16+

Догалар кабул булмауның ун сәбәбе

Расүлебез вафатыннан соң дөньяга килгән мәшһүр әүлия Ибраһим Әл-Әдһәмнән догаларыбыз кабул булмавының сәбәбен сораганнар.

Догалар кабул булмауның ун сәбәбе

Расүлебез вафатыннан соң дөньяга килгән мәшһүр әүлия Ибраһим Әл-Әдһәмнән догаларыбыз кабул булмавының сәбәбен сораганнар.

Ул болай дип җавап биргән:

“Аллаһны таныйсыз, Аңа ышанасыз, әмма хакын үтәмисез. 
Коръән укыйсыз, әмма аның белән гамәл кылмыйсыз. 

Пәйгамбәребезне таныйсыз, әмма сөннәтен үтәмисез.
Шайтан – безнең дошманыбыз дисез, ә үзегез аны гамәлдә дус тотасыз. 

Җәннәткә ышанасыз, әмма анда керергә омтылмыйсыз, ягъни җәннәт гамәлен кылмыйсыз, ә бу дөньяда җәннәт төзисез. 

Җәһәннәм бар дисез, ышанам дисез, әмма котылырга ашыкмыйсыз, ягъни җәһәннәмгә якынайта торган гамәлләр кыласыз. 

Үлемгә ышанасыз, әмма әзерләнмисез, уен-көлке белән мавыгасыз. 
Кеше гаебен күрәсез, ә үзегезнең гаебегезне күрмисез.

Аллаһы сезгә нигъмәт бирә, әмма шөкер кылмыйсыз. 
Мәетне озатасыз, әмма үзегез гыйбрәт алмыйсыз”.

Язмага реакция белдерегез

5

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading