16+

Быелгы гаетләр тарих битләренә язылыр

Кара җаннар кара алтын өчен кара каннар койган бүгенге чуалышлы көннәрдә безнең милләттәшләребез, дин кардәшләребез кулларны өзеп чеметтергән суыкта хәләл байлыкларын сарыф итеп, корбан чалдылар, мохтаҗларны сөендереп, корбан итләре өләштеләр, мәҗлесләр үткәрделәр. Сүз уңаеннан, шәһәребездә тагын бер мөселман яшьләре оешмасының борын төртеп килүе турында әйтеп үтәсем килә. Җиденче ноябрь көнне...

Кара җаннар кара алтын өчен кара каннар койган бүгенге чуалышлы көннәрдә безнең милләттәшләребез, дин кардәшләребез кулларны өзеп чеметтергән суыкта хәләл байлыкларын сарыф итеп, корбан чалдылар, мохтаҗларны сөендереп, корбан итләре өләштеләр, мәҗлесләр үткәрделәр. Сүз уңаеннан, шәһәребездә тагын бер мөселман яшьләре оешмасының борын төртеп килүе турында әйтеп үтәсем килә. Җиденче ноябрь көнне...

Кара җаннар кара алтын өчен кара каннар койган бүгенге чуалышлы көннәрдә безнең милләттәшләребез, дин кардәшләребез кулларны өзеп чеметтергән суыкта хәләл байлыкларын сарыф итеп, корбан чалдылар, мохтаҗларны сөендереп, корбан итләре өләштеләр, мәҗлесләр үткәрделәр. Сүз уңаеннан, шәһәребездә тагын бер мөселман яшьләре оешмасының борын төртеп килүе турында әйтеп үтәсем килә. Җиденче ноябрь көнне үзләрен «Ихлас» дип атаучы бер төркем яшьләр Бауман урамындагы «Чәй йорты»нда йөзләгән кешене Коръән мәҗлесенә җыеп, корбан ите шулпасыннан авыз иттерде. Оешма лидерларының берсе Нияз Закиров әйтүенчә, күренекле җәмәгать эшлеклесе, «Мөслимә» мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина да мәҗлескә килеп, яшьләргә үзенең хәер-фатихасын биргән, Татар яшьләре форумының лидеры Тәбрис Яруллин исә яшьләргә дини чаралар уздырганда миллилегебез, татарлыгыбыз турында да онытмаска кирәклеген ассызыклаган.
Аллаһның рәхмәте белән, быел Гает бәйрәмнәре татар халкының күңелендә язылып калган тарихи көннәргә туры килде. Ураза гаете халкыбыз суверенитет турында декларация кабул иткән 30 август көненә туры килгән булса, Корбан гаете моннан ун ел элек Татарстан Конституциясе кабул ителгән 6нчы ноябрь көненә туры килде. Моның үзенә күрә бер хикмәте дә бардыр! Казан ханлыгы 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынганнан, дәүләтчелегебезне югалтканнан бирле бу ике Гаеттә тәүге тапкыр Ил башлыгыбыз, хөрмәтле Президентыбыз үз халкы арасында бәйрәм намазында катнашты. Бу үзе бер могҗиза түгелме?! 459 ел буена тилмереп көткән тарихи намазлар бит бу, милләттәшләрем! Ислам мәмләкәтләрендә мөселманнар бер-берсен суеп яткан, чолганышлар барган, үзебезнең суверенлыгыбыз сувенир хәленә төшерелгән, Конституциябезне дә Россиянеке белән судлар аша тәңгәлләштерүләренә юл куелып килгән бер дәвердә республикабыз башлыгының бу адымын чын мәгънәсендә могҗиза, батырлык итеп кабул итәргә кирәктер, минемчә!
Урамда ничек кенә суык булмасын, мөселманнар Татарстанның җәмигъ мәчете саналган «Мәрҗани» мәчетенең ишегалдына гына сыеша алмыйча, трамвай юллары үтә торган юл өстенә тиклем җыелганнар иде. Суык көндә Президентыбызның халкы арасында булуы, халкы белән бергә булуы күпләрнең туңган күңелләрен җылыткандыр, киләчәгебезнең якты булачагына ышаныч биргәндер. Динле Илбашыбыз киләчәктә дә халкыбызның ышанычын аклар, хәзерге авыр шартларда милләтебез һәм динебезне саклап калуда кулыннан килгәннең барысын да эшләр дип өметләнәсе, ышанасы килә! Бик килә! Республикабыз Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәйз: «Коръәндә, кавеме нинди - җитәкчесе шундый», - дип әйтелгән ди бит. Бу сүзләрдән чыгып, Ил башлыгыбызның намазга басуы да милләтебезнең динлелеген ассызыклый дигән сүз. Президентыбыз үзе үк үрнәк күрсәтеп торганда, аның бу күркәм гамәленнән үзебез дә үрнәк алыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading