Күптән түгел Европада шактый дәрәҗәле бер дин белгече чыгарган яңа фәтва интернет челтәрләрендә зур бәхәс кузгалтты. Әлеге мулла «хатын-кызларны бозыклыктан сакларга теләп» язган фикерләрен «Таймс оф Индиа» газетасында бастырып чыгарган. Хатын-кызлар кыяр, кишер, банан, ташкабак ише йомры озынча яшелчәләрне кулларына алырга яки авызларына кабарга тиеш түгел икән. Чөнки, имештер, хатын-кыз...
Шулай да мулла әлеге төр ризыкларны ашау рационыннан төшереп калдырырга кирәк дигән нәтиҗә чыгармый. Әгәр дә бу ризыклар ваклап туралган, үзенең беренчел формасын җуйган икән, димәк, нәфис затларыбызга шикләнмичә ашарга рөхсәт ителә. Ягъни фәтваның формуласы форма үзенчәлегендә. Хәзер Европа илләрендәге мөслимәләр аптырашта, алар яңа шәригать канунына буйсынырга да, буйсынмаска да белми. Шулай да интернет челтәрләрендә, мөселман хатын-кызына хас булганча тыйнаклык саклап, алар үз фикерләрен белдереп, катгый чыгышлар ясамый. Ә ирләре исә социаль челтәрләрдә яңа таләпләрне мыскыллап рәхәтләнеп көлә.
Безнең менталитет шундый дип әйтимме икән, гадәттә кибеттән булсынмы, базарданмы, көндәлек ризык-мазарны хатын-кызлар сайлый. Кайбер түтиләр, арадан иң әйбәтен эләктерим дип, сатып алырга уйлаган әйберләрне сәгатьләр буе капшап торырга мөмкин. Нишләтәсең, хатын-кызның табигате шундый, күрәсең. Ике кулына дыңгычлап азык-төлек төялгән ике сумка күтәргән алпавыттай хатыннар - безнең илнең типик «нәфис затлары». Нужа күреп, эшләп үскән татар хатын-кызларына нәрсә инде ул ун-егерме килограммлы йөк! Ә ир-атлар барса шул елга бер ярминкәгә баралардыр. Яратмыйлар алар базарда вак-төяк җыеп йөрергә. Дөрес, хатыннары артыннан бер адым да калмыйча капчыгын күтәреп теркелдәүче ирләр дә бар. Хәер, моның ише тузга язмаган фәтваларны чынга алып, барлык мөселман ирләренә дә хатыншаланып, базар буйлап яшелчә сайлап йөрергә туры килмәгәе.
Хәзерге заманда бусы - ир, бусы хатын-кыз эше дигән төшенчәләр бетсә дә, татар гаиләләрендә барыбер ниндидер язылмаган кануннар яши бит әле ул. Дөньяда иң шәп аш-су осталары булып ир-атлар саналса да, өйдә гаилә учагының сакчылары - хатын-кызларыбыз ризык әзерли. Татар ир-егетләре гомер-гомергә кәләш сайлаганда аның аш-суга, кул эшләренә осталыгын сынаган. Минем фикеремчә, кыярдан булсынмы, кишердән яисә башка йомры озынча яшелчә, җимештәнме, ризык әзерләгәндә хатын-кыз күбрәк тәмле ризык белән сыйлап, гаиләсенең ихтыяҗларын канәгатьләндерү, шул рәвешле иренең күңелен яулау турында уйлый торгандыр. Ә иренең тамагы тук булса, хатын-кыз үзе дә һәр нәрсәдән канәгать булачак. Кайбер муллаларның башларына мондый фантазия керә икән, димәк, алар үз көчләренә ышанмый башлаганнар һәм беренче чиратта хатын-кызның уендагы бозыклык турында түгел, ә үзләренең ирлек сыйфатлары югалуга борчылалардыр кебек.
PS. Әле шунысы да бар, сугыш елларында безнең 10-12 яшьтәге әбиләребез кечкенә генә кулларына эш кораллары алып колхозның төрледән-төрле авыр эшендә эшләгән. Авыл җирләрендә йорт-бакча эшләре бүген дә күбрәк хатын-кыз җилкәсенә төшә. Алар көрәген дә, сәнәген дә тота, җәй буе су сибеп кыярын да үстерә, тозлый да. Күбесенең ирләре хатыны бакчада кайнашкан арада шул тозлы кыяр белән сыйланып, шешә төбе бушатып ята. Уйлап карасак, көрәк, сәнәк саплары да йомры озынча бит. Җиде кат тир түккәндә хатыннары алай-болай «шәһвәтләнеп» китеп, бер-бер «бозык гамәл» эшләп ташламагайлары диюем.
Бу уңайдан Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның уй-фикерләре белән бүлештем:
- Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә «Хәләлне хәрам, хәрамны хәләл дип әйтү ярамый», диелгән. Аллаһ Сөбеханә вә Тәгалә бу ризыкларны безгә хәләл кылган икән, аларны хәрамга чыгару тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар