Соңгы вакытта, шартлатулар, терактлар саны артып китте. Кызганыч, күбесен ислам дине, мөселман халыклары белән бәйләп күрсәтәләр. Үзен мөселман дип йөрүче кеше террорист була аламы? Әгәр Аллаһыга инанган адәмнең кешелеккә каршы кулы күтәрелсә, бу вәхшилекнең чыганагы кайда? Бераз шушы нәрсәләр турында язып карарга булдым, Раббым Үзе ярдәм итсен.
Гаделлек
Иң элек Пәйгамбәребез вакытында булган бер вакыйганы искә төшерик. Бервакыт, Аллаһының илчесе кешеләргә мал өләшкәндә, аның янына ЗульХувайсира исемле кеше килә һәм: «Әй, Аллаһының илчесе, гадел бул!» - дип әйтә. Пәйгамбәр аңа: «Кайгы сиңа, әгәр мин гадел булмасам, тагын кем гадел булыр? Әгәр мин гаделлек кылмасам, син зур югалтуда һәм хәсрәттә булырсың», - дип әйтә (Бохари һәм Мөслим риваяте.).
Әйдәгез, шушы вакыйгадан чыгып, үзебезгә сорау бирик: әлеге кеше тормыштан нәрсә эзли һәм нәрсәне таләп итә? Сөбханаллаһ, ул гаделлеккә омтыла. Кешенең гаделлек эзләве начармы? Әлбәттә, юк, гаделлек - диннең нигезе. Аллаһы Тәгалә: «Гадел булыгыз!» - диде («Мәидә», 8 нче аять).
Кешенең гаделлек эзләве куандыра, әмма, бу кеше үзе өчен билгеләгән «гаделлекне» Аллаһының сайлап алган илчесендә дә күрмәде. Аның гаделлекне таләп итүе безнең ише гөнаһлы кешеләрне генә түгел, хәтта ахыр пәйгамбәрне дә залим итеп күрүенә сәбәп булды. Тормышта гел шулай бит ул, кайберәүләр башта үзләренә «дини кыйммәтләрне» төзиләр, аннары, шуларны башкаларда тапмагач, дошман күрә башлыйлар.
Әллә бүген шундый «гаделлек» эзләүчеләр азмы җир өстендә? Бервакыт, тәхрирчылар мәчетләр буйлап йөреп, җомга намазларында торып: «Әй, имам, Аллаһыдан курык! Кая гаделлек?» - дип кычкырдылар. Ярый ла үзләре генә кычкырып калса, ә бит күпме кешеләрнең эчләренә шайтан: «Алар бит гаделлек эзлиләр. Коръән аятьләре, хәдисләр китерәләр», - дигән шикләр салды.
Газиз кардәшләрем, шайтанның мәкерлегеннән сакланыгыз. Күпме кешеләрне шайтан мең төрле хәйлә-ялганнар аша җәһәннәм утына алып бара. Иң аянычы шунда, алар үзләрен җәннәт юлында дип уйлыйлар, әмма упкынга тәгәриләр. Галимнәребез әйтүенчә, шайтанның кеше күңеленә үтеп керү өчен ике ишеге бар, шулар аша шайтан кеше эченә керә һәм аны туры юлдан аздыра. Болар шөбһәтләр һәм шәһвәтләр ишеге.
Шәһвәтләр ишегенә килгәндә, Аллаһ һәркайсыбызга нәфес - МИН дигән нәрсәне бирде. Һәр нәфеснең яраткан шәһвәт-теләкләре бар: кеше ашарга-эчәргә ярата, матур тормыш, күңел ачуларны сөя. Шайтан һәр кешенең нәфесе яткан нәрсәләрне өйрәнеп, аңа шуларны тагын да зиннәтләп күрсәтә. Ахыр чиктә, күпләр нәфесләренә хуҗа була алмыйча, шул шәһвәтләргә чумалар, хак юлдан тайпылалар. Мәкерле шайтан кемнедер байлык аша аздыра, кемнеңдер башын хатын-кыз белән әйләндерә, кемгәдер югары урыннар, шөһрәт-дәрәҗә вәгъдә итеп, туры юлдан адаштыра.
Шайтанның икенче ишеге - шөбһәтләр, ул кешегә хак динне ялган, үзгәртелгән рәвештә күрсәтә, акны - кара, караны ак итә. Кайбер кешенең Аллаһыга ихласлыгы, диндарлыгы нык булып, ул шайтанны шәһвәт ишегеннән кертми. Андыйларны нишләтергә? Хатын-кызга исе китми, акчага алданмый, ихласлыгы ташып тора, Аллаһыга буйсынуны өстен күрә. Андый вакытта, шайтан аның Аллаһ ризалыгына омтылуын башка тарафка юнәлтә, диндә чиктән ашу, фанатизм, катылык, үзенә дә, башкаларга карата да кырыслык кебек сыйфатларны булдырырга тырыша. Шулай итеп, шайтан кешедә булган көч-омтылышларны аның үзенә каршы юнәлтә.
Чиктән ашу
Кешедә «гулюу» - Аллаһы сызган чиктән ашу барлыкка килә. Шуңа күрә, Пәйгамбәребез безне бер яктан: шәһвәткә кол булып, шәригать кануннарына җиңел караудан кисәтсә, икенче яктан: дин тотуда гыйлемсез рәвештә хискә бирелүдән, чиктән ашып китүдән сакланырга чакырды. Пәйгамбәребез: «Гулюу - чиктән ашудан сакланыгыз, чөнки сезгә кадәр яшәүче күпме кешеләрне диннәрендә чиктән ашулары һәлак итте» , - диде.
Нәрсә ул гулюу? Гулюу - бер эштә артыклык күрсәтү, урталык һәм гаделлектән китү була. Хакыйкать - тәфрит (кимчелек кылу) белән ифратның (узып китү) уртасында булу белән генә табыла. Ашның тозы җиңел булса да, артыкка китсә дә тәме бетә. Табиб язган даруны чама белән эчсәң, сихәтлек табасың. Учлап авызыңа тутырсаң, агуланып үләсең. Һәр эшнең үз җае, үз чамасы бар. Чамасын белеп ашаган тәненә сихәтлек, көч ала, артыгын ашаганның хәле китә, авыруга сабыша. Чаманы белмәү һәр җирдә дә зыян китерә, хәтта диндарлыкта да. Аллаһыга инанган күпме кешеләрне шайтан шушы ысул белән хак юлдан тайпылдыра. Галимнәребез: «Аллаһ кешегә нинди генә әмер бирсә дә, шайтан аңа ике коткының берсе белән килә: яки аны чиктән аштыра, яки, киресенчә, әмергә җиңел карата», - диделәр.
Көймәң алга барсын дисәң, уртадан барырга, ярлардан ераграк торырга кирәк. Аллаһы Тәгалә: «Сезне уртадан баручы өммәт иттек» , - диде («Бәкара», 143нче аять).
Чиктән ашуның зарарлары
Гулюу - диннең асылын үзгәртүче бер хорафат булып тора. Наданлыгы сәбәпле диндә чиктән ашып киткән кеше күпме кешеләрне нәфрәтләндереп, диннән ерагайта. Аллаһының дине тормышларны җимерү, болай да мәшәкатьле булган тормышны тагын да авырайту өчен түгел, ул яшәешне төзекләндерү һәм җиңеләйтү өчен килде. Пәйгамбәребез үз сәхабәләрен төрле халыкларга җибәргәндә, аларга: «Кешеләрне сөендерегез, нәфрәтләндермәгез, җиңеләйтегез, авырайтмагыз», - дип нәсыйхәт кылган.
Сөекле Пәйгамбәребез иман ияләренә Аллаһының сынаулары киләчәген әйтте, әмма ул сынауларны ясалма рәвештә китереп чыгаруны тыйды. Бервакыт, пәйгамбәр бер кешене күрә: тегесе кояш астында басып торырга, сөйләшмәскә һәм ураза тотарга вәгъдә иткән. Пәйгамбәр аңа күләгәгә керергә, утырырга, сөйләшергә һәм уразадан чыгарга куша (Бохари җыентыгында). Кемдер: «Ул бит вәгъдә биргән, ә вәгъдә иман», - дияр. Мәгънәсез вәгъдәләр белән тормышны авырайтырга кирәкми. Бер олыгайган бабайны шулай ике улы култыклап мәчеткә алып киләләр. Пәйгамбәр: «Ник аны атка утыртмыйлар?» - дип сорагач, аңа: «Ул Аллаһыга җәяү йөрергә, атка атланмаска вәгъдә иткән», - диләр. Пәйгамбәр: «Аллаһыга аның үзен газаплавы кирәкми, атка утырсын», - ди (имам Мөслим китабыннан).
Күп вакытта, без диндә үз өстебезгә кирәкмәгән йөкләрне алабыз. Сишәмбе көн эш башлау хәерле түгел икән, корбан итенең сөякләрен ташларга ярамый, күмәргә кирәк икән, юлга чыккач, кире борылсаң, юлың уңмас, тырнак-чәчләрне яндырырга кирәк кебек тузга язмаган күпме хорафат белән баш катырабыз, тормышны авырайтабыз. Кеше үзенең намаз укучы кардәшенә кунакка килә, табын артына утыргач: «Ә итегез хәләлме соң? Аны кем суйган?» - дип сорарга тотына. Кайберләре намаз укучы аналарына кунакка килгәндә дә, үз ризыкларын күтәреп килә. Шиһабетдин Мәрҗани берничә хәзрәт белән пароходта Казаннан Уфага барганда ресторанда балык әзерләп бирергә сорый. Бер бетлесе шыпырт кына пешекчене күзәтергә китә. Ризык килгәч, тегесе: «Хәзрәт, мин пешекчене күзәтеп тордым, ул балыкка нидер салды, аның хәләллеге шикле», - дия. Шиһап хәзрәтләре: «Син күрдең, сиңа хәрам, ә без күрмәдек», - дип әйтә дә тегеңә балык ашатмый. Үзенең «ӘльБәрк әльВәмид» китабында ул янә шундый хикмәтле мисал китерә: «Гали ибн Хөсәен (пәйгамбәрнең оныгының улы) йомыш үтәү урынына кергәч, анда күп кенә чебеннәрнең башта нәҗескә, аннан аның киеменә кунуларын күрә. Бераз уйланып торгач, ул хәҗәт үтәү урынына керү өчен аерым кием булдыра. Соңыннан бу эштән Аллаһыга тәүбә итә һәм: «Мин сәхабәләр дә кылмаган эшне эшләдем, бидгать кылуда хәерлелек юк», - дип әйтә.
Бүген кайбер мәчетләрдә яшь кардәшләребез навигатор, электрон компаслар белән мәчетләрнең кыйблаларын тикшерәләр һәм: «Бу мәчетнең кыйбласы дөрес түгел», - дип, шау-шу чыгаралар. Яки мәчеткә йөрми башлыйлар, яки келәмнәрне борырга тотыналар. Сөбханаллаһ, сәхабәләр җирнең төрле илләренә барып, анда мәчетләр күтәргәннәр, кесәләрендә электрон компаслары да, затлы айфоннары да булмаган. Галимнәребез: «Кыйбланы билгеләгәндә, төгәл Мәккә шәһәренә түгел, Мәккә тарафына юнәлү тиешле», - дип әйтәләр. Замана җиһазлары күрсәткән тарафтан 20, 30, хәтта 45 градуска кадәр ялгышлыкны да проблема итеп күрмиләр.
Пәйгамбәребез: «Дөреслектә бу дин җиңеллектер, әгәр берәрсе динне авырайтса, дин аны җиңәчәк» , - диде. Ибн Хәҗәр бу хәдискә аңлатма биреп әйтә: «Хәдиснең мәгьнәсе: кем дини эшләрендә кирәгеннән тыш тирән төшсә, йомшаклыкны югалтса, ул кешенең хәле бетәчәк, барган юлы өзеләчәк һәм ул җиңеләчәк».
Ахыры бар.
Комментарийлар