16+

“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?”

Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

“Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?”

Газета укучылардан килгән сорауларга Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

–    Мәҗлесләрдә сүрәләрне укыганда, аларны Коръәндә килгән тәртип буенча укырга кирәкме? Яттан укыган вакытта да шул тәртип сакланырга тиешме?
–    Коръән сүрәләренең китапта килгән тәртип белән укырга тырышырга кирәк. Иң элек Коръәндә сез белгән кайсы сүрә алдан килә, шуны укыгыз. Бу намаз эчендә укыла торган сүрәләргә дә кагыла. Болай итеп уку күркәмрәк санала. 

–    Һәвел намазы ул нинди намаз? 
–    Һәвел намазы турында “Гыйбадәте Исламия” китабында искә алына. Берәр кешенең вафат булганын ишеткән көнне ахшамнан соң мәчеттә укыла торган ике рәкәгатьле нәфел намазы. Һәм ул намазның савабы шул мәет рухына багышлана. Күп кенә галимнәр, намазның савабын мәеткә багышлау рөхсәт ителә, дисә дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән намазны шул рәвешле уку килмәгән. Шуңа күрә Шиһабетдин Мәрҗани үзенең китабында бу намазны мәчеттә укуны тәнкыйтьләп чыга. Әмма савабын мәеткә багышлап намаз укырга теләүче аны өендә укый ала, дип рөхсәт итә. 

–    Өйлә намазы казага калгач, аны икенде белән ахшам арасында укырга ярамый, имеш. 
–    Киресенчә, икендене укыганчы, аның вакыты чыкмаган булса, башта өйләне укырга кирәк, чөнки безнең мәзхәбтә намаз тәртибен саклау ваҗиб булып тора. Әгәр дә икенде вакыты чыгарга күп калмаган булса, икендене, аннан соң казага калган өйләне укыйсың. 

–    Ни өчен иртәнге һәм өйлә намазында башта сөннәтне, аннары фарызны укыйбыз. Ә ахшам белән ястүдә башта фарыз намаз?
–    Моның хикмәтен Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Тик шуны да әйтергә кирәк, иртәнге намаздан соң сөннәт, нәфел намазларны уку тыела. Икенде намазында даими сөннәт булмаса да, аның алдыннан ике яки дүрт рәкәгать нәфел намазы укып кую хуплана. Икендедән соң инде укылмый. Калган намазларда фарызны ашыктыру мөһим, кояш баюга ук ахшамны укырга кирәк. Шуның өчен аның алдыннан сөннәт юк. Башта фарыз, аннары сөннәт укыла. Ястүдә аерым хөкем юк, Пәйгамбәребез, һәрбер азан белән камәт арасында намаз бар, дип әйтте. Шуңа ике рәкәгать нәфел намазын укый ала.  

–    Нәфел уразасын ничек дөрес ниятләргә?
–    Гомуми рәвештә, йа Раббым, синең ризалыгың өчен ният кылдым нәфел уразасын тотарга, дисең. Дүшәмбе яки пәнҗешәмбе көнне тотканда, дүшәмбе йә пәнҗешәмбе уразасына дип ниятлисең. 

–    Төштә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне күрү өчен махсус дога укыйлар. Аны күрергә теләүнең ниндидер максаты бармы?
–    Пәйгамбәребезне төштә күрү – зур нигъмәт. Әмма да ләкин ул максат түгел. Расүлебезне яратып, аңа салаватлар әйткән, тормышын өйрәнгән бәндәсенә, теләсә, Аллаһ аны Үзе күрсәтә. Әгәр дә кеше мактанырга, шуның белән үзенең изгелеген күрсәтергә тели икән, ул инде дөрес түгел. Кеше гомер буе Аллаһка гыйбадәт кылып яшәп тә Пәйгамбәрне төшендә күрмәскә мөмкин. Күрә икән, Пәйгамбәребез, кем мине төштә күрсә, ул чынлап та мине күргән кебек булыр, дигән.

–    Вафат булган кеше турында сөйләгәндә, искә алуыбыз дога булып барсын дибез. Шулай дип әйтеп кую гына да догадан китә аламы?
–    Дога кылырга кирәк. Аллаһ гөнаһларын ярлыкасын, ахирәт тормышын җиңеләйтсен, рухын шат кылсын, дип дога кылсаң, күркәмрәк һәм саваплырак.

–    Кызымның баласы юк, корбан чалдыр, диләр. Ул нинди корбан икән?
–    Сәдака нияте белән чалынган корбан була ул. Иң саваплы сәдака – ит белән бирелгәне. Сарыкны чалып, итен таратасың да, Раббым, кызыма хәерле, тәүфыйклы балалар насыйп итсәң иде, дип дога кыласың. Сәдака дога кабул булуга бер сәбәп булып тора. Авырган кешегә дә сарык чалырга киңәш итәләр. Корбан чалып, авыруыма шифа бир дип дога кыласың.  

–    Гакыйка корбанын балта белән чабарга ярыймы?
–    Ярый, чөнки Пәйгамбәребездән андый тыю юк. Сөякләре ватылмасын дип, кайбер сәхабәләрнең яхшы нияттән әйткән сүзе генә ул.   
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Пәйгамбәребез Мүхәммәд-Мостафа(ﷺ) салләЛлааһү галәйһис-сәлләм әйткән иде: "Азан белән кәмәт арасында ике рәкәгать сөннәт, азан белән кәмәт арасында ике рәкәгать сөннәт"

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әгәр икенде намазының вакыты чыгарга күп калмаган булса икенде намазын укыгач казага калган өйлә намазын укып булмый, чөнки Кояш баеганда намаз укылмый.

      Мөһим

      loading