16+

Фәрештәләр Коръән укыганны тыңларга ярата

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин безгә фәрештәләргә хас башка сыйфатлар хакында да сөйләде.

Фәрештәләр Коръән укыганны тыңларга ярата

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин безгә фәрештәләргә хас башка сыйфатлар хакында да сөйләде.

Коръәннең “Әл-Әнбия” сүрәсенең 19-20 аятьләрендә фәрештәләр турында: “Аның хозурында булганнар Аңа гыйбадәт кылудан һич кенә дә масаймайлар һәм аз гына да арымыйлар. Алар төнлә һәм көндез Аллаһны тәсбих итәләр. Һич хәлсезлек күрсәтмиләр”, – диелә.

–    Хәзрәт, алар намаз да укыймы?
–    Фәрештәләр – Аллаһның мәхлуклары. Адәм балалары кебек, ризыкка, суга, йоклауга, ял итүгә һәм башкаларга ихтыяҗлары юк. Шул ук вакытта ирекле дә түгелләр. Безнең, алардан аермалы буларак, сайлау мөмкинлегебез бар. Яхшы гамәл кыласыңмы, начарынмы – ул синең ихтыярыңда. Фәрештәләр исә Аллаһ әмерен генә үтиләр. Гел намаз укыйлар, Аллаһка зекерләр әйтәләр. Әмма, ничек кенә гөнаһсыз булсалар да, җәннәткә кермиләр, чөнки Аллаһ аларны безнең кебек сынамый. Без кешеләр исә сыналабыз, аларны ничек үтүебезгә карап, кемдер җәннәткә эләгә, кемдер – җәһәннәмгә. 

–    Фәрештәләрнең нинди кыяфәттә булалары билгелеме?
–    Коръәндә, аларның канатлары бар, диелә. Ә ничә канатлы булулары турында төгәл генә белмибез. Нурдан яралганга, күренмиләр. Әкиятләрдә сурәтләнгәнчә дә түгелләр. Җеннәр кебек, фәрештәләр, Аллаһ әмере белән, кеше кыяфәтенә дә керә алалар. Үзләре бик зур. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Җәбраил фәрештәне күргәч куркып куйган: аның аягы җирдә, башы күктә булган. Моңа өстәп алар көчле дә, кыямәт көнендә җәһәннәмне өстерәп алып килерләр, диелә.  Аллаһы Тәгаләнең тәхетен күтәреп йөрүче аерым фәрештәләрнең барлыгын беләбез. 

–    Калганнарының вазифалары нидән гыйбарәт?
–    Фәрештәләр күп дидек, шуларның дүртесе өлкән фәрештәләр. Җәбраил галәйһиссәлам Аллаһы Тəгалə тарафыннан яралтылган иң беренче зат, шуңа да ул Аллаһ белән кешеләр арасындагы арадашчы булып тора. Аллаһның әмерләрен Пәйгамбәрләргә җиткерүче дә ул. Микаил галәйһиссәлам табигать белән идарә итә, әйтик, җил-яңгыр өчен җавап бирә. Исрафил галәйһиссәлам сурга өреп, ахырзаман башлануын хәбәр итәчәк. Газраил – үлем фәрештәсе, ул үлгәннəрнең җаннарын алу өчен җаваплы. Болардан тыш кешеләрнең уң ягында – яхшы, сул ягында начар гамәлләрен язып баручы; төрле хәвеф-хәтәрләрдән һәм бәла-казалардан саклаучы; кешеләргә яхшылык эшләргә өндәп торучы; өстебездә гел дога кылып торучы фәрештәләр бар. Җир йөзендә намаз һәм Коръән укылган урыннарны эзләп йөрүче рәхмәт фәрештәләренең барлыгы да билгеле. Мәлик дигән баш фәрештә – тәмугны, Ризван дигәне җәннәтне саклый. Мөнкир белән Нәнкир − кабердә үлгән кешедән җавап алучы фәрештәләр. Мәетне кабергә иңдергәч тә, алар аннан сорау ала башлый: “Раббың кем? Динең кайсы дин? Пәйгамбәрең кем?” Сорауларына җавап бирә алсаң, каберең киңәеп, җәннәтнең бер өлешенә әйләнә. 
Фәкать намаз гына укып, дога кылып кына торучы фәрештәләр дә була. Гомумән, алар бик күп. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм “Кәгъбәтулла өстендә күктә шундый ук тагын бер Кәгъбәтулла бар. Анда көн саен 70 мең фәрештә тәваф кыла, ягъни Кәгъбә тирәли әйләнеп йөри. Бер тәваф кылган фәрештә анда кире әйләнеп кайтмый” ди. Җир йөзе яралтылганнан бирле һәр көнне шуның кадәр фәрештә тәваф кыла икән, димәк, аларның саны исәпләп бетергесез дигән сүз.   

– Коръән укылган урыннарны эзләп йөриләр, дидегез. Аны үзләре дә укыймы?
– Фәкать тыңлыйлар гына. Бик теләп һәм яратып тыңлыйлар. Намазны да иренеп түгел, чын күңелдән, ләззәтен тоеп укыйлар.

 – Күзгә күренмәсәләр дә, аларга ышанырга тиешбезме?
– Мөселман кешесе фәрештәләрнең барлыгына ышанырга тиеш, чөнки ул – иман шартларының берсе. 

–    Кешенең яхшы һәм начар гамәлләрен язып баручы фәрештәләр барысын да онытмыйча теркәп барамы?
–    Яхшы гамәлләр шунда ук язылып куела. Начар гамәлдән соң тәүбә иткәнеңне көтеп тора. Алардан яшеренеп тә, качып та булмый. Бу фәрештәләр гел уяу, йокламыйлар да, арымыйлар да.  

–    Алар язган гамәл дәфтәре кеше үлгәч кая куела? 
–    Анысы турында төгәл генә әйтә алмыйбыз. Ул югалмый, чөнки аны кыямәт көнендә иясенә тапшырачаклар. Безне аның кайда саклануы түгел, ә “эчтәлеге” нинди булуы борчырга тиеш. Гамәл дәфтәре бәхетле кешенең – уң ягыннан, бәхетсезләрнең сул яки артларыннан киләчәк. Адәм баласы исән чагында ук гамәл дәфтәренең яхшы гамәлләрдән генә торуын кайгыртырга бурычлы.  

–    Эт булган өйдән тыш, алар тагын нинди урыннардан качалар?
–    Кеше, хайван сыннары һәм сурәтләре булган йортлардан, гөнаһ кылына торган урыннардан. 

–    Фәрештә канатын җәйгән дигән гыйбарә каян килеп чыккан икән?
–    Моны турыдан-туры аңларга кирәкми, әмма шул ук вакытта фәрештәләрнең саклавы да аңларга кирәк. Шуның белән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне арттырыйк.

Фото: https://za.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading