16+

Чукындыра яздылар

Башкала урамнарында хәер сорашып утыручы сукбайлар шактый. Алар бигрәк тә мәчет тирәләрендә күп. Хәйран ярыйсы гына киенеп, Кремль эчендәге «Кол Шәриф» мәчете янына да үтеп керәләр. Шулай беркөнне дустым белән шунда җомга вәгазенә бардык. Аннан кайтканда Спас манарасы тирәсенә җитәрәк яулык бәйләгән бер әбигә күзебез төште. «Мәчеттә дә сәдака бирә...

Башкала урамнарында хәер сорашып утыручы сукбайлар шактый. Алар бигрәк тә мәчет тирәләрендә күп. Хәйран ярыйсы гына киенеп, Кремль эчендәге «Кол Шәриф» мәчете янына да үтеп керәләр.
Шулай беркөнне дустым белән шунда җомга вәгазенә бардык. Аннан кайтканда Спас манарасы тирәсенә җитәрәк яулык бәйләгән бер әбигә күзебез төште. «Мәчеттә дә сәдака бирә алмадык, берничә атнадан сессия җитә, бу әбигә хәер бирми булмас», - дим. Икебез дә эчтән «бисмилла»ларны укып, уң кулларыбыз белән ун сумлыкларны сузган идек, әби дигәнебез башкалар кебек изге теләкләрен дә, рәхмәтен дә әйтеп тормады. Акчаны тартып диярлек алып, кулларын уңга-сулга болгап, «... отца и сына и светого духа…» дия-дия чукына башламасынмы. Ярый әле безне дә чукындырмады...
Заманында әти белән дә шуңа охшаш кызык хәл килеп чыккан булган. Арча районының бер рус авылына баргач, моңа кемнедер бик озак көтәргә туры килә, ашыйсы килә башлый. Карый, ниндидер капкасы булмаган «капка төбендә» халык җыелган, бушка нәрсәдер өләшәләр. Ниндидер кабартма... Әти дә барып ала, икенчесе аны чукындыра... Әйбәт булды бит әле. Берәү генә аз, тагын берне барып ала бу, тагын шул ук хәл кабатлана. Аның каравы тамак тук.
Авылга кайткач күргәннәрен әнисенә сөйләп бирә. Ә ул исә, улына шайтан иярткәннәр дип коты алынып, шул шайтанны куар өчен, күрше-тирәдәге бөтен әбиләрне җыя, әтине караватка яткызып, чиратлашып көне-төне өшкереп чыгалар болар.
Атна буе әтинең «иманын укытканнан» соң гына, авыл халкы аның белән исәнләшә башлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading