Моннан берничә ел элек мәчетләргә һәм мәчет кешеләренә кагылышлы фикерләремне язарга утыргач, мин бу эшемнән тыелып калдым. Ничектер, бөтен тулылыгы белән таныш булмаган, ни дисәң дә, изге дип саналган дин өлкәсенә тел тидерергә хакым юк кебек иде. Тик, тора-бара күңелемнән чыгарып атарга тиешле уйларым, һич тә тынычлык бирмичә, көчәя генә...
Инде күңелгә килгән алга килә дигәндәй, бүгенге көннәрдәге мәчет һәм дин әһелләре белән бәйләнешле хәлләрне күрү минем ул чактагы шикләнүләремне тәмам юкка чыгарды. Кабат искә алып уйлап карасам, анда языласы сүзләрем бөтенләй гөнаһсыз, бик гади генә булганнар икән бит: мәчет кешеләренең китергән сәдакаларга канәгатьсезлек күрсәтүләре, мәет өстендә укыган өчен күбрәк акча таләп итүләре, үтисе йолаларын, багышлыйсы догаларын, ярты-йорты, тиз-тиз башкарып, башка җиргә китәргә ашыгулары, мәчеткә киңәш сорап барган кешегә киңәш түгел, ә урынсыз кисәтүләр ясау очраклары һ.б. Шул нәрсәләргә борчылып, минем ул чакта: «Болай булса, кешеләр мәчеткә тартылмаслар, ә, киресенчә, аннан бизәрләр генә», - диясем килгән иде. Инде бүген үземә дә көлке булып тоела минем ул беркатлылыгым. Кая инде ул безнең «вак-төяк» борчулы сүзләргә колак салырлык чын дин әһелләре? Хәзерге мәчет «картлары», әнә, «джип»ларда гына җилдерәләр, чит илләрдә генә ял итәләр, зур байлыклар туплагач, шунда күченеп үк китәләр!..
Үзгәреш чорлары башланган елларда дингә сусаган халык дәррәү мәчетләргә юнәлде. Дини мәҗлес, кунак ашлары уздыру, корбан чалулар - бөтенесе бер-берең белән уздырышып үткәрелә башлаган иде хәтта. Шул арада яхшы гына акча эшләп алырга өлгергән кешеләр аеруча үзләрен күрсәтергә ашыктылар. Билгеле инде, ул кешеләр советлар вакытында да «йоклап ятканнардан» түгел иде. Гади халык үзенчә шатланды, хәленнән киләме, юкмы, шул акчалылар артыннан калмаска тырышып, мәҗлес үткәрсә, соңгы тәңкәсен туздырып булса да, кунаклары каршында йөзен кызартмас өчен, җан тырмашты.
Әйе, яңа тормыш белән яши башлады халык, тик, аны һәркем үзенчә аңлады. Тормыш иске булса да, яңа булса да, тормыш инде ул. Ә көнкүрешне эшләргә өйрәнгән кеше эшләп, урларга, таларга өйрәнгән кеше урлап, талап алып бара. Мәчетләргә дә шул ук кешеләр йөри, кайсы эшләп тапкан малыннан сәдака илтә, ә башкалары сәдакага килгән мәчет байлыгына хуҗа булырга ашыга.
Әнием яшь чагыннан ук дин тоткан кеше булганга, мин бу нәрсәләрне читтән күзәтеп, нык борчыла идем. Инде үзем дә олыгаеп барганга, кайчакларда әнием белән кунак өстәлләрендә утыргалыйм һәм әле кичә генә сыра сатып, алдашып, баеп яткан, һәм кинәт кенә дини булып киткән, белер-белмәс дога кылып түр башында утыручы адәмнәрне күргәч, тормышның әнием уйлаганча яхшы якка түгел, ә, киресенчә, бозыклыкка таба баруын сизенми мөмкин түгел иде. Тормышны беләсең килсә, ерак барып йөрисе юк бит ул, бары халык арасында булырга гына кирәк. Билгеле инде, күңелем сизенгән нәрсәләр турында әнием белән дә бүлешәсем, аны урынсыз «сукыр» ышанулардан арындырасым килә иде минем. «Дингә тел тидерә күрмә, кызым», - дип әнием мине туктата гына, һич тә сүземне тыңламый иде. Тик, бер тапкыр трамвайда барганда көтмәгәндә генә без белгән иң дәрәҗәле абыстайның килеп кереп, үзеннән дә олы кешене: «Ничек оялмыйча абыстайга урын бирми утырып барасың? - дип сүгүен күргәч, сүзләремә әнием бераз колак сала башлады. Баштарак әлеге абыстайның: «Бар малыңа канәгать була белергә кирәк», - дигәнен тыңлаган, инде байтак кына мал-мөлкәтнең хуҗасы булып алгач: «Татар бай булырга тиеш, аның йорты да, коттеджлары да булырга тиеш», - дип башкачарак сөйли башлаганын ишеткән әнием дә «дингә» тел тидерүнең куркыныч нәрсә түгеллегенә ышана иде инде. Дин башка, мәчет кешеләре башка икәнлекне шушы кешеләргә карап аңлады бугай ул.
Бүген шуңа шатланам, ярый әле мәчет кешеләре белән бәйләнешле соңгы вакытлардагы хәлләрне әнием күрмәде...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар