16+

Бу көнне бик салкын да, эссе дә булмас. Болытлар да күренмәс, яңгыр да яумас...

Рамазан аеның соңгы ун көнендә мөселман кешесе көтеп алган бер кич бар, ул да булса – Кадер киче.  “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов безгә аның нинди фазыйләтләргә ия булуын сөйли.

Бу көнне бик салкын да, эссе дә булмас. Болытлар да күренмәс, яңгыр да яумас...

Рамазан аеның соңгы ун көнендә мөселман кешесе көтеп алган бер кич бар, ул да булса – Кадер киче.  “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов безгә аның нинди фазыйләтләргә ия булуын сөйли.

Ни өчен аның төгәл көне юк һәм ни сәбәпле ул яшерелгән?

– Барлык айларның солтаны булган Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләнең Китабы – Коръән иңдерелгән. Рамазан аенда җәннәт ишекләре ачылып, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар богауланып куела. Бу айда мөселман халкы ураза тота. Рамазан ае башка айлардан мөбарәк Кадер киче белән дә аерылып тора. Аның турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә аерым сүрә дә иңдергән. “Без Коръәнне Кадер кичендә иңдердек. Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, – диелә бу сүрәдә. Исәпләп карасак, мең ай ул 83 ел дигән сүз. Бер кичне гыйбадәт кылып уздырсаң, 83 ел гыйбадәт кылган әҗер-савапка ия буласың. Тормыштан мисал китереп әйткәндә, бер төнгә эшкә чыксаң, 83 еллык хезмәт хакын түлибез дисәләр, беребез дә бу тәкъдимнән баш тартмас иде. Әмма дөнья малына кызыгырга кирәкми, бүген ул бар, иртәгә юк, аны үзебез белән алып китә алмыйбыз. Шуңа да Кадер кичендә гыйбадәтләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә ирешергә тырышыйк. Бу төндә, Аллаһның әмере белән, күктән җиргә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңеп, төнен гыйбадәттә уздырган адәм балаларына Аллаһтан сәлам укырлар.

– Кадер киче дигән сүз без куллана торган кадер сүзеннәнме ул?
– Аның мәгънәсен галимнәр төрлечә аңлата. Берләре, кадер – тәкъдир сүзеннән алынган ди, чөнки бу кичтә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып килә. Икенчеләре, кадерле сүзе белән бәйли. Кадерле кичтә безнең өчен кадерле булган Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә кадерле Китап – Коръән иңдерелә башлый. 

– Ни өчен аның төгәл көне юк һәм ни сәбәпле ул яшерелгән?
– Без аны, гадәттә, Рамазан аеның соңгы так сандагы ун көненнән эзлибез. Күпчелек галимнәр дә шул фикердә. Кайберләре төгәл итеп, айның 27нче кичәсе, ди. Төгәл көнен Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Аннары Кадер киче генә түгел, җомга көнендәге кылган догалар кабул була торган сәгать тә яшерелгән. Без аны да кайсы сәгатьтә икәнен белмибез. Алай гына да түгел, Аллаһының туксан тугыз исеме арасында да Әгъзам дигән иң олуг исеме яшерелгән. Боларның төп хикмәте исә – адәм баласының күбрәк гыйбадәт кылырга омтылуында. Төне билгеле булса, шул төнен генә догалар укып уздырыр иде, ә билгесез булгач, Рамазанның соңгы ун төнендәге гыйбадәтләрдә тагын да күбрәк тырышлык куя ул. 

– Кадер киченең үзенә генә хас билгеләре бармы?
– Бу көнне бик салкын да, эссе дә булмас. Болытлар да күренмәс, яңгыр да яумас, йолдызлар да атылмас. Җилсез, тыныч, үзенә күрә нурлы булыр. Адәм баласы үзе дә ул кичне ниндидер тынычлык-рәхәтлек тояр.

– Кадер кичендә укыла торган аерым дога бармы?
– Бу төнне нәфел намазлары, Коръән укып, зикер әйтеп уздыру күркәм булыр. Расүлүллаһ галәйһи вә сәлләм Гайшә анабызга бу кичтә кыска, әмма бик тә мәгънәле доганы өйрәткән: «Әллааһүммә иннәкә ‘әфүввүн түхибүл ‘әфвә фә’фү ‘әннии». Тәрҗемәсе: Аллаһым! Дөреслектә, Син гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу ит!

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading