16+

Дога кылуның хикмәте

Аллаһы Тәгалә әйтте: “Әгәр бер бәндәм Миннән сорар булса, Мин, әлбәттә, аңа һәрвакыт якынмын, Миннән сораса, сораганын бирермен. Әмма сораучылар Үземә һәм Сүземә ныклап ышансыннар, Миңа буйсынып, Коръән белән гамәл кылсыннар! Әгәр Мин әйткәнчә эш кылсалар, шаять, туры юлны табарлар” (әл-Бакара сүрәсе, 186 нчы аять).

Дога кылуның хикмәте

Аллаһы Тәгалә әйтте: “Әгәр бер бәндәм Миннән сорар булса, Мин, әлбәттә, аңа һәрвакыт якынмын, Миннән сораса, сораганын бирермен. Әмма сораучылар Үземә һәм Сүземә ныклап ышансыннар, Миңа буйсынып, Коръән белән гамәл кылсыннар! Әгәр Мин әйткәнчә эш кылсалар, шаять, туры юлны табарлар” (әл-Бакара сүрәсе, 186 нчы аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең хәдисләрендә дога хакында болай ди: “Дога ул – гыйбадәт”, “Дога – гыйбадәтнең җелеге”, “Дога – мөэминнең коралы, диннең баганасы, күк һәм җирнең нуры”.
Һәр кешедә нинди дә булса теләк һәм ният бар. Шуның өчен без Аллаһка сыгынып, Аңа ялварып, үзебезнең хаҗәтебез үтәлсен дип, Раббыбыздан сорарга тиешбез.

Догабыз кабул булсын һәм үзебезнең морадыбызга ирешү өчен дүрт нәрсәне кылырга кирәк:
1) Аллаһны мактарга.
2) Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәламгә салаватлар әйтергә.
3) Раббыбыздан гөнаһларыбызны гафу итүен сорарга.
4) Хаҗәтебезгә ирешү өчен Аллаһы Тәгаләдән түбәнчелек белән ялварырга.

Раббыбыз Аллаһ алдында дога кылганда үзебезне кимчелекле итеп күрсәтергә, көчсез булуны аңларга кирәк. Кечкенә бала ярсып елап, әнисеннән үзенә кирәк сорый белә, нәтиҗәдә үз теләгенә ирешә. Менә без дә Аллаһы Тәгалә алдында елап, Аның кодрәтенә таянып, фәкать Ул безгә ярдәм итүенә шикләнмичә ышанып, ялварып сорарга. Бер кешенең чүл уртасында басып тора ди. Бу бәндә бик каты арыган, хәле бетеп талган, сусызлыктан алҗыган һәм ул Аллаһы Тәгаләдән башка аңа бер кемдә дә ярдәм итә алмаслыгын аңлый башлый. Шул вакытта ул кемсәнең бөтен игътибары, уе, йөрәге Аллаһка юнәлә, Ул гына аның шундый хәлдән чыгуына ярдәм итәчәгенә өметләнеп ялварырга керешә.

Төптән уйлап карасаң, бу дөньяга килгәндә без ялангач килеш һәм буш кул белән киләбез. Үзебез белән бернәрсәбез дә булмый. Шулай ук хәзерге вакытта бездә нәрсә бар һәм нинди дәрәҗәгә ирештек, барысын Аллаһы Тәгалә бирде. Ләкин бездә фәкать гөнаһлар гына бар. Кызганчыка каршы, бертуктаусыз хаталар эшлибез. Шуның өчен, дога кылганда, Аллаһы Тәгаләдән кичерүен сорарга һәм һидәятле булуына үтенергә кирәк.
Доганың көче хәтта тәкъдирнең үзгәрүенә сәбәпче була. Аның өчен бездә Аллаһы Тәгаләгә нык ышануны булдырырга, изге гамәлләр кылырга, гөнаһларыбыздан тыелырга тырышырга тиешбез.

Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов
Питрәч районы, Көек авылы имамы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ряхмят бик күп.

    Мөһим

    loading