16+

Чирмешәндә дәгъват марафоны

Хәзер авыл җирендә дә мәчетләргә халыкны җыеп вәгазьләүнең яңа ысуллары пәйда булып кына тора. Кайчандыр авылыбыз мәчете янәшәсенә янкорма төзеп, Рамазан аенда шунда ифтар мәҗлесләре оештырылуы хакында язган идем инде. Ә менә мәчетнең үзендә авыл җирләрендә моңа кадәр аш мәҗлесләре оештырылганын күргәнем юк иде әле. Узган атна җомга кичләренең берсендә...

Чирмешәндә дәгъват марафоны

Хәзер авыл җирендә дә мәчетләргә халыкны җыеп вәгазьләүнең яңа ысуллары пәйда булып кына тора. Кайчандыр авылыбыз мәчете янәшәсенә янкорма төзеп, Рамазан аенда шунда ифтар мәҗлесләре оештырылуы хакында язган идем инде. Ә менә мәчетнең үзендә авыл җирләрендә моңа кадәр аш мәҗлесләре оештырылганын күргәнем юк иде әле. Узган атна җомга кичләренең берсендә...

Баксаң, Чирмешән районында һәм аңа якын булган авыл җирлекләрендә мондый дәгъват чаралары оештыру инде узган елның ноябреннән үк марафон рәвешендә башланып киткән икән. Баштагы мәлләрне мондый чараларны ике атнага бер генә оештыра торган булсалар, хәзер мөселманнар атна саен җомга кичләрендә берәр авыл мәчетендә җыелышып вәгазьләнәләр, Бөек Раббыбызга мактау вә догаларын ирештерәләр. Безнең авылда узган мәҗлескә кадәр районыбыз мөселманнары күрше Әлмәт районының Елховой авылы мәчетенә җыйналган булган, безнең авылдан соң эстафетаны күрше Кара Чишмә мәхәлләсе алды, аннан Лашман авылында да шундый җыен узды. Бу атнада исә чират Түбән Кәминкә авылында. Әлеге дәгъват чараларында мөхтәсибебез Минсәгыйрь хәзрәт Миншин белән Чирмешән җәмигъ мәчетенең имамы Хәбир хәзрәт Ханов та катнаша. Мондый күркәм мәҗлесләрнең алар фатихасы белән үтүе нур өстенә нур булып тора.
Керкәледә узган мәҗлестә миңа да вәгазьләнергә насыйп булды. Бу чара хаҗ мәсьәләләренә багышланган иде. Бездә мондый тематикадагы җыен инде икенче мәртәбә уза икән. Быел Чирмешән районыннан әлеге изге сәфәргә ике дистәгә якын кеше барып кайткан булса, шуларның дүртесе авылдашларым - апалы-сеңелле Мөгазәмә һәм Мәкъсүмә Фәттаховалар һәм күршеләребез - абыйлы-сеңелле Илүзә белән Илшат Гатиннар. «Юлга чыксаң, дустың үзеңнән яхшырак булсын! Кемнең кемлеге сәфәрдә беленә! Сәфәрең җиңел булсын дисәң, иң мөһиме, үзегезгә җитәкче сайлаганда ялгышмаска кирәк», - дип сөйләде Илшат абый, үзенең җитәкчесе Габделбасыйр хәзрәтне рәхмәт сүзләре белән телгә алып, һәм быел хаҗ кылырга ниятләүчеләргә юллама алу мәсьәләсен хәзердән үк кайгырта башларга, урын алып калуны ашыктырырга киңәш итте. Аннан үзләре хаҗи булуга ирешкән һәм хаҗ сәфәрен оештыруда катнашып караган мөселманнар, мисаллар китерә-китерә, мәчеткә җыйналган халыкка хаҗның мөһимлеге хакында сөйләделәр.
«Күптән түгел Чиләбе өлкәсенә метеорит кыйпылчыгы төште. Телевизорлардан көне-төне шул хакта сөйләп тордылар. Байлыгы булган халык ашыга-ашыга шул таш кыйпылчыгын күрергә чабышты. Ә менә Ибраһим пәйгамбәр тарафыннан барлык мөселманнар өчен әманәт итеп калдырылган хаҗ сәфәрен кылырга, Кәгъбәтуллада торучы, җәннәтнең үзеннән иңдерелгән ташны күреп кайтырга никтер шулай ашыкмыйбыз. Ә бит кендек каныбыз тамган җир Татарстан булса да, атабыз Адәм җиргә төшерелгән, иң куәтле диннәргә башлангыч биргән Ватаныбыз ул изге хаҗ урыннары. Шуңа күрә дә ул җирләрдә бер булган кешенең күңеле гел шунда тартылып тора. Күп кеше акчасын кызганмыйча әллә кайсы илләргә сәфәрләр кыла, берсеннән-берсе уздырып йортлар сала, кыйммәтле машиналар ала, өй эчләрен бөтен диварга җәелгән телевизорлар белән җиһазландыра. Ә шушы безне Аллаһтан ераклаштыручы, вакытыбызны исраф итүче телевизорларның бәясе хаҗ сәфәренең ярты бәясенә тиң булуы яки бөтенләй хаҗ сәфәренә җитәрлек күләмдә торуы хакында уйлап та карамыйбыз. Байлыгыбыз һәм сәламәтлегебез була торып та: «Ярар, өлгерербез әле хаҗга барырга, без әле яшь», - дип акланабыз, үзебезнең өстәге бурычны һаман «аннары»га калдыра киләбез. Ә бит вакыт төшенчәсен Аллаһ безне сынар өчен биргән. Кайчан бакый дөньяга күчәсебезне беребез дә белми. Безгә һәр көн саен тәүбәгә килергә форсат булып яңа таң туа. Ә ул бер көн тумаска һәм Адәм балалары гөнаһлы яки имансыз килеш җир йөзеннән китеп барырга да мөмкин бит. Аллаһ сакласын...» - дип вәгазьләде халыкны үзенә дә хаҗ сәфәрләре оештырырга насыйп булган хәзрәтләрнең берсе.
Икенче бер хаҗи хәзрәт хаҗ сәфәре өчен ниятнең мөһимлеге, нияте булган кешегә Аллаһ үз ярдәмен бирмичә калмавы хакында мисаллар китерде: «Хаҗга баруны ниятләгез дә акрынлап акчагызны җыя башлагыз. Максат куйсаң, Аллаһ насыйп итсә, аңа ирешеп була ул, бүген-иртәгә булмаса да, кайчан да бер теләгегез кабул булыр, Иншаллаһ! «Нигә хаҗга барырга ниятләмисең?» - дигән сорауга, бер әби: «Кая инде миңа, пенсиям дә бик кечкенә бит, улым», - дип җавап биргән иде. «Соң син балаларыңны җый да: «Менә мин сезне тәрбияләп үстердем, гел сезнең хаҗәтләрегезне кайгыртып яшәдем. Инде хәзер үземнең хаҗәтемне үтәргә мөмкинлек бирегез. Мин пенсиямне хаҗ сәфәре кылу өчен җыя башлыйм», - дип әйт дидем». Әбинең шул сүзләрен ишетүе булган, Аллаһның рәхмәте, бер улы: «Әни, хаҗ өчен күпме акча кирәк - үзем түлим», - дип, шул елны ук әнисенә хаҗ юлламасы алган. Икенче бер очрак. Мәчеттә идән юучы бер апага: «Быел син дә тәвәккәлләп хаҗ сәфәрен ниятлә инде, әйдә!» - дим. «Минем андый акчаларым юк шул, улым, теләгем булса да, булмас инде», - ди бу миңа. «Ә син шулай да ниятләп кара әле, Аллаһ ярдәм итә ул!» - дигәч: «Ярар соң!» - диде бу. Шуннан озак та үтмәде миңа әлеге апаның туганы шалтыратып ята: «Хәзрәт, әнине хаҗга җибәрмәкче идем, үзенә генә йөрергә авыр. Аңа ярдәмгә иптәш итеп апамны да җибәрсәм, ничегрәк булыр икән, ярармы?!» - ди. Апасы әле берни дә белми, яңа гына ниятен кылды, ә монда инде Аллаһның рәхмәте барып та иреште. Шуңа күрә сезнең дә күңелегездә ниятегез булсын!» - дип чыгыш ясады хаҗи хәзрәтләренең икенчесе.
Хәер, мисаллар артыннан ерак барып йөрисе дә түгел, үзебезнең күрше Туймәт авылыннан Зөһрә апа Галимовага да уйламаган җирдән хаҗ кылу максатына ирешергә насыйп була. Былтыр аның улы Ильяс Азнакайда узган мөселман Сабан туенда көрәшеп, беренче урынны алуга ирешә һәм хаҗ сәфәренә юллама белән бүләкләнә. Дөрес, хаҗ сәфәренең бәяләре артып китү сәбәпле, тагын бераз акча өстәргә туры килә Галимовлар гаиләсенә. «Чирмешәндә татар зиратын һәм җәмигъ мәчетен торгызуда башлап йөргән, шунда беренче имам булып торган әтием Талиб Мотыйгуллин, Согуд Гарәбстаны патшасының шәхси чакыруы буенча, хаҗга барган булган. Менә инде, Аллага шөкер, миңа да изге җирләребезне күрү насыйп булды. Ике көн рәттән әнием Мөршидә һәм иремнең апасы Фахирә өчен дә гомрә хаҗы кылдым. Хәзер инде әтигә патша бүләк итеп җибәргән Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укырга өйрәнергә һәм, хаҗларыбызга хилафлык китермичә, дөрес яшәргә язсын иде», - дип сөйли уникенче елын намазда үткәрүче өч бала анасы, пенсиядәге мәктәп укытучысы Зөһрә ханым, эченә сыймаган шатлыгыннан балкып.
Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсем килә, районыбызда дәгъват марафонын оештырып җибәргән, дини яшәешебез өлкәсендә җанлылык булдырган һәм шушы күркәм мәҗлес-чараларны үткәрүне тәэмин итеп торучыларның һәркайсына ниятләренә күрә Аллаһның рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын иде, Амин!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading