16+

Хаҗга – велосипедта

Берничә мөселман егете киләсе елга хаҗга велосипедта барырга ниятли. Изге сәфәргә егетләр 2015 елның 25 июнендә кузгалырга җыеналар. Исәп-хисапларына караганда, 5400 чакрым юл үтәргә кирәк булачак. Якынча маршрутлары да билгеле: Россия-Әзәрбайҗан-Иран-Күвәйт-Гарәбстан.

Хаҗга – велосипедта

Берничә мөселман егете киләсе елга хаҗга велосипедта барырга ниятли. Изге сәфәргә егетләр 2015 елның 25 июнендә кузгалырга җыеналар. Исәп-хисапларына караганда, 5400 чакрым юл үтәргә кирәк булачак. Якынча маршрутлары да билгеле: Россия-Әзәрбайҗан-Иран-Күвәйт-Гарәбстан.

Хаҗга велосипедта бару идеясенең авторы - «Кабан арты» мәчете мәзине дә булып торган Булат Насыйбуллин «ШК» газетасына белдергәнчә, озын-ерак юл үткәндә генә кеше үзенең үткәне хакында уйлана, яңа җирләрне уза-уза, Аллаһка якынаюын тоя. Егетләр 5400 чакрым араны 70 көн эчендә үтәргә уйлый.

- Көненә 100 чакрым араны үтәргә планлаштырабыз. Үзебезнең уебызча, өч көн юлда булып, бер көн ял итеп барсак, җитешергә тиешбез. Бару юлын алдан билгеләп куйсак та, безгә, куркынычсызлык максатыннан, тагын берничә төрле маршрут төзергә куштылар.
Үзебезнең идеяне мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинга да җиткердек. Ул безне аңлады, үз якларыннан ярдәм итәчәген белдерде.

- Сәфәргә ничә кеше чыгарга уйлыйсыз?
- Биш яки алты кеше булыр кебек. Теләүчеләр унга якын, әмма велотуризм кагыйдәләре буенча, мондый ерак арага иң күбе сигез кеше генә чыга ала. Безнең белән оператор-режиссер да барачак. Хаҗ кылу белән бергә анда бару юлы турында фильм да төшерергә ниятлибез. Шул фильм аша мөселман өммәтенең хаҗ юлы - Аллаһка якынаю юлында берләшүләрен күрсәтергә телибез. Шул ук вакытта Казаныбыз Россиянең спорт башкаласы да булып тора бит, берникадәр үзебезнең Казан, Татарстаныбыз турында да белдерәсебез килә.

- Булат, мондый авыр юлга чыгу куркытмыймы?
- Юк. Мин бу идея белән җиде ел янам инде. Безнең бабаларыбыз хаҗ кылу өчен 5000 чакрым араны еллар дәвамында узган. Бернигә карамастан, изге җирләргә чыгып китү, күп сандагы каршылыкларны үтү, әлбәттә, зур тәвәккәллек сорый. Моны бер аэропорттан икенче аэропортка очып төшү белән генә чикләргә ярамый. Хәзерге югары тизлекләр заманында безгә ихласлык җитми. Әле безнең белән бабасының бабасы Россия мөселманнарын җәяү хаҗ кылырга алып барган егет тә бара. Аның бабасын, япон шпионы дип, коммунистлар атып үтергән. Бу сәфәр аның өчен бер символик мәгънәгә ия булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading