Көз көне, бакчада уңышлар җыеп алынгач, мөселман кешесе гошер сәдакасы бирергә тиеш. Гошер ул - зәкятнең бер төре.
Елына бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү - фарыз (тиешле). Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан бере, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», - дигән. Ягъни мәсәлән, йөз чиләк бәрәңге алсагыз, аның ун чиләген гошер сәдакасы итеп бирергә кирәк. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару бик саваплы. «Ибраһим» сүрәсенең 7 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен, әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», - дигән. Гошер сәдакасын биреп, без ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шатлык китереп тә саваплы булабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар