Газетадан катнаш никахларның күбәеп китүе турында укыдым да күңелемдәге кичерешләр белән уртаклашырга булдым. Хатымны укып, бәлки, кемдер икеләнүләренә җавап табар.
Мин үзем шәһәрдән ерак урнашкан авылларның берсендә тудым. Авылыбыз кечкенә, ул вакытта ук инде «караңгы» авыллар исемлегенә керә иде. Мәктәпкә күрше авылга йөреп укыдык, клуб дигәнен дә күргән булмады. Әмма басу-кырлар күкрәп утырды ул чакта, эшче куллар җитешмәгәнлектән, читтән «шабашник»лар яллыйлар иде. Менә шулар арасыннан берсе белән танышып киттем бит. Урыс исеме йөртсә дә, саф татарча сөйләшә иде ул. «Йә Сәхбетдин, йә Салихтыр әле үзе, Саша дип үртәп кенә йөртәләрдер», - дип уйлаган идем. 10ны гына тәмамлаучы кыз балага кая инде егетнең нинди диндә икәнен аныклап торырга! Җитмәсә, ул елларда диннең тыелган чаклары... Яшьләр өчен әллә бар ул, әллә юк. Ә менә безнең әти-әни, әби-бабайларыбызның канына сеңгән «үз кешебез» дигәне: «Мин кияүгә чыгам», - дигәч, калкыды да чыкты. Ләкин мин инде тормышымны Сашадан башка күз алдыма да китерә алмый идем... Әти-әни фатыйханы сыкрап кына бирделәр, әбием исә минем белән бөтенләй сөйләшмәс булды.
Без бик матур гаилә кордык. Ул мине бик хөрмәт итеп яшәде. Безгә карап, тирә-юньдәгеләр дә сокландылар. «Урыс халкы уважительный шул, грубый татар түгел инде», - дип, үз ирләрен сүгеп тә алалар иде дус хатыннар.
Бер малай, бер кыз үстердек. Исем кушу һ.б. гамәл-йолалар каенанам «планы» буенча үтәлде. Минем моңа исем дә китмәде: яшь чак: кадер-хөрмәттә, тагын ни кирәк? Әмма кешенең тамырына салынган орлык кайчан да булса бер шытып чыга икән. Бар дөнья җитеш, тик җан нигәдер тынычсызлана, нидер эзли, күңелгә нәрсәдер җитми...
Олыгая барган саен, аек фикерли башлыйсың икән ул. Авылга әнием янына еш кайтам, кайткан саен Аллаһы Тәгаләгә якыная барган кебек булам. Аш-мәҗлестәге вәгазьләр йөрәккә май булып ята. Кыскасы, дин белән кызыксынып, дини китаплар укый башладым. Ирем башта мыек астыннан көлеп йөрсә дә, өйгә Коръән алып кайткач, үзенең ризасызлыгын күрсәтте. Ләкин мин аны гаепләмим, урыны җәннәттә булсын, арабыздан иртә китте. Тик әти-әниемнең: «Картайгач, белерсең әле», - дигәннәрен хәзер аңладым. Әтиләре үлгәч, попны чакырдык. Кызымның, барып, попның кулларын үбә-үбә чукынганын күргәч, йөрәгем өзелеп төште дип торам. Ул кызым хәзер чиркәүдә җырлый, урыс кешесенә кияүгә чыкты. Каршы килә алмадым, хакым да булмагандыр, мөгаен - кыз бала өчен ана үрнәк бит. Кечкенә оныкларым да православие динендә тәрбияләнә.
Улым да урыс кызына өйләнгән иде, тик анысы, аерылып, мәчеткә юл тотты. Бер авыз татарча белмәсә дә, Ислам динен өйрәнә, минем белән бергә намаз укый. Күңелем, ичмасам, аңа карап юана...
Иремнең туганнарын бик хөрмәтләп яшәсәм дә, ирем үлгәннән соң, алар минем белән аралашмый башлады. Шулай итеп, гөрләп яшәп яткан гаиләдән берүзем утырып калдым. Аллаһы Тәгаләдән улыма иманлы татар кызы табылуын сорыйм. Әбием әйтмешли, үз кешебез булсын иде. Гореф-гадәтләр, дини йолалар белән үрелеп барган тормыш икең дә бер диндә булса гына куаныч, җан тынычлыгы китергәнен соң аңладым шул мин, бик соң аңладым...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар