгын чыккан.

1842 елның 24 августында булган янгын шәһәр үзәгендәге 1309 йортны һәм 9 чиркәүне күмергә әйләндергән.

Хөрмәтле кеше гозере
Бай сәүдәгәр Мөхәмәтсадыйк Борнаев 1872 елның язында мәчет төзелешенә җир кишәрлеге сорап, шәһәр Думасына мөрәҗәгать иткән. Зур Мещан һәм Екатерининская урамнары арасында ташландык җир булган. Хәзер ул урамнар Нариманов белән Әхтәмов исемнәрен йөртә. Дума чиновниклары озак уйлап тормаган, Казанның хөрмәтле мөселманы Борнаевка Иске Татар бистәсе читендәге җир кишәрлеген 137 сумга саткан. “Казандагы колачлы янгыннан соң һаман да тәртипкә китерелеп бетмәгән территорияләрдән бер кишәрлек булса да чистарыр-төзекләнер”, – дигән шәһәр чиновниклары. Мөхәмәтсадыйк Борнаев шәһәрнең иң бай кешеләреннән берсе булса да, мактанырга яратмаган, мөселман һәм христиан җәмгыятьләренә, шәһәрдәге чараларга акчалата ярдәм иткән.

Үтенечненең тиз арада хәл ителүе дә әнә шуңа бәйледер. 

Мөхәмәтсадыйк Корбангали улы Борнаев 1826 елда Казанда туган. Әтисе һәм бабайлары хәзерге Әтнә районындагы Түбән Бәрәскә авылыннан чыккан. Ибраһим исемле бабасы әле 1769 елда ук авылда таш мәчет төзеткән.

Архитектурадан үрмәле гөл
Иске Татар бистәсендә хәзерге Әхтәмов урамы, 7 адресындагы “Борнай” мәчете 1872 елда төзелә. Ул шәһәрдәге Өченче җәмигъ мәчете була. Гыйбадәтханә төзелешенә халык акча җыеша. Байлар арасыннан иң күп акчаны Мөхәмәтсадык Борнаев тапшыра. Рәхмәт йөзеннән мәчеткә “Борнай” исеме бирелә. Бина проектын архитектор Петр Романов эшләгән. Манара проектының авторлары – архитекторлар Федор Малиновский белән Лев Хрщонович. Манараны бер катлы бинаның керү өлешенә урнаштырып күтәргәннәр. Дивар һәм манара урта гасыр татар, шулай ук рус архитектурасы үрнәкләре белән бизәлгән. Татар һәм рус архитектурасы үрелеше нәтиҗәсендә гаҗәеп матур манара барлыкка китерелгән. Гадәттә, мөселман дин традицияләре буенча кирпечтән төзелгән мәчет дивары тыштан измә белән сылана торган булган. “Борнай” мәчетендә кызыл кирпечтән салынган дивар ачык калдырылган. Гыйбадәт кылу өчен 2 зал эшләнгән.

Мәчетләр язмышы
“Борнай” мәчете шәһәр мөселманнары арасында олы абруй яулый. Өченче мәхәллә, ягъни, “Борнай” мәчете мәхәлләсе иң зурлардан була. Октябрь инкыйлабын исән-имин кичергән “Борнай” мәчетен совет органнары 1930 елларда Казанның бердәнбер мәчете итеп калдыру турында да уйлана. “Мәрҗани” мәчете икенче планда калдырыла. Ахыр чиктә бу идея гамәлгә ашырылмый, 1939 елда “Борнай” мәчете ябыла. Гыйбадәтханә 1994 елда гына мөселманнарга кабаттан катарып бирелә. Бүген халык телендә “Борнай” мәчете, ярымшаяртып, “иностранная мечеть” дип тә йөртелә. Чөнки, әлеге гыйбадәтханәгә төрле илләрнең мөселманнары да гыйбадәт кылырга күпләп йөри.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading