16+

Гает намазына барырга тырышырга кирәк. Чөнки...

Гаеткә бәйле кайбер сөннәт гәмәлләрне дә искә төшереп үтик, бу безгә файдага гына булыр, ин шәә Аллаһ. Гает намазы безнең өстә бурыч булып тора. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм барлык ирләрне, балаларны, хәтта хатын-кызларны да шушы намазга чакырды, өндәде.

Гает намазына барырга тырышырга кирәк. Чөнки...

Гаеткә бәйле кайбер сөннәт гәмәлләрне дә искә төшереп үтик, бу безгә файдага гына булыр, ин шәә Аллаһ. Гает намазы безнең өстә бурыч булып тора. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм барлык ирләрне, балаларны, хәтта хатын-кызларны да шушы намазга чакырды, өндәде.

Галимнәр арасында хилаф бара. Гает намазы – ул фәрдүл-гаенмы, фәрдүл-кифаямы? Ягъни һәрбер кешегә дә фарызмы яки өммәтебездә безнең җирлектә, безнең мәхәлләдә җәмәгать укыса, калганнарыбыздан бурыч төшәме? Кайбер галимнәр фәрдүл-кифая, ди. Мәхәлләдә гает намазын җәмәгать җыелып укый икән, без бармасак, безнең өстән төшә, гөнаһ язылмый. Кайбер галимнәр, пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу гәләйһи үә сәлләм әйткәнчә, һәрбер кешегә, һәрбер ир-атка бу фарыз, ди. Галимнәр арасында бик зур хилаф булмаса, дөресрәге, фәрдүл-кифая булыр. Җәмәгать белән укылса, калган кешеләрдән моны үтәү бурычы төшә.

Ләкин бернигә дә карамастан, гает намазына барырга тырышырга кирәк. Чөнки ул елга ике генә килә торган бәйрәм, шуның берсе – Ураза гаете, икенчесе – Корбан гаете. Мондый форсатны кулдан ычкындырмыйк.

Гает намазына хәтле булган сөннәт гамәлләрнең берсе – намазга барыр алдыннан госел алу, юыну-чистарыну. Татарларда гает алдыннан кичтән мунча керү гадәте бар. Бу сөннәткә муафикъ булган яхшы гадәт булып тора.

Икенче сөннәт – гает намазына барганда ирләргә хуш исле май-миск, ягъни парфюм тидерү. Имам Мәлик әйтә: «Галим әһелләреннән ишеттем, һәрбер гаеттә өндиләр иде: хуш исле майлар сөртергә һәм матур итеп киенергә».

Өченче сөннәт – иң матур кием кию. Гаеткә һәркемгә иң яхшы киемен киеп бару хәерле гамәл санала. Тәбәрани җыентыгында Ибне Габбас әйтә: «Пәйгамбәребез шушы гаеткә иң яхшы, иң матур күлмәген кия иде».

Дүртенче сөннәт – намазга чыгып киткәнче җиңелчә ашап алу, чәй эчү яки берничә хөрмә ашап су эчү. Әнәс радыйаллаһу гәнһу әйтә: «Пәйгамбәребез Ураза гаетенә берничә хөрмә ашап алмыйча чыкмый иде». Хикмәте нидә? Син бүген уразада түгел, ашап китәсең. Гает намазы кояш чыгып ярты сәгатьтән соң укыла. Ашап китү синең уразада түгеллегеңне күрсәтә. Гает көнне ураза тотарга ярамый. Син шатланырга, төрле тәм-том ашап, гаиләң белән бәйрәм итәргә тиешле.
Бишенче сөннәт – мәчеткә җәяү бару. Мәчет ерак булып, анда бару мәшәкатьле икән, ул чагында машинада бару рөхсәт ителә. Ләкин мәчеткә җәяү бару хәерлерәк. Өйдә тәһарәт алып, җәяү барсаң, һәрбер адымың саен Аллаһы Тәгалә савап яза, гөнаһыңны сөртә. Мәчеткә бер юлдан барып, икенче юлдан кайту шулай ук сөннәт булып тора. Бер сәхабә түбәндәгеләрне тапшырып калдырган: «Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм барган юлыннан түгел, икенче юлдан кайткан». Ни өчен? Чөнки юлдан кайтканда шулай ук савап языла. Кардәшләрең белән сәламләшәсең, бәйрәм белән котлыйсың.  Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләребезне кабул кылсын дип, дога кыласың. Бу үзе бер хикмәт.

Алтынчы сөннәт – тәкбир әйтү. Шәүвәл аеның яңа аен күрдек, дип хәбәр килеп, иртәгә ахшам намазыннан соң гает була диелгәч тә, имам хөтбә сөйләргә чыкканчыга кадәр, тәкбир әйтергә тырышырга кирәк. Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 185нче аятендә: «Аллаһы сезне туры юлга күндергәне өчен Аңа тәкбирләр әйтеп, зурлавыгызны тели», – ди. Без өйдә, юлда, кибеттә булабызмы, кайда гына булсак та, күбрәк тәкбир әйтеп калырга тырышыйк.
Гает намазы ике рәкәгать укыла. Аның өчен азан һәм камәт әйтелми. Гает намазына хәтле дә, аннан соң да бернинди намаз укылмый. Намаз мәчеттә укылса, мәчет намазы укырга рөхсәт ителә. Килеп утырабыз һәм имамны көтәбез.

Аллаһы Тәгалә шушы сөннәтләрне башкарып чыгарга, Аны мактап тәкбир әйтергә насыйп итсен иде. Икенче Рамазанга ирештерсен, тагын да күбрәк изгелекләр кылырга насыйп әйләсә иде.
* * *
Рамазан бетү белән изгелекләр кылуны дәвам итәргә кирәк, җәмәгать. Без бит Рамазан аена түгел, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылабыз. Рамазан ае җиткәч кенә Коръән укый башлаган, мәчеткә төнге намазларга барып, сәдакалар биргән, башка төрле изге гыйбадәтләр кылган кешеләр кебек булмыйк. Андыйларның Рамазан ае бетүгә гыйбадәте дә бетә. Җәмәгать намазларына бармый, нәфел уразаларын тотмый. Ул рамазан аена гыйбадәт кылган булып чыга. Безгә андый кеше кебек булырга язмасын иде.

Аллаһы Сөбханә Тәгалә безне шушы тәүфыйк-һидаятьтә калдырсын иде. Үзенә генә гыйбадәт кылучы булырга язсын. Коръән укуыбызны, җәмәгать намазларына йөрүебезне, сәдакалар бирүебезне, нәфел уразаларын (дүшәмбе, пәнҗешәмбе) һәм һәр хиҗри айның 13нче, 14нче, 15нче көннәреңдә уразалар тотуны  насыйп итсәң иде, йә Раббым! Әмиин!

Раил Фәйзрахманов.

Фото: http://dumrt.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X