16+

Бу дөньяда аерылу бар, Ахирәттә аерылу булмас, яки бу дөнья белән Ахирәт арасындагы 10 аерма 

Кеше бу тормышта гел сыналып тора, әмма Ахирәттә авырлыклар, сынаулар булмас. Галимнәр дөнья белән Ахирәт арасында 10 аерма барлыгы хакында әйтә. 

Бу дөньяда аерылу бар, Ахирәттә аерылу булмас, яки бу дөнья белән Ахирәт арасындагы 10 аерма 

Кеше бу тормышта гел сыналып тора, әмма Ахирәттә авырлыклар, сынаулар булмас. Галимнәр дөнья белән Ахирәт арасында 10 аерма барлыгы хакында әйтә. 

1. Бу дөнья фани, ә Ахирәт – мәңгелек.
Кызганычка, без фани дөньяга артык зур игътибар бирәбез. Ашау-эчүгә, йокыга бик күп вакыт, көч сарыф ителә, әмма безнең өчен мәңгелек булган җаныбызга игътибарыбыз аз. Гәрчә җанга күбрәк игътибар тиешлеген аңласак та, аңа салкын карыйбыз. Мантыйк ягыннан карасак, мәңгелек булган җанга күбрәк игътибар бирелергә тиеш түгелме икән?! Аллаһы Тәгалә: “Бу дөнья тормышы аз [һәм тиз үтә торган] файдалану [урыны] гына. Ахирәт исә, һичшиксез, [мәңге каласы] урнашу йорты”, – дип әйтә («Гафир/Гафу итүче», 40:39),

2. Бу дөнья авырлык, мәшәкать урыны, Ахирәттә авырлык булмас.
Бу җир йөзендә һәрвакытта да мәшәкать, проблемалар булачак. Әмма Ахирәткә килгәндә, боларның берсе дә анда юк. Анда бар да мәңгелек. Мәңгелек җәннәт, ләззәт, яшьлек. Анда авыру да, мәшәкать тә, картлык та, үлем дә булмас. 

3. Дөнья – ул михнәт, тырышлык кую урыны, ә Ахирәттә михнәт юк.
Бу дөньяда без һәр эштә тырышлык куярга мәҗбүр. Ризык табу, тормыш алып барыр, балалар үстерер, аларны тәрбияләр өчен тырышлык куюыбыз мөһим. Шуннан башка бернигә дә ирешә алмыйбыз. Әмма Ахирәттә боларның берсе дә юк. Анда нәрсә турында уйласак, шул алдыбызда булачак. 

4. Дөньяда иминлек юк, ә Ахирәт – тынычлык урыны.
Бу җир йөзендә һәрдаим хәвеф-хәтәр, тынычсызлык, ачлык, сугышлар булып тора. Әмма Ахирәттә болар юк. Аллаһы Ахирәтне, иминлек җире, дип атый. Анда бернинди кайгы-хәсрәт булмас, кеше һәрвакыт иминлектә, тынычлыкта, бәхет-сәгадәттә яшәр. 

5. Дөнья – сәбәп урыны, ә Ахирәттә сәбәп кылу кирәкми.
 Бу дөньяда без бөтен нәрсәгә сәбәп илә ирешәбез. Акча булсын өчен эшләргә, тукланыр өчен ризыкны кабарга, чәйнәргә, йотарга кирәк. Ә Ахирәттә башкача булыр: кеше берәр кая барырга яки берәр ризык ашарга теләсә, шул хакта уйлап кына куюы да җитәр. 

6. Бу дөньяда үлем бар, ә Ахирәттә үлем булмас. 
Аллаһы Тәгалә: “Һәрбер җан үлемне татыячак”, – дип әйтә («Әлү Гыймран/Гыймран гаиләсе», 3:185).
Бу дөньяда үлем хак, аннан бер мәхлук та качып котыла алмый, әмма Ахирәттә үлем булмый. Ахирәттә үлем генә түгел, бернинди йокы да булмас, чөнки йокы да – үлем. Пәйгамбәребез сүзләренчә, йокы ул – үлемнең бер кисәге. 

7. Бу дөньяда әшәкелек, начарлык бар, әмма Ахирәттә ул юк. 
Ахирәт – чиста урын. Кеше анда хәтта төкерү, бәдрәфкә йөрү кебек ихтыяҗлардан да арынган була. Бу дөньяда начарлык, бозыклык, әшәкелек бар. Әмма Ахирәттә ул булмас, анда кешегә бары пакь, саф фикерләр генә килер һәм ул начар уйларга бирелмәс. Галимнәр, җәннәттә, Ахирәттә әшәкелек булмый дигәндә, ягъни анда шайтан да булмый, дип әйтә. Монда – дөньяда ул һәрдаим безгә вәсвәсә кылып тора. Ә анда ул безгә зыян китерә алмаячак. 

8. Бу дөньяда аерылу бар, Ахирәттә аерылу булмас. 
Бу дөньяда без якыннарыбызны югалтабыз, үлем безне аера, әмма Ахирәттә тәкъва ияләре барысы да бергә Аллаһының рәхмәтендә, Аның җәннәтендә мәңге бергә булыр. Шуңа да без дин турында, аның күркәмлеге хакында якыннарыбызга, кардәшләребезгә, дусларыбызга да сөйләргә, аларның да җәннәтле булуын теләргә тиеш. Бу дөньяда кайчан да булса без алардан аерылырбыз, әмма Ахирәттә бер-беребездән аерылу булмасын өчен, без аларны да Аллаһы юлына өндәргә, алар да җәннәтле булсын дип, дога кылырга, тиеш. Шунысын да белеп торыйк: без сәбәп кылучы гына. Күңелләргә салучы – Аллаһы. Аннан ярдәм сорыйк. Аның рәхмәте булса, безнең нәсыйхәтләребез иясенә барып ирешер.

9. Бу дөньяда Аллаһыны күрмибез, ә Кыямәт көнендә мөэминнәр Раббыбызны күрү бәхетенә лаек булыр. 
Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән риваять ителә. Кайбер кешеләр Пәйгамбәребез янына килеп, аннан: “Без Кыямәт көнендә Раббыбызны күрербезме?” – дип сораган. Ул алардан: “Сез болытсыз төндә тулган айны күрүдә кыенлык кичерәсезме?” – дигән. Алар: “Юк”, – дип җавап биргән. Расүлебез: “Ярый, ә болытсыз көндә кояшны күрүдә кыенлык тоясызмы?” – дигән. Алар: “Юк”, – дип җавап биргән. Шуннан соң Расүлуллаһ: “Нәкъ шулай ук сез Кыямәт көнендә Раббыгызны күрерсез”, – дип әйткән (имамнар Әл-Бохари, Әл-Мөслим).
Галимнәр Коръәннең: “Ул көнне бер төрле йөзләр бик матур. Раббысына карап торучы” («Әл-Кыямә/Кыямәт», 75:22-23), – дигән аятенә нигезләнеп, Кыямәт көнендә мөэминнәрнең Аллаһыны күрүләре хакында әйтә. Сөбхәналлаһ, нинди зур бүләк булачак бу!

10. Бу дөньяда Расүлуллаһны күрә алмыйбыз. Ә Кыямәт көнендә бу бәхеткә ирешәчәкбез. 
Әгәр хакыйкый мөселманнардан булсак, Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә дә ирешербез һәм аның янәшәсендә дә булырбыз, иншәАллаһ.

Бу әйтелгәннәрдән шундый нәтиҗә чыгарыйк: дөнья – фани, ул бетәчәк һәм ул авырлык, мәшәкать белән тулы, әмма Ахирәт – мәңгелек, ул беркайчан да бетмәс, аның ләззәте, нигъмәте дә һичкайчан бетә торган түгел. 

Аллаһы Тәгалә дөнья сынауларын мөэмин-мөселманнар булган хәлдә үтеп, шушы сөйләгәннәр белән гамәл кылуны һәм Кыямәт көннәрендә җәннәт белән куандырылуны насыйп итсә иде.

Тимергали хәзрәт Юлдашев, “Саләх” мәчете имам-хатибы.

Фото: https://dumrt.ru/

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Ләкин ахирәттә авырлык җәннәт әһелләренә генә булмаячак, анда җәһәннәм дә бар, ул авырлык, газап белән тулы. Дөнья йорты берәү генә булса, ахирәт йорты икәү: җәннәт һәм җәһәннәм.

    Мөһим

    loading