Ахирәтем дип дөньягызны онытмагыз, дөньям дип ахирәтегезне онытмагыз, дип әйтергә ярата ул. Бүген башкалабыздагы “Бишбалта” мәчете имам-хатыйбы, мөфти Госман хәзрәт Исхакыйга 65 яшь тула.
Хәзер мөфти түгел ич инде ул дисезме? Беренчедән, кем әйтмешли, элекке милиционерлар булмый. Икенчедән, мөфти сүзе гарәпчәдән татарчага аударганда фәтва бирүче, ягъни дини мәсьәләләрне шәрехләүче, ачыклык кертүче дигәнне аңлата. Бүген дә чирек гасыр элек булган кебек ачык йөзле, киң фикерле, әнисе Рәшидә абыстайны искә алып сөйли башласа, күз төпләрендә энҗе бөртекләре хасил булучы шәхесебез ул.
Чирек гасыр дип язуым шуңа: аны 1997 елдан бирле беләм. Татарстанның беренче мөфтие, җизнәсе Габдулла хәзрәт Галиуллин янына һәртөрле дини мәсьәләләргә ачыклык кертүен сорап килгәндә, еш кына мөфти мәшгуль булып, мөфти урынбасары булган Госман хәзрәт сорауларыма җавап бирә иде. Инде мөфти булып сайлангач, 1998 елның 14 февраленнән аның белән тагын да якынайдык. Ул көнне Татарстан мөселманнарының берләштерелгән корылтае булып, җизнәсе урынына кайнеше сайланды. Шул көнне кичен, дөресрәге, төнгә каршы без яңа сайланган, куш йөрәкле Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт белән Чаллыга сәфәр чыктык. Мондый көнне юньле хуҗа этен дә ихатасыннан чыгармый, дип әйтәләр. Җәяүле буран тузынган бик шомлы көн иде ул. Ни гаҗәп, яшь мөфти шүрләп тормады. Мин дә, Аллаһка тапшырып, мөфти үзе булгач, Ходай Тәгалә саклар әле, дип аларның арабасына кунакладым. Чаллыда нинди ашыгыч эше булгандыр, хәтерләмим. Шактый яхшы беләм: әлеге сәфәрдән соң, мөфти хәзрәт көнкүрмешендә, Татарстан, Россия мөселманнары тормышында куанычлы вакыйгалар, сөенечле мәшәкатьләр генә түгел, катлаулы вазгыятьләр, сәер вакыйгалар да шактый булды. Әнә кияве Сөләйман хәзрәт Зарипов, суга төшкәндәй, көпә-көндез юкка чыкты. Шөкер, ул тамчы да үзгәрмәде. Хәер, чәчләренә чал кунды. Монысы инде ир-атларны бизи генә.
Миңа иң охшаганы шул: ахирәтем дип дөньягызны онытмагыз, дөньям дип ахирәтегезне онытмагыз, дип әйтергә ярата, урталыкны тотарга тырыша хәзрәт. Әлбәттә, хәләл-хәрам мәсьәләсендә бер адым да артка чигенми ул. Шул ук вакытта, динне авырайтмагыз, Раббыбыз безгә үзебез күтәрә алырлык сынаулар гына биргән, дип чикне узмаска чакыруы да бик урынлы аның.
Әле менә үзебезнең Казанда эшли торган кыска дулкынлы бер татар радиосында, дини мәсьәләләрне үтә нечкәләп аңлатуларына эчем пошып тора. Динебез алай ук катлаулы, таләпчән түгел бит инде, егетләр! Бәлкем, дингә тирән кереп киткәч, шулайдыр да. Әмма радио дигән нәрсә киң халык катлауларына адреслана. Радио тыңлаучыларыбызның мотлак күпчелеге әле дингә кереп кенә бара дип беләм. Шуңа күрә хәзрәтләребез, эфирга чакыргач, кызып китмәсеннәр, чама хисен югалтмасын иде. Дингә ныклап кергән кеше, тора-бара, укый-укый, моны үзе дә аңламый калмас. Шушы хакта Госман хәзрәт белән киңәшләшәсем бар әле. Шәт мине хуплар дип уйлыйм.
Рәшит Минһаҗ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар