“Ярый, иптәш, ярдәмем кирәк булса, мөрәҗәгать ит, уңайсызланма, сиңа дигәндә...” – дип әйтергә ярата кайберәүләр. Сүз бит ул бик көчле нәрсә. Күпме өмет, ышаныч бирергә сәләтле ул.
Билгеле, күпләребез шушы “сиңа дигәндә” сүзен күңел түренә салып куя да: “Ии, кирәк булганда ярдәм итәр кешем, дустым бар әле, югалмам, шәт”, – дип “канатлана”.
Әмма йөрәктән чыкмаган сүзләрнең кыйммәте юк, алар тел очында гына. Әйтте, бетте, күккә очты... Ул кеше аны хәтта әйткәнен дә онытты инде. Ә йөрәктән әйтелмәгән бу сүзләрнең кемнеңдер күңел түренә кереп утырганын башына да китермәде.
Шуңа олылар: “Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач сүз ия”, – дип әйткән. Күпме ялган вәгъдәләр, буш сүзләр белән гөнаһ эшләгәнебезне беләбезме икән?! Ә бәлки үтәмисебезне белгән очракта әйтмәү, вәгъдә бирмәү, ышандырмау хәерлерәктер? Шулай да вәгъдә бирергә, "син дигәндә..." дигән сүзләр белән шапырынырга яратучылар моны нинди сәбәп белән башкара икән? Ышанычка керергә тырышумы ул?
Әллә, чыннан да, күңел түрендә, ярдәм итәр идем, дигән ният яшеренгәнме? Әллә инде үзләренең нинди бөек шәхес булуын ассызыкларга теләүме? Белмим, һәр очракта төрле җаваптыр. Тик ничек кенә булса да, бер генә сорауга да җавап тапмыйча калмаган динебездә бу хакта Рәсүлебезнең күркәм хәдисе бар: “Монафикъның (икейөзле кешенең) билгесе өчәү: сөйләсә – алдый, әманәткә хыянәт итә, вәгъдә бирсә – үтәми” (имамнар Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Шулай булгач сүз әйтер, бигрәк тә вәгъдә бирер алдыннан ничек эшләргә икәнен үзебез хәл итәбез. Кирәкме икән бергә чәй эчкәндә генә: “Син дигәндә”, – дип сөйләнү? Алайса югарыдагы хәдис бик уйландыра әле...
Шунысын да әйтик: сүз ярдәм итәргә тырышып та булдыра аламаучылар, яки ярдәм итеп тә, билгеле бер сәбәпләр аркасында әлеге эшне башкарып чыга аламаучылар турында бармый. Сүз, үзләренең бу дөньядагы мөмкинлекләрен исәптә тотып: “Әйт кенә, мин синең өчен барын да эшлим”, – дип вәгъдә биреп, ә кирәк вакытта шыпырт кына шуыша торганнар турында...
Шунысы кызык: алар әллә моннан соң да үзләрен элеккечә якын итәрләр дип хыялланамы икән? Ә бәлки андыйларга тыштан гына елмаялардыр? Дәрәҗәсе, мөмкинлекләре, байлыгы булганга күрә.... Яратуны һәм хөрмәт итүне яулап алырга кирәк бит. Ялган вәгъдәләр бирүчеләр, "мин" дип кычкырып йөрүчеләр аны гомердә дә яулый алмастыр, чөнки ярату, ихтирам хисләре йөрәктән килә. Әмма мондый кешеләрнең аңа карап, “дуслар, танышлар” исемлеге кимемиячәк, билгеле. Тик бу дуслар “ясалма дуслар” гына түгелме икән? Әгәр иртәгә вәгъдәсе белән “туендыра” алмаса, “дуслар” дигәне калырмы?! Их, гомумән, бу язманы шундый төр кешеләр укырмы?! Анысына вәгъдә бирә алмыйм, дуслар!
Айсылу Юлдашева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Ярдэм итэ торган дустлар аз хэзер, Аллах Тэгэлэ Туганнардан аермасын?❤
0
0