16+

Фитыр сәдакасы кимчелекләрне юкка чыгара

Рамазан ае да тәмамланырга бер атналап вакыт калды. 13 майда Ураза гаетен билгеләп үтәчәкбез Рамазан ае төгәлләнгәндә, уразабызны камил кылыр өчен, өстебездә тагын бер бурыч тора, ул – фитыр сәдакасын бирү.

Фитыр сәдакасы кимчелекләрне юкка чыгара

Рамазан ае да тәмамланырга бер атналап вакыт калды. 13 майда Ураза гаетен билгеләп үтәчәкбез Рамазан ае төгәлләнгәндә, уразабызны камил кылыр өчен, өстебездә тагын бер бурыч тора, ул – фитыр сәдакасын бирү.

Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм фитыр сәдакасын бирүне фарыз кылды. «Ул 1 сагъ хөрмәдән яки 1 сагъ бодайдан булсын. Ир-ат яки хатын-кызмы, кече яки олы яшьтә булсынмы, һәр мөселманга фитыр сәдакасын фарыз кылды. Аны гает намазына чыкканчы фәкыйрьләргә тапшыру фарыз булып тора» (Бохари-Мөслим риваятьләре). Бу хәдис сәдаканың мескеннәргә, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә бирелергә тиешлегенә дәлил булып тора.

Рамазан аенда ураза тотканда уразабызның әҗерен киметә торган гамәлләр, кимчелекләр була. Без аларны сизмәстән эшләп куйган булсак, мәсәлән, карарга ярамаганны карасак, ишетергә ярамаганны тыңласак, сөйләшкәндә гайбәткә, буш сүзгә кереп китсәк, фитыр сәдакасы шушы кимчелекләрне юкка чыгару, юу, чистарту, уразабызны камилләштерүгә сәбәп була.

Икенче хикмәте – гает көнендә фәкыйрь мөселманнар да куансын, ач утырмасын, тәмле ризыктан авыз итсен, бәйрәм булсын өчен бирәбез аны.
Сагъ дигән үлчәү берәмлеген галимнәр төрлечә аңлата. Кемдер 1 сагъ  ул ярмага күчергәндә – 2,5 кг, ә икенчеләре 2,8 кг ди. 3 кг итеп алсак, яхшырак була. Артык булуның зыяны юк. Тиешле микъдардан ким булмасын. 3әр кг дөге, карабодай, арпа, бодай ярмасы, токмач, он, йөзем яки хөрмә бирергә мөмкин. Бер гаиләдә ничә кеше барын исәплибез, һәрберсеннән дә фитыр сәдакасы бирелә. Гаилә башлыгы кул астында булган балалар, хатын, әти-әни өчен дә бирә. Төрләндереп бирергә дә мөмкин, 3әр кг ярма һәм башка төрле ризык та рөхсәт ителгән.

Галимнәр, гаиләдә ана карынындагы 4 айдан узган баладан да фитыр сәдакасы бирелергә тиеш, ди. Сәдаканы бирүнең иң хәерле вакыты – гает намазына кадәр. Бәйрәмгә кадәр 1-2 көн алдан бирергә дә рөхсәт ителә. Моңа дәлил итеп сәхабәләрнең гамәлен алганнар. Алар фитыр сәдакасын 1-2 көн алдан бирә торган булган (Имам Әхмәт риваяте).Бүген сәдаканы азык-төлек җыелмасы рәвешендә бирергә дә мөмкин. Тиешле 3әр кг ярмаларны салып һәм өстәмә 1 кг он, сыек май, татлы ризыклар белән тулыландырсак, тагын да күркәмрәк. Сәдаканы ризык белән бирү пәйгамбәребезнең сөннәте булып тора. Акчасы булса да, ул ризык белән бирүне хуп күргән.
Аллаһы Сөбханә Тәгалә тоткан уразабызны кабуллардан кылсын. Фитырны дөрес итеп, сәдака әһелләренә тапшырырга язса иде.


Раил Фәйзрахманов.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading