Шәһри Казан

«Чалма ул – иң зур бүләк»

Чалма осталары Казанда бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе - Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имам хатибы Тимур хәзрәт Ибраһимов. Тимур хәзрәт, Оренбург югары хәрби авиация училищесын тәмамлап, 27 ел хәрби хезмәттә була. Пенсиягә чыгуга, дини гыйлемгә сусап, Казанга килә һәм «Исламны кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәдә укый...

Реклама

- I курсны тәмамлагач, Исхак хәзрәт Лотфуллин: «Киләсе елга, мәдрәсәне тәмамлап, мәхәлләләргә имам булып китәчәксез, бер җомга намазын үткәрсәгез, диплом эшегезне тапшырган булырсыз, әмма сезнең өстегездә чапан белән чалма булырга тиеш», - диде. Каникулларга мин башта гаиләм янына - Ташкентка киттем, аннан Наманганга - әнине күрергә бардык. Шунда намаз укырга бер мәчеткә бардым һәм имамнан чалманы ничек урарга икәнлеген күрсәтүне үтендем. Ул ураган чалманы өйгә алып кайттым да, сүтеп, янәдән чорнап карадым. Шул рәвешле кулымны күнектердем, - дип искә ала ул вакытларны хәзрәт.
Казанда исә иң оста чалма ураучы Габделхак хәзрәт Саматов була. Тимур хәзрәт аны үзенең остазы дип саный, чөнки чалма урау серләрен аңа чынлап торып нәкъ менә Габделхак хәзрәт төшендерә. 2005 елда, «Кол Шәриф» мәчете ачылу уңаеннан, бөтен имамнарга да җитәрлек итеп 500 чалма әзерләү бурычы куела. Габделхак хәзрәтнең моның кадәр заказны үтәргә вакыты да, сәламәтлеге дә булмый һәм бу эшкә җаваплы итеп Тимур хәзрәтне куялар. Ярдәмчеләре булышлыгында әлеге эшне уңышлы гына башкаргач, Татарстан мөселманнарының IV съездына 150 чалма әзерләргә кушыла. Шул рәвешле Тимур хәзрәт чалма ясауның зур остазына әверелә. Көненә иң күбе 35 чалма урарга туры килде миңа, бу - минем шәхси рекордым, дип елмая чалма остасы.
Ә хәзер исә хәзрәттән чалма ничек уралуын сорашыйк.
- Моның өчен унбер метр марля һәм фәс кирәк. Фәс, үзенең формасын югалтмасын өчен, эчке яктан картон белән әйләндереп алынган. Фәсне агач пүләненә утыртып куеп, марляны чорныйбыз. Бу эшне өйдә башкарып булмый, чөнки анда бүлмәләр тар. Чалма урау өчен иркен урын - киңлеге унөч метр булган җир кирәк. Ярдәмчеләрең булса, эш тизрәк тә бара.
- Тимур хәзрәт, белүемчә, элек ерак юлга чыгучылар өчен чалма мәҗбүри баш киеме саналган.
- Чалма ерак юлга, әйтик, хаҗ кылырга чыгып киткән мөселманнар өчен кәфенлек ролен дә үтәгән. Юлда нинди генә хәлләргә очрамаган алар, күбесе үлеп тә калган. Чалманы унбер метрлы марлядан ясауның хикмәте шунда да инде. Елгалар, чокыр-чакырлар, таучыклар аша үткәндә дә, коедан су алып эчкәндә, яраларны бәйләгәндә дә ярдәм иткән ул.
- Чалма пычранган очракта нишләргә?
- Иң элек аны пычратмаска тырышырга, чиста куллар белән генә тотарга кирәк. Хәзер бит тузанлы, пычрак юлларда йөрмибез. Кадерләп кенә тотабыз аны. Пычранган очракта да марлясын алып, яңасын чорнарга була. Гадәттә, бер чалманы бер ел кияргә мөмкин.
- Чалма урау күпме вакытны ала?
- Ике сәгать ярым җитә, әмма аны берара урамый торсаң, кул бу эшне оныта. Аны һаман күнектереп торырга кирәк.
- Бер чалманың бәясе күпме тора?
- Мең ярым. Бу эштә үзләрен сынап карарга теләүчеләр булса, миңа мөрәҗәгать итсеннәр. Бик рәхәтләнеп өйрәтәм. Дәресләр бирүемне сораучылар бар, әмма сирәк. Чалманы миннән күбесенчә бүләккә алалар. Мөселманнарда чалма ул - иң зур бүләк.
Бер хәдистә, мөселман кеше белемгә өйрәнеп, белгәнен дин кардәшенә өйрәтсә, шул сәдаканың иң яхшысы булыр, диелгән. Тимур хәзрәтнең дә үз укучылары-өйрәнчекләре бар, биргән белемнәре, күнекмәләре аның үзенә дә савап булып барып ирешсен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: