Исламның бер баганасы булган хаҗ кылу кем өчен фарыз? Көтелмәгән өстәмә кыенлыклар килеп чыкмасын өчен, хаҗилар нәрсәгә игътибар итәргә тиеш? «ДУМ РТ ХАДЖ»ның медицина бүлеге белгече Рамил ХИСАМОВ шушы сорауларга медицина күзлегеннән чыгып җавап бирде.
- Рамил әфәнде, Сез нинди авырулары булган кешеләргә хаҗ сәфәренә бармаска тәкъдим итәсез - шул исемлекне барлыйк әле.
- Болар инсулинга бәйле, ягъни шикәр авырулы кешеләр; психик авырулар; туберкулез белән авыручылар һәм йөкле хатыннар. Булачак хаҗилар, минем андый авыруларым юк, мин йөкле түгелмен, дип кул куеп, гарантия бирә. Әгәр дә инде авыру булуга карамастан юлга чыгып, хаҗда шул авыруы кискенләшеп китсә, компания аның өчен җаваплы түгел, ул хаҗи үз юлы белән кайтырга тиеш була. Бу Согуд Гарәбстанының Россиядәге илчелеге таләбе дә. Андый диагноз куелган кешегә хаҗ кылу фарыз түгел. Инде хаҗ кылырга теләге бик зур, акчасы да бар икән, туганын йә күршесен җибәрә ала.
Хаҗиларны сәфәргә без алдан ук бик яхшылап әзерләргә тырышабыз - лекцияләр укыйбыз, әңгәмәләр үткәрәбез. Махсус медицина белешмәлеге чыгардык. Ничек киенергә, аяк киемен ничек сайларга, нинди дарулар алырга - анда барысы да бәйнә-бәйнә язылган.
- Хаҗилар үзләре белән дарулар да алырга тиешме?
- Һәркем үзе еш куллана торган иң кирәкле даруларны гына ала. Безнең компания бик зур күләмдә кирәкле медикаментлар белән тәэмин ителгән. Узган ел ул 800 мең сумлык булды. Татарстан Хөкүмәтенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт, менә ун ел инде медикаментлар белән дә, табиблар белән дә тәэмин итәләр. Россиядә башка мондый төбәк юк. Узган ел хаҗиларны 12 табиб озатып йөрде. Быел, квота арту сәбәпле, 15 табиб сорарга дип торабыз.
Без һәр очкычка берәр табибны билгеләп куябыз. Гарәбстанга барып төшүгә, медпунктны ачабыз. Узган ел дүрт кунакханәнең икесендә медпункт эшләде, тәүлек буе икешәр табиб кизү торды. Ике кардиограф, глюкометрлар (анда ризык бик баллы, сәламәт кешенең дә шикәре күтәрелеп китәргә мөмкин), медикаментлар салынган махсус сумкалар - беренчел ярдәмне күрсәтү өчен барлык кирәкле әйберләр бар. Хаҗиларыбыз кая барса да, аларны табиблар озатып йөри.
- Шайтанга таш атарга да табиблар сумка күтәреп барамы?
- Әлбәттә. Медикаменты булмый икән, ул нинди табиб ди! Иң авыры - Минада. Хаҗилар анда җиде көн буе чатырларда тора. Таш атарга бара алмаучыларны автобус белән кунакханәгә кайтарып куябыз, алар өчен, алар исеменнән, ташны башка кеше ата ала. Хаҗның җелеге - Гарәфәт тавында тору. Шунда тору өчен ашыгыч ярдәм машиналарында хәтта реанимациядәге (үз аңында булган) авыруларны да алып киләләр. Узган ел безнең бер хаҗиебыз хастаханәгә эләккән иде, аны да китерделәр.
- Ә больницада яткан өчен кем түли?
- Клиникага ятарга туры килә икән, безнең белән эшләүче иминиятләштерү компаниясе түли. Ә хаҗ вакытында исә медицина тулаем бушлай, бу - Согуд Гарәбстанының хаҗиларга бүләге. Хаҗилар үз сәламәтлекләренә битараф булмасыннар иде. Юкса өчәр мәртәбә инфаркт, инсульт кичергәннәр бара бит хаҗга. Анда кырык градус эсселек, кайсыларының кан басымы күтәрелә, йөрәкләре авырта башлый. Алла сакласын, ул-бу булып куюы бар...
- Андый хәлләр дә булгалыймы?
- Хәтерем ялгышмаса, 1999 елда бер бабай инсульттан үлеп китте, бәдрәфтән үзем алып чыктым. Дөньяныкын белеп булмый, шуңа күрә, юлга чыгар алдыннан, хаҗи үлеп китсә, шунда җирләргәме, әллә туган илгә алып кайтыргамы, дигән мәсьәләне дә күтәрәбез. Үзе Согуд Гарәбстанында җирләргә рөхсәт биреп кул куя икән, туганнары бездән берни дә таләп итә алмый. Кул куймый икән, аны алып кайтуны компания үз өстенә ала.
- Хаҗ кылганда аякларга бик авырга туры килә, көненә җәяүләп 18-22шәр чакрым ара үтелә, дип ишеткәнем бар. Ә бит анда күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр бара...
- Әйе, кайбер хаҗиларның аяклары бик авырта башлый. Әмма табиблар да, җитәкчеләр дә аларны тартып йөри алмый, аларның үз вазифасы бар. Аяклары авырта, йөри алмый икән, туганыннан яки дустыннан арбага (коляскага) утыртып йөртүләрен сорарга тиеш була. Анда арбалар безнең акча белән 3-4 мең сум гына тора. Тартып йөрүче кешесе юк икән, кемнедер ялларга туры киләчәк. Кеше хаҗга үз хәлен үзе белеп, яхшылап тикшеренеп барырга тиеш. Сәфәргә чыкканчы, өй тирәсендә ул бик сәламәт күренә, ә тегендә - хаҗга баргач, бөтенләй хәлсезләнергә мөмкин. Аннары, мине монда алып килдегез, әйдәгез, хәзер, ничек телисез - шулай йөртегез, дип, аяк терәп таләп итүчеләр дә булгалый. Хаҗга бару - күрше авылга Җәмилә әбинең хәлен белергә бару түгел ул. Пәйгамбәребез (с.г.в.), хаҗны яшь чагында кылыгыз, дигән. Кабатлап әйтәм, бара алмыйсың икән, үз исемеңнән туганыңны, дустыңны, күршеңне җибәр - фарыз булган хаҗ гамәлең дә өстеңнән төшә, барган кешегә дә әҗер-савабы була.
- Ризык мәсьәләсендә хаҗилар бик талымлы түгелме? Безнең татар кухнясы андагыдан шактый аерыла бит.
- Анда безнең үз ашханәбез бар. Хаҗиларны көненә өч тапкыр ашаталар. Ризыклар артык ачы, тозлы-борычлы түгел, төрек кухнясына якын. Пешекчеләрнең документлары тәртиптәме-юкмы - башта шуны тикшерәбез, ризыкны ничек әзерләгәннәрен, савыт-сабаның чисталыгын - барын да күзәтеп, контрольдә тотабыз. Көтелмәгән күңелсезлекләр килеп чыкмасын, дисәң, урамда сатылган ризыкны ашамаска кирәк, чөнки анда читтән килгән кешеләр - ялланган пешекчеләр әзерли, алар санитария кагыйдәләрен саклап тормый.
Соңгы елларда хаҗиларның әзерлек, аң дәрәҗәләре шактый үсте. Без тараткан белешмәлекләрне укып, киңәшләребезгә колак салсалар, үз эмоцияләренә хуҗа була алырлар, хаҗ гамәлен җиренә җиткереп үтәрләр, иншә Аллаһ. Ә тарткалашу юктан гына да чыгарга мөмкин бит ул, чөнки шайтан анда тәүлегенә 24 сәгать эшли. Мәсәлән, 70 яшьлек карт белән япь-яшь егет бер бүлмәгә туры килсә, яшенә эссе - ул кондиционерны кабызып куя, ә олы яшьтәгесенә салкын - ул барып сүндерә. Шулай кондиционерны бер кабызып, бер сүндерә торгач, тавыш чыга. Хаҗга бит кеше иңнәрен баскан гөнаһларыннан арынырга бара. Ә Иблискә бу кулай түгел, ул 40-50 ел буе әлеге кешене җәһәннәмгә олактырырга тырышкан, ә бу бер ай эчендә гөнаһтан арынырга мөмкин. Үзеңне кулда тота алмасаң, телеңә хуҗа булмасаң, гөнаһтан арыну түгел, өстәп тә алып кайтырга мөмкинсең әле, анда гөнаһ икеләтә языла. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында хаҗга авызларына таш кабып барганнар. Ул ташны ашаганда-эчкәндә, тәһарәт алганда һәм ятканда гына авызларыннан алганнар, менә ничек итеп телләрен гөнаһтан саклаганнар...
- Рамил әфәнде, Сезне тыңлагач, бик күпләр, мин әзер түгел икән әле, дип, хаҗны кичектерү ягын карамасмы икән?
- Әзер түгелмен, дигәннән, монысы да - шайтан эше. Акча да бар, сәламәтлек тә ярыйсы, ә шайтан һаман, син әзер түгел, дип котыртып тора. Берзаман Газраил килә, аңа акчаң да, сәламәтлегең дә кирәкми, аны синең әзер булу-булмавың кызыксындырмый...
Комментарийлар