16+

«Бу дөньяда яхшылык (изгелек) кылучыларга яхшылык булыр»

Яхшылык эшләүнең һәм, гомумән, игелек кылуның файдасы ярдәм күрсәтелгән кешегә генә түгел, ә аны эшләүчеләрнең үзләренә дә була.

«Бу дөньяда яхшылык (изгелек) кылучыларга яхшылык булыр»

Яхшылык эшләүнең һәм, гомумән, игелек кылуның файдасы ярдәм күрсәтелгән кешегә генә түгел, ә аны эшләүчеләрнең үзләренә дә була.

Үзегезнең дә сизгәнегез бардыр: кайчагында күңел төшкән, кәефсез чаклар була һәм шул вакытта берәр бәлагә юлыккан кеше турында ишетеп, аңа ярдәм итсәк, күңелебезгә рәхәт булып китә. «Миннән дә файда булды бит» дип, кәефебез күтәрелеп китә. Үз мәшәкатьләребез онытыла, «бу бичараның хәле минекенә караганда да авыррак бит әле» дип, үзебезне тынычландырып та куябыз.

Игелекле гамәлләр кылган саен кеше яхшы якка үзгәрә башлый, ул миһербанлы, мәрхәмәтле, йомшак күңеллегә әйләнә. Башкаларны бәхетле итеп, үзе дә бәхетле була, чөнки андый кешеләргә Аллаһ гел ярдәм итеп тора. «Дөреслектә, Аллаһ – тәкъвалык кылучылар һәм изгелекләр кылучы ихсанлылар белән» («Нәхел» сүрәсе, 128нче аять).

Чыннан да, берәр мохтаҗ кешегә садака бирсәк, берәр авыру кешенең хәлен белсәк, ач кешене тәмле ризык белән сыйласак – гомумән, көчебездән килгәнчә, кемгәдер ярдәм итсәк, үзебез дә хәлебезнең яхшы якка үзгәрүен тоярбыз, күңелебез шатлык белән тулыр, җаныбызга рәхәтлек кереп урнашыр, йөрәгебез бәхет нурына күмелер. «Игелектән үзегез өчен нәрсә әзерлисез, Аллаһ хозурында шуны (дөньяныкы белән чагыштырганда) яхшырак һәм савап ягыннан артыграк табачаксыз. Аллаһтан ярлыкау сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ – Гафу итүче, Рәхимле» («Музәммил» сүрәсе, 20нче аять).

Бай кешеләр күп керем алганда шатланып, ләззәт кичергән шикелле үк, башкаларга ярдәм итүчеләр һәм күп игелекләр кылучылар – садака биреп, нәкъ шул рәвешле ләззәт һәм рәхәтлек ала икән. Моны бары без генә аңлап бетермибез. 

Беркөнне бер кардәшем шалтырата: «Әҗәткә акча биреп торалмыйсыңмы? Кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем, ярдәм күрсәтүче табылмады». Моның сүзләрен ишеткәч кызгандым, үз чыгымнарым күп булса да, ризалаштым. Чөнки Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم  хәдисе хәтеремә килде: «Мөэминне бу дөнья борчуыннан арындыручыны Аллаһ Кыямәт көненең бер борчуыннан арындырачак. Бурычын түли алмаучының хәлен җиңеләйтүченең хәлен Аллаһ бу дөньяда да һәм ахыйрәттә дә җиңеләйтәчәк. Мөселманның гаебен яшерүченең гаебен Аллаһ бу дөньяда да һәм ахыйрәттә дә яшерәчәк. Бәндә кардәшенә ярдәм итүне туктатмаганчыга кадәр Аллаһ бәндәсенә ярдәм итүдән туктамаячак» (Мөслим риваяте).

Карагыз, нинди күркәм хәдис, изге гамәлләргә салкын карап, ялкауланып ятканда, шуны искә төшерик: кешенең проблемасын хәл итеп, без үз проблемабызны хәл итәбез икән, кемнеңдер әҗәтен капласак, Раббыбыз безнең финанс хәлебезне уңай якка үзгәртергә ярдәм итәчәк, һәм, иң мөһиме, кардәшенә ярдәм итүне туктатмаса, Аллаһ бу бәндәсенә ярдәм итүдән туктамас –  менә шуны истән чыгармыйк!

Шундый хәлләр дә булгалый: күп кенә хәерле эшләр кыласың, ниндидер ярдәм күрсәтергә ашыгасың, әмма моны адәм балалары күрми, хәтта рәхмәт әйтергә дә оныталар. Ләкин андыйларның рәхмәтсезлеге өчен һич тә кайгырырга кирәкми, чөнки Раббыбыз, безне тынычландырып, Коръәндә болай ди: «Хәерле, изге гамәлләрнең ниндиен генә эшләсәгез дә, һичшиксез, Аллаһ – аны Белүче. Ул – кылган изгелекләр өчен әҗер-савапларын бирүче («Бәкара» сүрәсе, 215нче аять). Димәк, кеше күрмәсә дә, Аллаһ бар эшләгәнне күреп тора һәм безне, барыбер, әҗерсез калдырмый. Һәм, иң мөһиме, гел яхшылыкка омтылган, игелек кылуда ярышкан кешеләрне Ул «Дөреслектә, Аллаһ әмерләрне җиренә җиткерүчеләрне һәм изгелекләр кылучыларны ярата» («Бәкара» сүрәсе, 195нче аять). 
Игелекле гамәлләр кылып, Раббыбызның яратуына ирешергә тырышыйк. Аллаһ безгә карата Рәхимле булсын һәм хата-кимчекләребезне гафу кылсын өчен, үзебезне генә кайгыртып түгел, ә башкаларга да файда китереп, ярдәм күрсәтеп яшәргә кирәк «Дөреслектә, изге гамәлләр кылучыларга, Аллаһның рәхмәте якын» («Әгъраф» сүрәсе, 56нчы аять). 

Мөселманның төп хыялы һәм максаты булган җәннәт – ялкауланып, үзе өчен генә яшәгән, башкаларны бар дип тә белмәгәннәргә түгел, ә киресенчә, иганәчелек белән башкаларның мохтаҗлыгын каплаган, ярдәм кулы сузган мөэминнәргә насыйп булачак: «Бу дөньяда яхшылык (изгелек) кылучыларга яхшылык булыр. Ә инде ахыйрәт йорты – тагын да яхшы хәерлелек! Тәкъва бәндәләрнең ахыйрәт йорты (җәннәт) бигрәк күркәм! Алар (тәкъва бәндәләр) агачлары астыннан елгалар агып торган Гаден җәннәтләренә керәчәкләр. Алар өчен анда ни теләсәләр, шул булыр. Аллаһ тәкъва бәндәләрен шулай итеп бүләкләр – Фәрештәләр аларны (тәкъва бәндәләрне), яхшы хәлләрендә, җаннарын алып, вафат иттерерләр. Алар (фәрештәләр) тәкъва бәндәләргә: «Сәламүн галәйкүм! Тынычлык һәм иминлек булсын сезгә! Кылган изге гамәлләрегез өчен, сез җәннәткә керегез!» – дип әйтерләр» («Нәхел» сүрәсе, 30нчы-32нче аятьләр).

Раил Фәйзрахманов
Фото: freepik.com


 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading