16+

Дин гыйлемен яшьтән өйрәтик!

Безнең Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында берничә ел рәттән җәйге тәрбия лагеры үткәрелгән иде. Аны шәһәрнең үзәк мәчете оештырды. Бирегә Түбән Кама шәһәр һәм районыннан гына түгел, республикабызның төрле төбәкләреннән килгән балалар да ял иттеләр. Менә 7-8 ел буе бу лагерь башка җирдә оештырылган иде. Ә быел, Аллаһы Тәгалә...

Дин гыйлемен яшьтән өйрәтик!

Безнең Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында берничә ел рәттән җәйге тәрбия лагеры үткәрелгән иде. Аны шәһәрнең үзәк мәчете оештырды. Бирегә Түбән Кама шәһәр һәм районыннан гына түгел, республикабызның төрле төбәкләреннән килгән балалар да ял иттеләр. Менә 7-8 ел буе бу лагерь башка җирдә оештырылган иде. Ә быел, Аллаһы Тәгалә...

Безнең Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында берничә ел рәттән җәйге тәрбия лагеры үткәрелгән иде. Аны шәһәрнең үзәк мәчете оештырды. Бирегә Түбән Кама шәһәр һәм районыннан гына түгел, республикабызның төрле төбәкләреннән килгән балалар да ял иттеләр. Менә 7-8 ел буе бу лагерь башка җирдә оештырылган иде. Ә быел, Аллаһы Тәгалә теләге белән, авылыбызга кабат кызлар мөселман лагеры әйләнеп кайтты. Җитмеш кыз бала 14 көн буе авыл мәктәбендә урнашкан шушы лагерьда ял итте, дини тәрбия алды. Каян гына килмәгәннәр алар. Ә иң гаҗәбе - Аллаһы Тәгаләнең кодрәтедер инде, лагерь ачылган көндә яздан бирле күренмәгән яңгырның явуы.
Авылыбызның һавасы саф, каеннар арасында урнашкан мәктәбебезнең бөтен уңайлыклары бар: көнгә биш тапкыр ашату, зур дин әһелләре белән очрашу, вәгазьләр тыңлау, кыскасы, балаларга күңелсезләнергә, сагынырга ирек булмады. Ике атна эчендә без - мөгаллимәләр балаларга дини тәрбия бирү өчен бөтен тырышлыгыбызны куйдык. Иман дәресләре, шәригать хөкемнәре, әдәп-әхлак, Коръәнне дөрес уку-ятлау 9-15 яшьлек балалар аңларлык дәрәҗәдә эшләнде. Нинди генә чаралар үткәрелмәде: күңелле спорт уеннары, урманга походлар, Сабан туе, бәйгеләр, авылыбызның ак әбиләре белән мөнәҗәтләр әйтү дисеңме!.. Ә Әлмәт шәһәре аттракционына сәяхәт ялны тагын да тулыландырып җибәрде. Соңгы көнне учак тирәсендә кызларның бер-берсе белән хушлашуларын күргәч, тәрбиячеләрнең дә күзләре яшьләнде.
Әлеге җаваплы эшне оештыруда төп иганәчеләр белән эшләүче Түбән Кама шәһәре Үзәк мәчете имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга, шушы газета битләре аша, әти-әниләрнең дә рәхмәтен җиткерәбез. Мөселман лагеры турында ишетү белән, үзебезнең авыл халкы да ярдәм кулы сузды. Бу юмартлыклары үзләренә әҗер-саваплар булып әйләнеп кайтсын иде! Лагерь эшчәнлегенә үз хезмәтләрен керткән мөселман кардәшләребездән дә Аллаһы Тәгалә разый булсын!
Шушындый тәрбияви лагерьлар күбрәк оештырылса, әти-әниләр балаларын бик теләп йөртерләр иде. Кечкенәдән дин гыйлемен, әхлакый сыйфатларны өйрәнеп үскән балаларыбыз бик бәхетле булып, тормышта үз туры юлларын табарлар, иншаллаһ!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading