16+

Диния Нәзарәте мөслимәләрне “Яшь килен” проектына чакыра

Гүзәл затларның күпсанлы үтенечләре буенча, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган “Яшь килен” проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.

Диния Нәзарәте мөслимәләрне “Яшь килен” проектына чакыра

Гүзәл затларның күпсанлы үтенечләре буенча, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган “Яшь килен” проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.

Әлеге чарада катнашырга Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм районнарында яшәүче яшь мөслимәләр дә теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк.

"Яшь килен" мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла һәм шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана.

«Яшь килен» проектының дүртенче агымы яз башында башлана һәм Рамазан аенда тәмамланачак. Алдагы курслардан аермалы буларак, бу юлы оештыручылар әлеге проектка бик күп яңа һәм кызыклы чаралар кертергә булган. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр - бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар итеп психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла.

Бу юлы проектның оффлайн курслары 11 мартта башлана. Теркәлү узу өчен сылтама биредә, шулай ук ул нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунтының башында бирелгән. Курсларда катнашучыларны 7 очрашу – танышу, Татарстан мөфтиеннән мавыктыргыч лекцияләр, психология һәм татар традицияләрен өйрәнү буенча дәресләр һәм башкалар көтә. Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр, лекцияләр, тестлар һәм танышу, ярәшү-димләү, никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләде. Шулай уку аларны аларны кино карау, тематик фотосессиядә катнашу һәм театрга бару, саф һавада йөрү һәм ифтарларда катнашу, атларда йөрү һәм батутта сикерү, дөньякүләм танылган аш-су остасыннан мастер-класс, китаплар уку һәм хатлар язу көтә.

Онлайн-курслар 2021 елның 11 мартында башлана. Онлайн рәвешендәге курсларда катнашырга теләүчеләргә нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунты башындагы теркәлү анкетасын тутырырга кирәк. Онлайн катнашу үз эченә түбәндәгеләрне ала: реаль вакыт режимында дәресләр (Instagram ябык каналында эфир), видео-дәресләр базасына керү, эш материалларын посылка белән җибәрү, танышу кагыйдәләре, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кыз физиологиясе, шәхси куратор, тере аралашу турында телеграм-канал.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 09:00-дән 17:00-гә кадәр).

http://dumrt.ru/

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading