Шәһри Казан

Гаип ирәннәр булышты

«Фоат абый, мине Хәдичә апаның каберенә алып бар», - диде миңа яшь чакта Хәдичәм белән күлмәкләргә хәтле алмашып кигән Казан кунагы - остабикә Гәүһәр Җәләева. Дустыбыз Мәгъмүр, иномаркасын «җигеп», Лесной бистәсеннән килеп тә җитте. Һәм без бишәүләп биш чакрым ераклыктагы тау битләренә урнашкан Ялта мөселман зиратына юл алдык.

Мәгъмүр машинасын зират капкасы төбендә калдырды. Ә без, җиңелчә аксый-аксый, изге каберләргә таба күтәрелә башладык.
«Мәгъмүр, беренче тукталыш Хәдичә кабере янында. Минем аякларым авыртканны беләсез, шуңа озак менәрмен. Гәүһәр ханым, Сез мине көтмәссез, укый башларсыз», - дидем юлдашларыма. Шулай да мин Хәдичәм рухына дога багышлау мизгеленә өлгердем.
Ялгызым гына менүемдә кечкенә генә сер- хикмәт яшеренгән иде. Һәр килүемдә, зират капкасыннан үтүгә, догага тилмереп ятучы мәетләр рухына унбер тапкыр «Әл-ихлас» сүрәсен укыйм һәм, Хәдичәм каберенә 10-15 метр калгач, ахирәткә күчкән дин кардәшләремә догалар багышлыйм. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Мин бу турыда «Татар мөселман календаре»нда укыган идем: «Берәү каберләр яныннан үткәндә 11 мәртәбә «Кульһуаллаһ» сүрәсен укып, андагы мәетләргә бүләк итсә, бу укучыга шунда булган мәетләр санынча әҗер була». (Кызганыч, мин бу календарьның ничәнче елгы икәнен оныттым.) Хәдичәмне миңа «калдырып», остабикә «командасы» догага сусаган башка мәетләр янына юл алды. Баш очындагы ташка утырып, белгән догаларымны күңелдән яки гарәпчә текстлар буенча укыдым. Тиздән иптәшләрем дә килде. Мәрхүм һәм мәрхүмәләргә олуг бурычларыбызны түли алуыбыздан бик канәгать калдык. Аллаһ үзе кабул итсен!
«Җәмәгать! Кайту ягына авышыйк. Мин бик җәһәт төшә алмасам, мине кичерегез!» - дидем. Сизәм, артта кала башладым. Хәдичә кабереннән 20-25 метрлар киткәч, Ходай миңа чын могҗиза бүләк итте: миңа озатучылар бирде. Уңга карасам - берсеннән-берсе матур өч кеше басып тора. Сул ягымда да шундый ук ай йөзле, очкын күзле яшь кешеләр. Артыма борылып караган идем, анда да җитез хәрәкәтле, үтә дә матур киемле, ачык йөзле, коеп куйган егетләр. Болар мираж гына түгел, ә күзгә күренми торган кешеләр, кешегә ярдәм итүче гаип ирәннәр. Мин алар турында әнкәйдән ишетеп белә идем. Ә әнкәй дин галиме, остабикә иде. Гаип ирәннәр мине озата башлагач, тезләремнең авыртуы кимеде, адымнарым ешайды, йөрәгемнең егәре артты. Үз иптәшләремне ничек куып җиткәнемне сизми дә калдым.
Зират капкасына 15-20 метр калгач, булышчыларым юкка чыкты. Бу могҗизаны дусларыма сөйләп бирдем. Алар миңа ышандылар. Бу могҗиза 2012 елның 5 июлендә булды.
Рамазан ае башланыр алдыннан, 19 июльдә мин Хәдичәм янына бардым. Бу юлы үзем генә. Мин беркөнге дусларым-булышчыларымны күрермен, алар белән элемтәгә керермен, дип өметләнеп барган идем. Әмма ике дөньяның да хуҗасы булган Аллаһ Тәгалә үзенең могҗизаларын көн саен күрсәтми шул.
Иллә дә кызык инде бу язмыш дигәнең! Яшьлектә кызык ясап, чегән кызы булып киенергә һәм, сумка асып, йорттан йортка йөрергә яраткан Хәдичәм дә, мәҗлесләрдә артистлардан ким җырламаган Гәүһәр дә, дин тоту иреге килгәч, дин әһелләре булып киттеләр. Хәдичә Ялтада остабикә булды. Гәүһәр бүген дә Казанда остабикә. Хәдичә Коръәнне гомерендә бер генә тапкыр тутыра алды, ә Гәүһәр бер Хәдичәгә генә дә ике тапкыр Коръән тутырды. Гәүһәр кызы Резидәнең туен авылдагы зур өебездә уздырды. Мин исә китапларымны бастырганда Гәүһәрләрнең Казандагы кунакчыл өйләрендә яшәдем.
Дистә елларга сузылган, матди исәптән, нәфестән, көнләшүдән, гайбәттән, көнкүреш ваклыкларыннан азат һәм өстен булган олы, саф, дәвамлы дуслык! Аннан да гүзәлрәк, гыйбрәтлерәк ни бар бу гөнаһлы җирдә!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: